Материалы

Ипи тәме

последние и лучшие новости искусства в мире

Саматның бүген нигәдер иртәдән эче поша. Алай эч пошарлык сәбәп тә юк кебек. Җитмеш ике яшенә җитеп аның белән мондый хәл берничә мәртәбә генә булды. Гомере буе кеше арасында. Ул сөйләшергә, аралашырга иренми. Уен-көлке бик ярата. Хәтере әйбәт. Ишеткән кызык хәлләрне нык исендә калдыра. Эштә булсын, мәҗлесләрдә булсын, җыйналган халыкка шул хәлләрне түкми, чәчми, әзрәк үзеннән дә өстәп сөйли. Бөтен кешене авызына карата. Ул сөйләгәннән бар да шаркылдап көләләр. Аларга кушылып үзе дә көлә.

Ә бүгенге эч пошуның сәбәбен тапты. Ялгызлык галәмәте. Ялгыз калырга Ходай кушмасын, үтә дә читен хәл икән. Өйдә ялгыз булса, үзенә барыбер бер шөгыль таба. Эш булгач, эч пошарга вакыт юк. Һич тә булмаса, кулына гармун ала. Оста гармунчы булмаса да, үзе яраткан берничә көйне, кушылып җырларлык итеп уйный, җырлап та ала, күңеле күтәрелә.

Иртәнге ашка бармады. Берни дә ашыйсы килми. Бүлмәсендә чәй куеп эчеп караган иде тамагыннан ризык узмый. Ясаган чәе дә яртылаш кына эчелгән килеш. Аппетит булмаудан бервакыт та зарланганы булмады. Язмыш сынавы үткән сугыш чоры баласы бит. Ризыкның кадерен белә. Хатыны нәрсә пешерсә дә мактый-мактый ашый. Мактагач хатынының да күңеле була. Берсеннән-берсе тәмлерәк ризыклар пешерергә тырыша, иренми. Әллә хатынын сагынды инде? Сагынырсың да шул, менә илле елдан артык чөкердәшеп яшиләр. Саматка шифаханәгә юллама алырга чират җиткән.

– Бар-бар! Миннән дә бераз ял итәрсең. Болай өй тавыгына әйләнеп барасың. Йөрәгеңә дә сихәт алып кайтырсың! Дару эчеп кенә тазарып булмый ул, – дип, бик сөенде. Барлык кирәк-яракларны үз кулы белән барлап, букчаны тутырып, озатып калды. Сагынырга әле иртәрәк, атна да узмады. Йөрәк дигәне үзен гел сиздерә. Бигрәк тә инфаркт белән авырганнан соң. Аңарчы Самат җир җимертеп эшләп йөрде, бер генә дә түгел, берничә эштә. Йөрәккә әллә шул ярамады. Алтмышка җиткәч, пенсияне тиккә генә бирмиләр. Вакытындарак туктый белмәде шул, алтмыш бишкә кадәр эшләде. Инфаркт егып салмаган булса, әле тагын да эшләп йөргән булыр иде. Менә хәзер йөр инде, бүлнис, шифаханә юлларын тапта.

Шуларны уйлап, кан басымын үлчәп карады. Бар да нормада, авырган бер җире дә юк. Их! Эч пошканга дару булса икән. Янәшәдә генә биш даруханә бар. Акчасын кызганмас, сатып алып эчәр иде. Бүлмәдәше дә килсә килмәде.

– Ял көнне барыбер дәвалар юк. Кичектергесез эшләрем бар. “Кайтып киләм әле”, – дип машинасын кабызып, кайтып китте. Шифаханәдән ерак яшәми. Барлы-юклы бер сәгатьлек юл.

Аның белән тәүлек эчендә дуслашып өлгерделәр. Бергә утырып чәй кайнатып эчәләр, карта уйныйлар. Беренче катка төшеп биллиард шары тәгәрәтәләр. Телевизор кабызып хоккей карыйлар, яңалыклар тыңлыйлар. Йокыга киткәнче сөйләшеп яталар. Самат кабат ятагына ауды. Йокы килми. Башта төрле уйлар. Ята торгач карыны ачкан кебек булып китте.

Их! Әнисенең катыкка манып, табада кыздырган ипие булса икән, аның исе, аның тәме әле дә исендә.

1955 нче елның яз башы. Әнисе ничек итеп җыйнагандыр ул утыз сум акчаны?

Шул акчаны яхшылап төреп, Саматның бишмәтенә тегеп, 25 чакрым ераклыктагы Азнакайга ипи алырга җибәрде. Унике яшьлек малаен ничек курыкмыйча шуның кадәр акча белән чыгарып җибәргәндер. Күрәсең, үзенең барырга вакыты булмаган. Тула оек, чабатасын киеп, көлтә ташый торган үрәчәле кечкенә чананы өстерәп, Самат караңгыда ук өйдән чыгып китте. Юл такыр. Иртәнге салкын белән кар шыгыр-шыгыр килә. Чабатасы яңа түгел, мыеклары чыккан. Самат, кичтән мичтә кипшереп, пәкесе белән мыекларын кискән иде, югыйсә. Каты кар, чабатаны игәүләп, кабат мыек чыгарткан. Эңгер-меңгердә шулар күзгә күренә башлады. Ул кызу бара. Таулардан чанасына утырып төшә. Бер тауда, юл борылышында, чанасын борып өлгерә алмады, юл читендәге йомшак карга чанасы белән кереп чумды. Көчкә ерып чыкты.

Кояш чыкты. Болытның әсәре дә юк. Көн чалт аяз. Самат юлны белә. Беренче генә баруы түгел. Инде ярты юл артта калды. Бары да әйбәт, тик карыны ачты. Иртән аннан-моннан капкалап киткән сөтле аш ерак алып бара алмый икән шул. Алабута, бәрәңге, тагын әллә ниләр кушып пешергән бер көлчәсе бар барын. Шуны ашамый булмас. Хәле бетә башлады. Тамак ялгамаса, кичкә дә барып җитә алмас. Барган көйгә шул көлчәне кимерде. Ашыйсы килү азмы-күпме басылды.

Азнакайга барып җиткәч, әле ул ипи сата торган ОРС кибетен эзләп табасы бар. Бу кибет яңа гына эшли башлаган икән. Нефть эзләүчеләр өчен ачылган. Ипине күпме алсаң да бирәләр, ди. Кояш кыздыра ук башлады. Тирли башлагач, Самат бишмәтне салып чанасына бәйләде. Кар йомшарды, юешләнде. Моны иң беренче чабата эчендәге аяклар сизде. Атлау авырлашты. Чана да иртәнге кебек әйбәт шумый. Туктап ял итсә, торып китә алмас кебек тоела. Шуңа күрә акрын булса да атларга булды.

– Әй, бәреләсең бит, чык юлдан!

Кошевка җигелгән кара айгыр янәшәдән яшен тизлеге белән узып китте. Кара мыеклы яшь кенә егет кучер урынына утырган. Ә кошевкада җәелеп утырган бәндәнең ул бүреген генә күреп калды. Каракүл күн бүрек, әллә кайдан ялтырап, күзгә бәрелеп тора. Берәр зур нәчәлниктер. Колхоз предсидәтелләре кошевкага утырып йөрсәләр дә, мондый бүрек кимиләр. Каршыга да кешеләр очрый башлады.

(Дәвамы киләсе саннарда).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума