Материалы

Дастаннар ватаны син, себер!

последние и лучшие новости искусства в мире

(Дәвамы. Башы 42 санда).

Җен карчыгы Изурчык белән төне буе җеп эрләүдә ярышкан Кече әби, пәри хатынына кендек әбисе булган корткаякка багышланган мифик риваятьләрне дә Себер татарлары ихластан бирелеп, бик мавыгып бәян иттеләр.

Аерым бер төркемдә – үлгәннән соң җиде кабер аша чыккан кан эчүче зат – Купканнарга, алар белән бәйле маҗараларга багышланган хикәятләр. Аларны тыңлаганда, тын алырга да куркыта, кичке якта урамга чыгарга шикләндерә.

Кемме соң ул, нәрсәме – Купкан? «Купкан – бу дөньядан туймый китеп кузгалган кеше пулаты, – дип аңлата себер татарлары. – Кире кайтып, кешеләрне куркытып йөрите. Каты кузгалып йөри башласа, кешеләргә зыяны арта. Бик азып киткән Купкан кешеләргә тия, аларның канын эчеп йөри башларга мөмкин». Мондый хәл булмасын дип, алдан ук чаралар күрелә икән.

“Купканны басу өчен Коръәннән уналты сүрә укый-укый, иң элек өч кат зиратны әйләнеп чыгарга кирәк. Шуннан шул ук сүрәләрне киресенә укыйсы. Бер хәрефен дә ялгышырга ярамый. Ялгыштың – беттең дигән сүз, йә үләсең, йә гомерлеккә гарип каласың. Шуныңчы укыйсы – кем кузгалган, шул алдыңа килеп басканчы. Купкан каршыңа килеп баскач, кирәкле аятьне укып, аңа урынына кереп ятарга кушасың. Шулай иткәч, Купкан каберенә кереп ята. Бу эшне укымышлы мулла гына башкара ала икән”. (Информант – Пахметова Сөлҗамал Ситдыйк кызы, Тугыз авылы, 1926 елгы.)

“Таңнан торып, җиде өйнең чүбен себереп, аять укып өшкертеп, зиратка алып барып, Купкан чыга торган җиденче кабер тишегенә салсаң да, Купкан басыла, имеш”. (Информант – Шамратова Гөлҗамал Садыйк кызы, 1937 елгы, Тугыз авылы.)

“Кем кузгалганын белү өчен, зиратта каберләрнең комын карап цыккалы кәрәк. Кузгалган кешенең кабере өстендә комы иләктән иләнгән кебек пулаты. Әүвәл син шуны сизеп, кем кузгалуын белсәң, Купкан төнлә төшеңә керәте, беркемгә дә сөйләмәскә кушып куркыта”, – дип сөйлиләр информантлар. Бу дөнья белән теге дөнья арасындагы бәйләнешкә караган гаять серле тема булгангамы, мавыктыргыч итеп сөйләнгәнгәме – бирелеп китеп тыңлап утырам. Әлеге өлкә гомер-гомергә адәм баласында зур кызыксыну уяткан, адәм акылы аңлый алмастай күренешләргә халык үз бәясен биргән, исламга, Аллаһы ярдәменә таянып, боларга карата үз җавабын да тапкан, күңелен шулай юаткан.

Әле шундый хәлләр дә булган, имеш. Купканны Коръәннән аятьләр укып басарга муллаларның гына көче җитмәгәч, бик каты кузгалып йөри башлаган берәүнең, каберен ачып, башын чапканнар. Ул исә башын култык астына кыстырып йөри башлаган. Ахырда аның күкрәгенә казык какканнар. Аннан соң да туктамаса, андыйны яндыралар икән. Купкан турында сөйләүче ялгыш та аның исемен телгә алмый. Юкса каршыңа чыгуы бар, дип ышаналар. (Информант – Рәхмәтуллина Мәүлига Нәгыйдулла кызы, Казанлы авылы, 1902 елгы.)

“Кая соң ул купканнарыгыз, нигә миңа бер дә очрамады?” – дигән соравыма да аңлаешлы бик матур жавап алдым: “Фәрештәләрең яхшы саклый торган, димәк. Кешене саклаучы фәрештәләр аның күзенә җен-пәриләрне дә, купканнарны да күрсәтмиләр, кешене алардан саклыйлар. Аннан болай артык курыккан вакытта, йә бик ашыгып йөрүче кешегә дә андый нәрсәләр күренми. Андыйлар, кабаланып, җеннәрне таптап ук уза. Шуңа күрә бүгенге көндә кул-аягы сынык җеннәр күп һәм алар кешеләргә ачулы”. (Информант – Ватутова Флёра Рәхимҗан кызы, Казанлы авылы, 1963 елгы.)

Миф, уйдырма дип бәялибез инде боларны. Әмма шул уйдырмаларга никадәр күңел аклыгы, садәлек сыйган лабаса! Юкка гына халык иҗаты аның күңел көзгесенә тиңләнми шул. Төмән өлкәсендә эпик фольклор әсәрләре барлап йөргәндә, мин шулар турында уйландым.

Әби-апалардан яшь чагында нинди уеннар уйнаулары турында сорашам. «Саргынаем», «Аралап алышмак», «Өзелешмәк», «Тилгән», «Каешлы» дип аталган җырлы-биюле уеннары Казан татарларының «Назалы», «Түгәрәк», «Тамчылы» һ.б. уеннарын хәтерләтә, әмма җыр текстлары, такмаклары, көйләре үзенчәлекле: «Яшь чакта «Саргынаем» уйный торган идек. Җитәкләшеп басасың да ер ерлайсың бер-береңә такмак-такмак:

Сөләйманнан уң якка
Казанлы авыл – бай авыл.

Сөләйманның складына
Хәтирә туташ каравыл.

Убай юлы, Убай юлы,
Убай юлы канаулы.
Мин синең сөйгәнең күрдем –
Скрипка танаулы.

Сөләйманның буйдаклары
Аюның табанынтай.
Казанлының буйдаклары
Алманың сабагынтай.

Етәкләшеп түгәрәктә әйләнәсең. Уртада бер пар тора. Такмак бетсә, бу икәү түгәрәккә чыгып өерләнә, янә ике кешене этеп уртага чыгаралар да тагын ерлайлар». (Информант – Шамратова Гөлҗамал Садыйк кызы, Кече Уват авылы, 1937 елгы.)

Авыл көенә җырлана торган әллә никадәр кыска җыр язып алынды Себер татарларыннан. Казанлы авылында Мөгамәтуллина Рабига апа Әмин кызыннан (1931 елгы) гына да шундый 80 куплет җыр теркәлде. Биредә Карагай авылында Ваби исемле кеше яшәгән, ул сукыр булган, авылдан-авылга йөреп тамак туйдырган. Аны оста импровизатор – такмак чыгаручы буларак хәтерлиләр, такмакларын да онытмаганнар. Ваби 1950 елларда дөнья куйган.

Кабат эпик фольклорга әйләнеп кайтсак, Мөгамәтали мәргән белән Кузы Нияска, аючы Хәйбуллага, Атамыш аучыга багышлап матур-матур кыйссалар сөйләделәр Себердә яшәүче татарлар. Аларда күптән түгел генә шушы җирдә яшәгән кешеләр турында сүз бара, боларның исемнәре халык теленә юкка гына кермәгән. Гаҗәеп батыр, пәһлеван, төз атуда тиңсез оста булганнары өчен онытмый аларны халык. Мөгамәтали мәргән, мәсәлән, яхшылар нәселеннән, ягьни Бохарадан килгән шәехләр токымыннан булган. Халыкта аның оста мәргәнлеге, җитезлеге, батырлыгына багышланган яисә башка мәргәннәр белән көч сынашулары хакында күп кыйссалар телдән-телгә йөри. Мәсәлән, Мөгамәтали белән күрше авыл мәргәне Кузы Ниясның төз атуда көч сынашуы турындагы кыйсса хәтердә уелып калды. «Кузы Нияс оста чаңгычы булган. Песнең якларда аучының эте карап өргән агачтан иң яхшы чаңгы ясаганнар. Чаңгы ясарга агач сайлаганда, аучының эте кайсы агачка карап өрә, шул агачны аударганнар. Наратның озынына, яшенә, формасына карап эстәгәннәр, эт тә аңа карап өрсә, яхшы саналган. Иң елгыр чаңгы Тугыз авылыныкы – яхшылар нәселеннән Кузы Нияста икән. Кузы Нияс чаңгысының эзе калмый булаты. Оца торган чаңгылар булаты.

Уват авылыннан Мөгамәтали мәргән белән урманда очрашканнар да көч сынашып карамакчы булганнар болар. Сөйләшкәннәр багып атуга (багып ату – яшертен барып ату. – Л.М.). Чаңгылар белән булганнар. Аңны (поши. – Л.М.) күргәч, Мөгамәтали мәргән мылтык төзәгән аткалы. Шулвакыт Кузы Нияс ботакны сындырган аңны кацыру өчен, Мөгамәтали мәргән ата алмый калган, аң олагып цыгып кацкан. Шуннан Кузы Нияс аңның артыннан чаңгысында куып җиткән дә атып еккан аңны, бугазлаган, аннан кайтып киткән. Кузы Нияс кацып барган аңны чаңгысында куып йитеп атып алган булаты. Өстен чыккан Мөгамәталидән. Мөгамәтали барып караган, моның чаңгы юлы булмаган, эзе күренмәгән. Халыкка кайтып сөйләгән хәлне. Халык шикләнгән Кузы Ниястан, моның суда юынуын көткәннәр. Бер кеше күргән: Кузы Ниясның култык астында канатлары бар икән, юынганда болар күренгән. Кузы Нияс карап торучы кешегә арты белән торса да, аны күргән, кыцкырган: «Беркемгә сөйләмә, сөйләсәң, петәсең!» – дигән. Аның канатын күргән кеше Кусы Нияс картаеп үлгәч, аны сөйләгән. Шуныңчы сөйләмәгән. Кузы Ниясның оца торган чаңгылары әнә шул каурый-канатларыннан булаты». (Информант – Сәгыйдуллин Хәлим Харис улы, Казанлы авылы, 1949 елда туган.)

Ауда йөргәндә, хәтәр хәлгә очрап, зирәклеге, батырлыгы, көче аркасында котылып калган Атамыш аучы кыйссасын, берүзе кырык карышлы яралы аюга (информант 1 карышны 10 см дип уйлап, дүрт метрлы җәнлекне күздә тотып сөйли) каршы чыгып, җиңү яулаган аючы Хәйбулла бабай турындагысын һ.бларны язып алган вакытта Себер татарлары: «Бу булган хәл, дип сөйлиләр», – дияргә онытмый. Шунысы кыйммәт: әлеге кыйссаларда халкыбызның героик дастаннарыннан килә торган рух бар. Ул – батырга дан җырлау, аның гадәттән тыш көчле булуын ассызыклау – каһарманлык. Мөгамәтали мәргән, Кузы Нияс, аючы Хәйбуллаларга багышланган шактый күләмле бу кыйссалар атаклы «Алпамыш», «Йиртөшлек», «Кадыш Мәргән» һ.б. дастаннар традициясен дәвам итәләр. Әлбәттә, кыйссаларның без язып алганнары әллә ни ерак гасырларга карамый, алай да халык иҗатының бүгенге көнгә, заманга туры килә торган иҗат җимешләре алар. Себердә яшәүче татарларның тормышы кош, җәнлек аулау белән тыгыз бәйләнештә. Менә шушы бәйләнеш аларда батыр аучы-мәргәннәр турында мавыктыргыч әсәрләр барлыкка китергән һәм, аеруча мөһиме, күргәнебезчә, мондый кыйссалар тел-авыз иҗаты буларак әле дә очрый.

Төмән өлкәсе Вагай районында яшәп ятучы милләттәшләребез белән аралашу татар фольклористикасын яңа эпик образларга, фольклорга бәйле сюжетларга баетты, туган телебезнең никадәр бай булуына янә бер кат инандырды. Халык иҗаты материаллары бар һәм күп Төмән өлкәсе татарларында. Тарих чоңгылының матди булмаган бик күп рухи байлыкны йота барганлыгы аңлашыла. Себердә яшәүче татарларның бай тарихы, борынгылыкны саклап калган җирле сөйләшләре, гореф-гадәт, йолалары белән бергә телдән-телгә тапшырыла килгән риваятьләре, мифологик хикәятләре, героик дастаннар төркеменә кертерлек кыйссалары – заман фольклорының тиңсез хәзинәләре.

Лилия МӨХӘММӘТҖАНОВА,
филология фәннәре докторы. Казан шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума