Материалы

Җомга көн кич белән

последние и лучшие новости искусства в мире

(Өзек)

Балалары турында ул хәзер авылда беркем белән дә сөйләшми, аксыргаклыларның алар турында сүз кузгатканнарын яратмый, сөйләштерми дә. Балалар турында ул дөньяда бары тик бер кеше белән — аларны тудырган ана — Гайшә белән генә сөйләшә ала. Алар, ике ана, берсе тудырган, берсе үстергән ана, сөйләшә алалар. Сөйләшергә сүзләре дә күп була...

Бүген зират буп-буш... Тып-тын...

Гайшә кабере өстендәге куе ботаклы пар каенда пыр да пыр песнәкләр оча, кошлар бер чакта да Би­бинурдан курыкмыйлар, агач арасыннан җитез генә үтеп кергән декабрь җиле көмеш кар бөртекләрен бөтереп кузгата... Тик бу минутларда Бибинур карчык берни дә күрми, берни дә ишетми инде... Ул Гайшәнең баш очындагы ташка сарган кар бөртекләрен җиң очы белән сакланып кына кагып төшерде дә, тирән көр­сенеп сүзен башлады, Гайшәгә эндәште.

— Гайшә! — Аның калтыранган иреннәре арасын­нан сүзе сынып, сытылып чыкты. — Менә ни уйла­дым әле мин: миңа да бу дөньяны кичеп сезнең янга килергә вакыт җитте бугай... Беләм, минем баш очыма берәү дә йолдыз кадамас, мин бик гади яшәдем, гомергә гади кеше булып калдым. Шулай да үкенмим, газапланмыйм, үз бурычымны үтәдем бугай. Беркем дә минем турыда яман сүз әйтә алмас. Беркем дә! Мин шулай уйлыйм, бәлки, хаталанамдыр... Син Зөһрәбануга карама, Гайшә, аны тыңлама син! Бәхете булмады аның, шуңа күрә генә күңеле көйсез. Көйсез күңел белән яшәү читен, беләсең. Рәнҗемим мин аңа, миндә дә гаеп булгандыр. Ул бәхетле булсын дип тырышмадым, әллә нигә күңелем тартмады... Синең алда да гаебем бардыр, Гайшә. Булмый калмас. Мин шулай уйлыйм. Шулай дип беләм. Шуңа синең катыңа киләм. Аңлашыйк, Гайшә. Кешеләр сөйли, күп сөйлиләр. Балалар мине ташлады дип, аларны гаеп­лиләр... Кем уйлаган дөньялар болайга әйләнеп китәр дип... Шулай да мин аларны гаепләмим. Рәнҗемим мин аларга! Ата йортын ташладылар, диләр. Имеш, менә ничә еллар инде хат та язмыйлар! Ярдәм дә итмиләр, имеш! Анысы да хак, Гайшә, тик мин ярдәм­гә мохтаҗ түгел, Гайшә, мохтаҗ булмадым да. Һич бер мохтаҗлыгым юк, хак тәгалә шаһит, пинсәм чыга. Авыл картларын да ташламый хөкүмәт, шөкер. Әйе, пинсәне күбрәк алып, балаларның үзләренә ярдәм иткәндә ярар иде дә... Анысы шулай, Гайшә, бик дөрес уйлап ятасың, сирәк-мирәк хат язгаласалар, икебезнең йөзебез ил алдында ак булыр иде. Аннары, нәнекәчләрем, берәр генә мәртәбә, ел да димим, ике-өч елга бер генә тапкыр Аксыргакның Сабан туена кайтсалар ни әйтер идек кана?! Синең катыңа җый­наулашып, балалар белән бергәләшеп килә алсак, ни сөенеч булыр иде дә... Әнә бит кайлардан кайталар! Беркем дә кайтмаса, кайтмый башласа, ул Сабан туеның ни яме калыр? Онытылып бетәр ул, туганнар кайда очрашып сөйләшерләр? Үзләренең тамырлары кайда икәнне ничек белерләр? Кем сөйләр аларга барын да? Баланың баласы — балдан татлы, диләр. Шулайдыр. Балаларның балаларын күрү насыйп булмады. Синең дә күргәнең юк! Үзем чыдар да идем, менә син анда рәнҗеп, үпкәләп ятасыңдыр сыман... Барын эшләдем мин, Гайшә, тир дә түктем, елга-елга яшь тә агыздым, тынмадым, тау-тау иген үстердем, көтү-көтү колын тәрбияләдем, бары да булды, җаным, үземә язганнан канәгать, ходайга шөкер, мәгәр бик олы бер үкенечем калды — бала сөеп туймадым.

Балаларның балаларын күрмәдек без синең белән!.. Балаларыбыз начар дип кеше юкка сөйли, кыенсынып ятма! Мин дә кыенсынмыйм, рәнҗемим дә. Түзик... Кеше хәлен кеше беләмени?.. Менә олы кызыбыз Хә­тимәне генә алыйк... Баштан ук мәшәкатьле яши башладылар бит. Бухгалтерлар курсында укып кайтып, колхозда әйбәт кенә эшли башлаган иде. Писмәнгә, нифтәгә киткән егеткә кияүгә чыкты. Яңа урында оя кору җиңелме әллә? Келәтне сүтеп саттым, бар акчасын аларга бирдем. Тимерле агач сандыкны алып киттеләр, ике пар, бәрән йоныннан гына басылган ике пар киез итек бирдем аларга, дүрт мендәр... Көзен, юган ак йоннан сырган юрган илттем! Нигә иде безгә келәт? Сиңа кирәкме, миңамы?.. Алар Писмәндә насыпушка дигән өй салып керделәр, аннан яңа өйгә күчтеләр, аннан хөкүмәт таш пулаттан аларга фатир бирде. Иске өйләрен сатып матай алдылар. Матай да эшләгән кешегә бик кирәк әйбер, хәзер җәяү йөрүләр тәмам бетте, ярты акчасын мин түләдем. «Акча күп төшә!» дип кияү берзаман Себергә үк күчте, анда да нифтә тапканнар икән... Сабирга килгәндә, аның да үз тормышы! Аксыргак авылыннан чыгып, башка­лабыз Казанның үзендә, шәһәрнең кап уртасында өч бүлмәле квартир алып тормыш көтә башлау ансатмы әллә? Башта шкафлары фанер төсле аксылдан иде, соңрак Рига каласыннан ук, диңгез буеннан кайткан караңгы шкафлар алганнар. Киленгә анысы да ошама­ган. Сабир бик нык йөреп, әллә кемнәрне майлап, әллә кемнәрне җайлап чикләвек агачыннан ясаган кыйбат­лы да, затлы да шкафлар, диваннар алып кайткан... Урындыкларын күрсәң син, кәкре аяклы, кәкре арка­лы, утырырга куркыныч, егылып муен сындырырсың, икмәктер менә, Гайшә!.. Кешедән артта калсынмыни, сүзем юк, министрның пумушнигы булып эшли бит Сабирыбыз, Гайшә! Барыбызга да нинди олы куаныч! Бөтен Аксыргак шакката инде, үстердең малайны Би­бинур дип, бөтенесе мактый. Аннан Идел буенда дача салдылар. Дача дигәннәре хикмәт икән аның, шул­кадәр кыйбатка төште, ике ел тоташ акча салып тор­дым. Ике ел ай саен утызар тәнкә салдым, Гайшәкәем, жәлләмәдем! Дачалары да Идел буенда бер икән шул аларның хәзер!.. Аннан машина сатып алдылар, ма­шинага тимер түбәле, биш йозаклы таш оя кирәк икән, аңа киткән акчаны санарга куркыныч, Гайшә!.. Әле ярый, шөкер, районыбызда музей дигән бернәрсә ачтылар. Кыз чагымнан килгән ашъяулыкларны, тас­тымалларымны, кашагаларны, түрләмәләрне, чиккән сөлгеләремне, аякчуларны, паласларны, энҗеле калфа­гыма тиклем шунда илтеп саттым. Шул чүпрәк-чап­ракка да акча түләрләр икән! И куанды Сабир! И сөен­де килен! Хат язалар да язалар болар, рәхмәт укыйлар. Алар сөенә, мин сөенәм! Музейдан килгән акчага Нә­җипкә дә өлеш чыгардым. Төпчек бала — әнкә иркәсе, баш бала — ата ярдәмчесе... Яратты бит Нәҗип диңгез буен! Ел саен бара. Элгәре ялгыз башы йөрде, өйләнгәч хатынын алып бара башлады, кызы тугач, өчәүләшеп үк бара башладылар. Йөрсеннәр, Гайшә, күрсеннәр, замана аларныкы... Элек барына да өлгерә идем, ат та карыйм, йортта кош-кортын, терлек-туар асрыйм, җөй дә тегә идем. Теге, кылый Гомәр хатыны Мөһәлилә белән ярыша-ярыша тегә торган идек! Карчык-корчыкка гына түгел, яшь-җилкенчәккә дә бик күп тектем мин күлмәк-күнчекне, модасын белмәсәм дә, яраталар иде, акчасы да килә иде... «Зингер» маши­нам бик әйбәт иде, Гайшә, келтер-келтер арган күңел­не дә күтәреп утырыр иде. Хәзер машинам юк, сөйлә­гәнмендер инде мин сиңа аларын, әллә нигә тагын яңа­баштан кабатлап кына азапланам...

Балалар һөнәр алдылар, йортлы-җирле булдылар, машиналар алынды, гаражлар да төзелде, диңгез буй­ларында да рәхәт чиккәч, бер елны өчесе дә Сабан туена кайттылар...

Кияү дә, киленнәр дә, балалары да юк иде мәгәр... Сөенешеп күрешкән дә идек юкса, хәерлегә булмаган икән, яңадан Аксыргакка кайта алмадылар мескен­нәр... Минем тормышны яратмадылар... «Келәтне кая куйдың?» — диде Нәҗип... «Тегү машинасын ник бирдең?» — ди Сабир. «Өйне шып-шыр калдырган­сың»,— ди Хәтимәм.

Бер сүз дә әйтә алмадым...

Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума