#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Уфтанып утырмыйбыз

последние и лучшие новости искусства в мире

1-14Үзебезнең, Югары Егәнле авылы ветераннар советы оешмасының 2015нче елда башкарган эшләре турында язарга булдым. Бөек Җиңү бәйрәменә багышлап концерт оештырдык. Биредә без сугыш темасына җырлар җырлап, шигырьләр сөйләдек, солдатлар һәм моряклар биюләрен башкардык. Шул концерт программабыз белән Заводоуковск районы, Түбән Егәнле һәм Онуфриево авылларында чыгыш ясадык. Авылыбызда район “Автоузыш –2015” чарасында катнашучыларны каршылап, алар безне сугыш елларында кулланылган кораллар белән таныштырдылар.

Шулай ук Ялутор районы, Сәел авылында узган өлкә Сабантуенда “Милли йорт” оештырып авылыбыз данын күтәрдек. Безнең оешма авыл хакимияте, клуб, мәктәп, китапханә, балалар бакчасы белән тыгыз эшли. Безгә район спорт һәм яшьләр политикасы департаменты белгече Эльвира Солтанова бик ярдәм итә. Ул үзе матур җырлый, төрле бәйге-уеннар оештырырга да оста. Күңелле итеп Өлкәннәр һәм Аналар көннәрен дә үткәрдек. Аннары без районда узган төрле чараларда бик теләп катнашабыз. Күптән түгел район үзәгендә “Уңыш–2015” бәйрәме үтте. Шунда без көзге уңышлардан әзерләнгән кайнатма, кабымлыклар, алардан пешергән ризыклар, кул эшләре тәкъдим иттек. Милли уен кораллары номинациясендә без дә татар халык җырын башкардык,  Гармунда А.Ихсанова уйнады, китапханәче Т.Рафикова җырлады. Хәзер Яңа ел бәйрәмен югары дәрәҗәдә уздырырга әзерләнәбез. Ветераннар советы рәисе К.Фәтхуллина, клуб хезмәткәрләре Г.Абайдуллина, Р.Сафарова безгә кәефсез, офтанып утырырга ирек бирмиләр. Активларыбыз - Р.Рафикова, Ф.Фәтхуллина, Н.Борисова, Ә.Галиева, Г.Галиева, М.Рафиковага зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Ачилә ИХСАНОВА, Исәт районы, Югары Егәнле авылы.
(Рәүфә КАНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836