Материалы

Муса Җәлилнең тормыш юлы турында белешмә

последние и лучшие новости искусства в мире

Муса Мостафа улы Җәлилов 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Муса алты яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә, укуын «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Мәдрәсә елларында (1914-1917) матур әдәбият әсәрләрен яратып укый, Тукай, Дәрдмәнд, С.Рәмиев иҗатлары белән якыннан таныша, шулар тәэсирендә үзе дә шигырьләр язып, аларны мәдрәсәдәге кулъязма журналга урнаштыра бара.

1919 елның октябрендә «Кызыл йолдыз» газетасында унөч яшьлек М.Җәлилнең «Бәхет» исемле шигыре басылып чыга. 1925 елда исә «Барабыз» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә.

1927-1931 елларда I Мәскәү дәүләт университетының әдәбият-сәнгать факультетында укып югары белем ала.

1934 елда шагыйрьнең күп кенә шигырьләрен эченә алган шактый зур җыентыгы («Орденлы миллионнар») басыла һәм шул ук елны «Стихи Мусы Джалиля» исеме белән сайланма шигырьләре беренче мәртәбә рус телендә чыга.

1935 елда Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында татар опера театрына профессиональ кадрлар әзерләү өчен Татар опера студиясе оештырылгач, М.Җәлилне шунда әдәби бүлек мөдире итеп эшкә чакыралар. 1939 елда М.Җәлил Татарстан Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре итеп билгеләнә. Шул ук елны Казан хезмәт ияләре аны шәһәр советына депутат итеп сайлыйлар. Ватан сугышын ул шушы җаваплы постларда эшләгән җәмәгать эшлеклесе һәм күренекле әдип сыйфатында каршылый.

1941 елның июль аенда М.Җәлил армиягә алына. Башта ул Казан гарнизоны хәрби частендә рядовой кызылармеец булып хезмәт итә, аннары Курск өлкәсендәге политработниклар әзерли торган алты айлык курсларга укырга җибәрелә. Курск өлкәсенә фашист гаскәрләре якынлашкач, курслар Татарстанның Минзәлә шәһәренә эвакуацияләнә. 1941 елның декабрендә курсларны тәмамлагач, өлкән политрук М.Җәлил Мәскәү аша фронтка китә (февраль, 1942), Ул Төньяк-көнбатыш фронтта чыга торган «Отвага» исемле газетаның алгы сызыктагы хәрби корреспонденты итеп билгеләнә. 1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның часте чолганышта калып, М.Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә. Шул көннән патриот шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы газаплы һәм героик тормыш этабы башлана.

М.Җәлил һәм җәлилчеләрнең, яшерен оешма төзеп, фашизмга каршы алып барган героик көрәше, каһарманлыклары турында дистәләрчә китаплар - романнар, повестьлар, драма әсәрләре һәм поэмалар язылган, кинофильмнар төшерелгән. 1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була. Фашистик хәрби суд аларны, «дәүләткә каршы җимерү эше» алып баруда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итә. 1944 нче елның 25 нче августында җәлилчеләрне соңгы юлга – палач балтасы астына алып баралар. Конвоирларның котын алып, төрмә камераларында газап чигүче тоткыннарның күңелендә яшәүгә өмет уятып, үлем аша үлемсезлеккә илтүче 114 адымны (камерадан гильотинога кадәр шул чаклы адым) җырлап үткән, башлары киселгәндә дә Газраилнең күзенә туры карап, елмаеп үлгән чын каһарманнар бит алар!

1956 елның 2 февралендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән Муса Җәлилгә Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез ныклыгы һәм батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә, ә әсирлектә тудырган поэтик иҗаты - бөтен дөньяга мәшһүр «Моабит дәфтәрләре» Ленин премиясенә лаек була.

Моабит шигырьләре шагыйрьне әдәбиятның бөтен дөнья орбитасына алып чыкты. Бу шигырьләр, СССРдагы барлык милли телләргә тәрҗемә ителүдән тыш, инглиз, француз, испан, немец, гарәп, япон, венгр, румын, чех, корея һәм башка чит ил халыклары телләрендә дә кат-кат басылдылар.

М.Җәлил 1934 елдан СССР Язучылар союзы әгъзасы иде.

Шагыйрьнең гомерен киссәләр дә, фашистлар аның ялкынлы шигырьләрен сүндерә алмыйлар. Ул ирек сөюче бөтен дөнья халкының күңелендә яши.

Интернеттан.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума