Материалы

Яңа ел җиңел аялгы белән керсен

последние и лучшие новости искусства в мире

1-13Россиядә Әдәбият елы һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы халкыбыз күңелендә һәм тарихка кереп артта калды.

2015 нче елга йомгаклау чарасы шәһәр күләмендә “Наместник” сараенда үтте. Залда шәһәр ветераннар оешмасыннан вәкилләр, мәдәният, мәгариф өлкәсендә эшләүче якташларыбыз, җирле язучылар, шагыйрь-шагыйрәләребез җыелганнар иде. Кунакларны шәһәр башлыгының беренче урынбасары Яна Зубова котлаганнан соң: ”Мин күп еллар тарих фәнен укыттым. Дөньяда безнең ил сыман бай тарихлы, җиңүләр яулаган, уңышларга ирешкән бүтән ил юк”, - дип үткән елга нәтиҗә ясады һәм ел дәвамында мәдәни чараларда катнашкан шәһәребезнең мәдәният үзәкләренә, иҗтимагый оешмаларга һәм барлык предприятие җитәкчеләренә, хезмәткәрләренә, ярдәм итүче тубыллыларга рәхмәтен юллады.

Шәһәр күләмендә узган чараларда актив катнашкан якташларыбызга шәһәр хакимияте, шәһәр Думасы, өлкә мәдәният Департаментының Рәхмәт хатларын, Мактау кәгазьләрен тапшырды. Һәр килгән кунакка яңа гына чыккан шәһәрнең юл күрсәткечләре турында китап тараттылар.

Әдәбият елы һәм җиңүнең 70 еллыгы мәктәптә

Әдәбият һәм мәдәният бертуганнар сыман. Бу истәлекле ел уңаеннан Тубыл шәһәренең 15нче этномәдәни компонентлы мәктәбендә укучыларда халкыбызның тарихына, әдәбиятына, мәдәниятенә мәхәббәт, патриотизм хисләрен тәрбияләгән бихисап чаралар үтә: балаларның өлкә күләмендә конференцияләрдә катнашулары, шәһәр күләмендә фестиваль-бәйгеләрдә, мәктәп каршында эшләгән өлкә мәгариф музее активының тематик экскурсияләре ел тарихына кереп калды. Укучылар алып барган махсус экскурсияләр яшьләрнең дә, музейга килгән хезмәт ветераннарының да игътибарын җәлеп итте. Р.Кутумова җитәкчелегендә музей советы укучылары шәһәр күләмендә узган яңа проектларда актив катнашып призлы урыннар яулыйлар. Әдәбият елы уңаеннан җирле шагыйрәләребез Галия  Абайдуллина, Гөлфизәр Абдрахманова, Рәйханә Алимованың, шагыйрь Сөнгатулла Бекенинның иҗаты белән татар теле әдәбияты укытучысы Банисә Ниязова дәресләрдә укучыларны таныштырып бара. Бу мәктәптә үткән һәр чара бәйрәмчә матур, истәлекле вакыйга булып һәркемнең хәтерендә уелып калды. Бу чаралар югары дәрәҗәдә, оешкан рәвештә үтсен өчен бөтен көчен, тырышлыкларын биреп эшләүче мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллин, завуч Әлфия Петухова, педагог-оештыручы Гөлнара Янгулова һәм барлык укытучылар мактау сүзләренә лаеклылар.

Себер-татар мәдәният үзәгендә

Бу көннәрдә себер-татар мәдәният үзәгенең иҗат коллективларының “Яңа ел белән” дип аталган отчет концертлары узды.  Мәдәни чарада ”Нур” әдәби-иҗат түгәрәгендә ел дәвамында татар телен өйрәнүче балалар чыгыш ясадылар. Түгәрәкнең җитәкчесе Рузалия Корманалиева бу юнәлешнең эше, нәтиҗәләре турында сөйләде. Тубыл шәһәренең танылган җырчысы Наҗия Хәкимова башкаруында җыр тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде. Төрле дәрәҗәле бәйгеләрдә катнашып беренче урынлы дипломнар белән бүләкләнгән ”Айдар һәм кызлар” ансамбленең чыгышы да алкышларга лаек булды. “Тылсымлы балчык” студиясе җитәкчесе Нурия Маметова иҗат эшләре белән таныштырып, күргәзмәләре, студиягә йөрүче балалар турында сөйләп үтте. “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле җитәкчесе Роза Яхина хезмәт ветераннары ансамбленең репертуары, “Ләйсән” балалар вокал түгәрәге җитәкчесе Динара Әбсәламова коллективлары турында сөйләделәр, җырладылар да. “Себерстан” бию ансамбле җитәкчесе Айгөл Захарова да үзләренең уңышлары белән таныштырып, матур биюләр тәкъдим иттеләр. “Халык чишмәсе”  фольклор-этнография коллективы чыгышлары, баянда Азат Абдуллин, думбрада Вил Халиков уйнаган татар халык көйләре чарага ямь өстәде, яңалык кертте. Җитәкчеләре Назалия Газиева киләчәккә планнары белән таныштырды. “Мирас” бию ансамбле башкаруында “Зәңгәр яулык”, ”Чабата” биюләре тамашачыларның күңелләрен күтәрде. Концерт ахырында шәһәр иҗтимагый мәдәни оешмасы рәисе Николай Шадрин, үзәк җитәкчесе Гөлфирә Шәмсетдинова Яңа ел һәм үзәкнең уңышлары белән  котладылар. Үзәкнең тавыш операторы Павел Бубновка шәһәр хакимияте башлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар. Бу мәдәни чараны матур, оста итеп Диана Кирьянова белән Альбина Сәитова рус телендә алып бардылар.

 Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума