#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Фольклор туган җирдә

последние и лучшие новости искусства в мире

(Ахыры. Башы 44 нче санда)

Күп нәрсәләрне исемә төшереп, сценарийлар яздым. Ансамблебез белән без аларны сәхнәләштердек. Баксаң, безнең өчен гадәти булган көнкүрешебез себер татарлары фольклорын өйрәнүчеләр өчен үзе бер табыш икән!

2014 елда ансамблебезгә сәнгать җитәкчесе булып искиткеч талантлы музыкант Әбүзәр Миңнебаев килде. Ул әби-бабаларыбыз борынгыдан уйнаган музыка уен коралларын торгыза башлады. Аның үз куллары белән ясаган кылкубыз, ятаган кебек уен кораллары репертуарыбызны бермә-бер баетып җибәрде. Мине дә ятаганда уйнарга өйрәтте. Ятаганга кушылып башкара торган «Шәмчираг» («Шәмчырак») җырыбызны белгечләр дә бик кызыксынып кабул итте.

Ахман

Себрәкләр белән аралашканда әледән-әле казанлылар турында сүз чыккач, безнең казанлыларны, ягъни якташларыбызны да күреп китәсебез килде. Екатерина Әхмәтҗанованың Тарманнан 50 чакрым ераклыктагы Ахман авылында бик якын танышлары бар икән, ул безне шунда алып барырга булды.

...Капка төбеннән үк башланып киткән түтәлләрдәге көзге чәчәкләргә сокланып, ишегалдына үтәбез. Болдырда безне, яше шактый өлкән булуга карамастан җитезлеген җуймаган гәүдәле, мөлаем йөзле, кызларныкыдай нәфис тавышлы апа каршы ала һәм гөлдер-гөлдер килеп эчкә алып кереп китә.

Тәрәзә төпләрендә янып торган яраннар. Идәнне тутырып җәйгән паласларны, «ялга гына» туктап калган тегү машинасын күргәч, күз алдына ерак балачакта калган дәү әниле өйләр килеп басты.

- Мин - Гөлнур Әкрәм кызы Хәйруллина булам, — дип сүз башлады хуҗабикә. — 1937 елда Эске авылында туганмын. Бабайларым Казан ягы кешеләре. Әтием ягы Кайбыч районының Мөрәле авылыннан. Әниемнең бер ягы Башкириядән, икенче ягы шулай ук Кайбычтан. Алар башта Киндерлегә килеп утыралар. Аннары Сәләхетдин бабайны Эскегә мулла итеп җибәрәләр.

Һөнәрем буенча укытучымын. 38 еллык педагогик стажым бар. Тубыл педагогия училищесын тәмамлагач, өч ел Эскедә укыттым. Аннары урыслаштыру сәясәте башлангач, Эскедәге җидееллык мәктәпне яптылар да, балалаларны урыс авылы Чугунаевога җибәрделәр. Мин Ахманга килеп башлангычта укыта башладым. Һәм шушы авылда тормышка чыгып, төпләнеп калдым. Хәзер бу авыл миңа туган авылым кебек инде. Бик яратып яшәдем, табигатен, кешеләрен... Бу хисләрем «Ахманым-Урманбашым» дигән китабымдагы шигырьләремдә, хикәяләремдә дә чагыла.

Биредә яшәү чорымда авылның тарихы белән дә байтак кызыксынырга туры килде. Ахман бу тирәдәге иң борынгы авыл. Аңа 1720 елда нигез салына. Беренче фараз буенча, авылга урыс яулап алуларыннан соң качып килүчеләр нигез салган. Икенчесе буенча, бирегә халыкны күчереп утыртканнар. Башлап себрәкләр авылы булган дип санала. Аннары Свердловск өлкәсе аша бу тирәләргә казанлылар килгән. Бездән кул сузымында гына Свердловск өлкәсенә керүче Салаер, Тәгән дигән татар авыллары бар. Казанлылар Ахман өстенә ишелеп торган калын урманнарны күргәннәр дә: «Менә монда икән ул урман башы», — дип шаккатканнар. Шуннан Урманбашы дигән икенче атама да барлыкка килгән. Ә Ахман атамасын «ак ман, ак су» дигән мәгънә белән бәйләп аңлаталар. Авыл уртасыннан Ахман елгасы ага, чыннан да бик чиста, саф сулы елга.

Күчеп килгәннәр белән аралашып яши башлагач, себрәкләрнең теле йомшарган, казанлыларныкы бераз катыланган. Уллар өйләндереп, кызлар бирешеп уртак тормыш белән көн күрә башлаганнар. Килгән халык үзе белән дин, аң-белем, бик күп һөнәрчелек (тимерче, тукучы, тегүче, ташчы, мичче һ.б.) төрләре алып килә, шул ук вакытта алар себрәкләрдән Себернең кырыс шартларында көнкүреш итәргә, табигать байлыкларыннан файдаланырга, аучылыкка өйрәнә.

Авыл зурая. Колхозларны эреләндерү чорына хәтле ул аерым хуҗалык булып торган. Урман төпләп, чәчү җирләрен арттырганнар. Тырыш, намуслы хезмәт белән көн күрә ахманлылар. Авыр эшләрне бергәләп, өмә ясап башкарырга тырышалар. Шул ук вакытта, динен дә саклап кала халык. Бездә мәчет булмаган. Бер йортны мәчет итеп җайлаштырып, шунда гыйбадәт кылганнар. Даими рәвештә Коръән ашлары үткәреп, никах укытып, улларын сөннәткә утыртып яшәгәннәр.

Безнең Түбән Тәүде районына казанлыларның зур күпчелеге 1921 елгы ачлык чорында килеп төпләнәләр. Минем кайнанам белән кайнатам — Фатыйма белән Шиһап Хәйруллиннар — Кайбыч районының Мөрәле авылы кешеләре. Алар да шул ачлык елны кузгала. Кайнанам сөйли иде: «Вагоннарга төялеп, Иркутск ягына юл алдык. Кайбыч районының Мөрәле, Кошман, Чәчкаб авылларыннан байтак кеше җыелдык. Сәяхәтебез ике айга сузылды. Бераз барабыз да туктыйбыз. Кайчагында туктап икешәр көн торабыз. Шәһәр тирәсе булса, таралышып хәер сорашабыз, ирләр баерак гаиләләрдә эшләп алалар. Кайбер вагоннарда тиф авыруы башланды. Солдатлар мәетләрне, авыруларны носилкаларга төяп алып чыгып китәләр. Әгәр авыруларны яшереп калдырганны белсәләр, поездны тупикка куялар, ул чагында икешәр атна торабыз. Минем килендәшем дә авырый башлады. Кайнатам иртәгесен госпитальгә хәлен белергә барса, килендәшем инде үлеп киткән. Аның балалары безгә калды... Ачлык җелеккә төште. Менә берзаман вагон тирәсендә казахлар күренә башлады. Гаҗизләнгән халык шуларга буй җиткән, үсмер кызларын сата башлады... Ул кызларның илереп елаганнарын ишетсәң...» Менә шул михнәтләрне кичеп, 5 балаларын югалтып, Байкал тирәсенә килеп урнашалар алар. Ә абыйлары Минхаҗ Ахманга килеп төпләнеп, колхоз рәисе булып эшли башлаган булган. Минһаҗ, урыс арасында ятмасыннар дип, боларны үз янына чакыртып алган.

Шунысын да әйтергә кирәк, килгән казанлыларга караш төрлечә булган. Мәсәлән, минем туган авылым Эскедә җирле себрәкләр аларны кертмәс өчен сәнәкләр белән каршы чыкканнар. Нурмөхәммәт бабай: «Үзем авылга керттермәдем, ә аннары кызымны казанлы Гыйлаҗ Хәмидуллин улына бирдем», — дия иде. Алты ир бала белән килгән була Гыйлаҗ Себергә. Алар Чугунаевода урыслар арасында яшәп алалар да барыбер Эскегә күченәләр. Өч улы сугышта ятып кала...

Бирегә килеп ач үлемнән котылып калсалар да, туган якларын бик сагыналар иде. Эскедәге балачагым искә төшә. 1943 елның кышы. Өстәлдә сукыр лампа. Әби мичкә тәгәрәтергә бәрәңгеләр юып куйган, инде кабак турый. Түрдә кайсы сәке читенә, кайсы урындыкка утырып кул эше эшлиләр. Әнием ак сарык йоныннан шәл бәйли. Маһигөл әбинең үги кызы Миңҗамал апа йон эрли. Фәрхинур апа оекбаш тоткан. Зәкия апа перчатка бәйли. Аннары әбием килеп, сүс эрләргә тотына.

Бәйрәм кичләрендә клубка җыелгач, әлеге ак шәлләрдән клуб эчләре яктырып китә. Күңелләре китек булса да, кайгыларны бергә күтәреп яшәделәр. Табышмак әйтергә бик һәвәс иде әбием. Дөньяларның асты-өскә килгәнче арада хатлар йөреп торды. Аннары элемтәләр өзелде.

Ә менә кайнанам белән кайнатам Ахманнан Мөрәлегә кайтып йөрделәр, минем мәктәптә каникулым башлануга чыгып китәләр иде. Аннары, Мөрәледән кайнанамның апасы Кәримә әби килеп йөри иде. Умартачы әби. Бер елны моның кортлары күршеләрнең умартасыннан бал ташыган. Күршеләре зарлангач, әби умартасын сатарга мәҗбүр булган. «Берзаман кортларым буш ояга яңадан кайтып керделәр бит!» — дип көлә-көлә сөйләгән иде.

60 нчы елларда мәктәп, кибет, клуб, медпункт, почта, хәтта саклык кассасына кадәр бар иде бездә, хәзер берсе дә калмады. Бүген авылда 33 хуҗалык. 1000 гектарга җиткән чәчү җирләренең дә бик аз өлеше генә игелә. Яшьләр калага китеп бара. Авылның киләчәге ничек булыр — моны әлегә әйтеп булмый. Бушап калган йортлар турыннан узганда аларның бакыйга күчкән хуҗалары белән сөйләшеп узам... Күңелдә истәлекләр яңара, йөрәкне әрнетеп, вакытында сорап калырга өлгермәгән сораулар калка... Шөкер, әлегә нык хуҗалыклы гаиләләр дә бар барын. Күпләп мал-туар асрыйлар, урманга җиләккә, гөмбәгә йөриләр, аучылык итәләр. Табигать биргән нигъмәтләрне Төмән базарына алып баралар. Иренмәгән кешегә яшәргә була...

...Гөлнур апа үз уйларына бирелеп туктап кала. Кайнанасының күзенә карап, һәр җөмләсен «әйе, әнкәй!», «дөрес, әнкәй!» дип җөпләп утырган Мәдинә килен (олы улы Рависның хатыны) сүзгә кушыла:

- Менә шулай авылыбызның киләчәге өчен янып-көеп яши безнең тынгысыз әнкәй. Тарихыбызны, авылыбыз кешеләренең якты исемнәрен мәңгеләштерү өчен бер-бер артлы китаплар чыгара. 2015 елда авылыбызда зур вакыйга булды — мәктәбебезнең 100 еллык юбилеен бәйрәм иттек. Анысы да әнкәйнең инициативасы белән булды. Әзерлек барышын, төрлесе төрле елларда мәктәптә укып чыккан кешеләрне җыюны да контрольдә тотты әнкәй. Мәктәп инде күптән ябык булса да, ахманлылар һәм бездә укып чыккан күрше авыллар өчен шулкадәр тансык һәм кадерле очрашу булды ул! Күпме истәлекләр яңгырады, югалган элемтәләр яңарды. Кемнәр генә юк иде халык арасында: укытучылар, табиблар, фән, сәнгать әһелләре... Күбесе әнкәй укытып чыгарган кешеләр. И ул көннең матурлыгын белсәгез! Сәхнәне мәктәп янында, ачык һавада көйләгән идек. Оештыру эшләрендә авылыбызның бик тә булдыклы егете, әнкәйнең укучысы Инсаф Нигъмәтуллинның ярдәме зур булды.

Туктагыз... Мәктәп дигәннән... И-и, кызларым, иң кирәклесен сөйләргә онытып торам ләбаса! Шагыйребез Хәсән Туфан кереп-чыгып, кунак булып йөргән йорт ләбаса безнең мәктәп!

...Менә шунда инде безнең өчен һич көтелмәгән өр-яңа кыйсса башлана...

Хәсән

— Мин бу мәгълүматларны бездән 15 чакрымдагы Казанка авылында яшәүче ветеран укытучы Нәркәс Нәбиуллинадан алдым. Нәркәс апа Гомәр бабайның оныгы, Кайнәт апа кызы була. Ә Кайнәт апа — үз вакытында яшь Хәсәннең йөрәгендә гыйшык уты кабызган кыз!!!

Безнең өнсез калуыбызны күреп, Гөлнур апа яңа дәрт белән дәвам итә:

- Гомәр үзенең гаиләсе белән (хатыны Фагыйлә, уллары Мәлик һәм Рәфикъ, кызлары Кайнәт һәм Сара) 1911 елда Апас районыннан чыгып китеп, Свердловск өлкәсендәге Медный руднигына эшкә килеп урнаша. Үзе бик укымышлы, зирәк һәм искиткеч дини булуы өстенә, күп һөнәрләр белә, оста ташчы була. Медныйда тиз арада эшчеләр арасында хөрмәт казана, алдынгы карашлы яшьләр, хәтта эре промышленниклар белән аралаша.

Революциядән соң алар Төмән губернасы, Велижан өязе, Ахман авылына, ягъни бирегә күчеп киләләр. Гомәр биредә шәп итеп йорт сала, хуҗалык торгыза. Улы Рәфикъ бездән 6 чакрымдагы Усман авылына нигез сала. Шәхси хезмәткә корылган хуҗалык булдыра, тегермән корып җибәрә.

Хәзер төгәл генә әйтүе кыен, күрәсең, каядыр 1918-24 еллар арасында яшь Хәсән- Хисбулла безнең Ахманга килеп чыга. Шагыйрь биографиясендә «1914 ел елда ул Ахман авылында җир алып урнашкан абыйлары янына барып, бакыр колчеданы руднигында эшли» диелә, әмма бездә бакыр рудниклары юк! Аннары, Хәсәннең Гомәр Усманов гаиләсе белән аралашканы төгәл билгеле, ә алар, әйткәнемчә, безгә революциядән соң гына күчеп киләләр. Хәсән Туфанның яшь чагында, «Галия» мәдрәсәсендә укыганда каникул вакытларында Урал заводларында эшләве, 1918-24 елларда Себер мәктәпләрендә балалар укытуы турында мәгълүматлар бар. Кайнанам авызыннан әллә ничә мәртәбә «аннары авылга Хәсән килде» дигәнен ишеткәнем булды, әмма сүзнең шагыйрь Хәсән Туфан турында барганын белми идем бит! Каршы яктагы йортка күрсәтеп, «Хәсән шунда яшәде» дигәне дә булды. Монда ачыклыйсы нәрсәләр күп, мин бик нык эзләнәм. Кайнәт белән дуслык ничек башланган соң? Нәркәс апа сөйләвенчә, Хәсән Гомәр Усмановның улы Мәлик белән бик дус булган. Ахманга килгәндә үзешчән сәнгатьтә катнашкан, спектакльләрдә уйнаган. Менә яшьләр «Галиябану»ны куярга әзерләнәләр икән, ә Галиябану роленә кеше юк. Хәсән Мәлик янына килгәч, гөлләргә су сибеп йөрүче бик тә чибәр кызны күреп таң кала. Чыннан да, искитәрлек чибәр иде Кайнәт апа! Мәликкә: «Синең бит Галиябану роленә менә дигән сеңелең бар икән, ник аны күрсәтми йөрисең?» — ди. Кыз байтак ялындыргач кына риза була. Әлбәттә инде, Хәсән-Хәлил Галиябану-Кайнәткә гашыйк була.

...30-еллар башында Гомәр Усмановлар өчен кара көннәр башлана. Гомәр белән олы улы Мәликне Төмәннең төньягына, Уват районына сөрәләр. Йортларын тартып алып мәктәп ясыйлар (мәктәп бинабыз әле дә исән, Гомәр ясаган йөзлекләренә кадәр тора әле), башка милекләрен туздыралар. Башта Ямбай мәдрәсәсен, аннары укытучылар курслары тәмамлаган Кайнәт белән сеңелесе Сара Омск өлкәсенә киткән була, сөрген срогы беткәч, алар әтиләре белән Мәликне үз яннарына алып кайталар. Әниләре Фагыйлә Омск өлкәсенең Эбаргул авылында үлеп кала. Гомәр карт Ахманга кайта, сеңелесе Мәхмүзә тәрбиясендә яшәп, Ахманда бакыйга күчә. Авыл халкы аны бик зурлап соңгы юлга озата.

Кайнәт төрле елларда өлкәнең Тарман, Акъяр, Яңавыл, Ялутор, Аслана авылларында укыта, Хәлил Якубов дигән кешегә кияүгә чыга, дүрт бала таба. 1937 елда Ахманга кайта, аннары безнең мәктәпне Казанкага күчерәләр. Кайнәт апа озак еллар шунда татар теле, химия, биология укыта. Завуч, директор, хәтта колхозда хисапчы эшләрен башкара. Исәпсез-хисапсыз җәмәгать эшләрен тарта. Үзе гомер азагына кадәр Татарстандагы хәлләрдән хәбәрдар булып яши, язучылар белән хатлар алыша. Мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре өчен Кайнәт Гомәр кызы Якубова Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Ул 1991 елда 88 яшендә Казанка авылында вафат була.

Илсөяр ИКСАНОВА, Гөлсинә ХӘМИДУЛЛИНА,
Казан шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836