Материалы

Аяз Гыйләҗев һәм Себер

последние и лучшие новости искусства в мире

48-15Өлкәбезнең танылган галимәсе, Төмән дәүләт университетының тюркология үзәге директоры Хәнисә Алишина Казанда Татарстанның халык язучысы, танылган прозаик һәм драматург Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел тулу уңаеннан оештырылган конференциядә катнашты. «Аяз Гыйләҗев һәм аның дөнья, Россия мәдәниятендәге мирасы» дигән халыкара фәнни-гамәли конференциягә чит илләрдән дә күп кунаклар килделәр, чара дүрт көн дәвам итте. Программада пленар, секция утырышлары, түгәрәк өстәл һәм мәдәни чаралар бар иде, - дип хәбәр итте мөхтәрәм профессорыбыз.

- Конференция Казан федераль университетында Аяз Гыйләҗев һәм аның эпохасына багышланган фотокүргәзмәне ачу белән башланды. Аннары сүз дәрәҗәле кунакларга бирелде. Пленар утырышта 3 доклад ясалды”.

Шуларның берсен “Татарстан һәм Себер арасындагы әдәби бәйләнеш” дигән темага Хәнисә Чәүдәт кызы сөйли:

- XYIII гасырда ук Г.Ф.Миллер “Себер тарихы” китабында: “Себернең төп халкы – татарлар...” – дип язган. Себер – татар халкының рухый мәдәни хәзинәсе, - дип башлый ул сүзен. Татарстаннан килгән язучылар берлеге әгъзалары Хәсән Туфан, Шәйхи Маннур, Аяз Гыйләҗевның Төмән өлкәсенең хәзерге татар әдәбияты үсешендә калдырган эзләре турында әйтеп китә.

- Якуб Зәнкиевның әдәби сәләтен ачуда Татарстан Республикасының халык язучысы, Г.Тукай премиясе лауреаты Аяз Гыйләҗевның роле чиксез була.

1965 елда Тубылга 3 язучыдан – Аяз Гыйләҗев, Шәүкәт Галиев, җитәкчеләре Фатыйх Хөснидән торган төркем килә. Башта алар Хуҗайлан мәктәбенә (директоры Якуб Зәнкиев) баралар. Аннары Сатылган мәктәбенә (директоры Солтан Садыйков) киләләр. 30 ноябрьдә Тубыл мәчете бинасында урнашкан татар мәдәният үзәгендә укытучылар, укучылар, студентлар белән иҗади очрашу үткәрәләр. Монда Ф.Хөснинең “Минем тәрәзәләрем”, Ш.Галиевның “Шәвәли”, А.Гыйләҗевның “Зәй энҗеләре” повесть, шигырь китаплары тәкъдим ителә. Шунда Я.Зәнкиев һәм А.Гыйләҗев арасында үрелгән дуслык җепләре гомерлек булып чыга. Ул елларда Якуб ага зур хөрмәткә ия булган укытучылар тормышы турында язарга омтылып йөри. Тик менә Иртеш буе татарларының тарихы, гореф-гадәтләре, көнкүреше белән бәйле язмаларын әдәби югарылыкка күтәрү юнәлешендә генә кыенсына ул. Уйларын язучыларга да сөйли. Алар башлаган эшен ахырына җиткерергә кушалар. Ул вакытта әле яшь язучы Аяз Гыйләҗев кулъязмаларны әдәби яктан эшкәртергә ярдәм итә. Шул рәвешле “Иртеш таңнары” романы укучылар хөкеменә барып ирешә.

“Аяз Гыйләҗев хәлгә керүчән, намуслы кеше иде. Ул романның әдәби редакторы гына булып калмыйчан, якташыбызның тугрылыклы дусты, остазы, көрәштәше һәм фикердәше дә була. Аяз Мирсәет улы иҗади элемтәләрен кулланып, Мостай Кәрим улы Илгиз белән “Иртеш таңнары” романын рус теленә тәрҗемә итү турында сөйләшә. Шулай ук себер татарлары мәдәниятен күтәрүдә дә катнаша: танышлары аша төбәк матбугатына яздыру оештыра, татар телендә китаплар белән посылкалар җибәрә, җирле түрәләргә хатлар юллый. Аяз Гыйләҗев мәктәп укытучылары, китапханәчеләр, укучылар белән элемтәдә тора, татар әдәбияты яңалыклары белән уртаклаша, төрле кичәләр, фольклор җыюны оештырырга, тарихи белешмәләр тупларга кирәклеген аңлата. Татар язучысы хатларында җирле халык арасында иҗади фикер йөртүче кешеләрне эзләргә, туган телләрендә иҗат итүче язучы һәм журналистларны тәрбияләргә кирәклегенә басым ясый. Себер татарларын Казанга кунакка чакыра, театр-концертларга йөртә, яңа китаплар бүләк итә.

Хәнисә Чәүдәт кызының доклады көчле алкышлар белән озатыла.

Аннары Аяз Гыйләҗевның 6 томлык әсәрләр җыентыгы тәкъдир ителә. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Россиядә һәм чит илләрдә А.М.Гыйләҗевның иҗатын алга әйдәүдә башкарылган эшләре турында сөйли.

Алга таба конференция секцияләрдә дәвам итә.

“Аяз Гыйләҗев 5 роман, 20гә якын повесть, 40тан артык пьеса иҗат иткән, аның сәхнә әсәрләре Татарстан, Россия һәм чит ил театрларында куелган. Язучы әсәрләре мотивлары буенча төшерелгән «Бибинур» фильмы 2010 елда иң яхшы уен фильмы дип табылды һәм Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә Гран-прига лаек булды”, - дип хәбәр итә интернет.

Аның әсәрләре төрле телләргә тәрҗемә ителгән һәм ителә. Тормышында шактый авырлыклар кичергән күренекле шәхесебез тудырган бәһасез әсәрләр халык күңелендә тирәнтен урын алган. А.М.Гыйләҗев турындагы хәтерне тормыш иптәше Нәкыя ханым, зыялы балалары, оныклары түкми-чәчми саклыйлар.

“82 яшен тутырган Нәкыя апа Тубылда яшәүче Рәшидә апа Зәнкиева турында бик кызыксынып сорашты, кайнар сәламнәрен җиткерергә кушты”, - диде Хәнисә ханым. Тагын да ул әлеге күркәм конференцияне оештыручыларга олы рәхмәтен юллады.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.
(Фото архивтан алынды Казан).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума