Материалы

Себер фольклоры пьесада чагылыш тапкан

последние и лучшие новости искусства в мире

Узган елның декабрь аенда Татарстан Республикасы башкаласы Казанда “Яңа татар пьесасы-2019” дигән конкурска йомгак ясалган иде. Җиңүчеләр исемлегенә кергән җиде пьеса арасында танылган шагыйрә, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Илсөяр Иксанова белән күренекле журналист Гөлсинә Хәмидуллинаның себер татарларының рухи дөньясын чагылдырган һәм конкурсның жюри әгъзаларында аерым кызыксыну уяткан “Ут өстендә Әптәнә” дигән уртак пьесасы да бар. Күптән түгел генә без әлеге ханымнар белән әңгәмә кордык.

- Иң әүвәл әлеге конкурс турында сөйләп үтсәгез иде.

- Әлеге конкурс өч елга бер тапкыр Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Республиканың театр әһелләре берлеге һәм Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры тарафыннан үткәрелә. Конкурсның максаты – татар драматургиясенең үсешенә булышлык итү, драматургия өлкәсендәге яңа исемнәрне ачу. Жюри татар мәдәният-сәнгать дөньясында танылган мәртәбәле шәхесләрдән тора.

- Сез икегез дә байтак еллар дәвамында Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы каршындагы Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең “Түгәрәк уен” журналында хезмәт куйдыгыз. Үзәкне үз эшенә чын фидакарьләрчә бирелгән фольклорчы галимә, менә дигән оештыручы Фәнзилә Җәүһәрева җитәкләгән, илдә татар фольклорын саклау, үстерү гөрләп алга киткән чор булды ул. Сез эшләгән чорда әлеге басмада себер татарларына багышланган төрле характердагы бик күп язмалар – экспедиция материаллары, музыкаль фольклор үрнәкләре, әңгәмәләр, сценарийлар дөнья күрде.

Ә менә “Ут өстендә Әптәнә” пьесасына тотыныр өчен бигрәк тә нәрсә этәргеч булды?

- Бөек татар халкының себер татарлары дигән гаҗәп тә кызыклы этник төркеме белән якыннан 2008 елда уздырыла башлаган “Түгәрәк уен” Бөтенросссия татар фольклоры фестивальләрендә таныштык. Ун ел дәвамында Россиянең төрле-төрле төбәкләрендә уздырылып килгән бу җыеннар безне себердә яшәүчеләр белән чын дусларга әверелдерде. Без аларның искитмәле бай, үзендә гомумтөрки телнең бик күп лексик байлыгын саклаган сөйләшенә, гасырлар кичә-кичә бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән йола-гадәтләренә, күптөрле жанрларны эченә алган музыкаль фольклорына гашыйк булдык. Һәм без дә шушы халыкны аның яшәгән мохитендә тирәннәнрәк өйрәнәсебез, аның яшәү рәвешен якыннан күзәтәсебез килде. Шушы теләк белән 2018 елның көзендә без Төмән өлкәсенең Түбән Тәүде районының Урта Тарман (Саз) авылында яшәүче дусларыбыз янына юл алдык. Безне әлеге сәфәргә рухландырган һәм сәфәребез буе озатып йөргән Екатерина Әхмәтҗановага (Урта Тарманда эшләп килүче “Саз” фольклор ансамбле җитәкчесе), безне үзенә фатирга керткән Разия Муллаковага һәм гомумән “Саз” ансамбле ханымнарына чиксез рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә. Көннәребез Себер табигате – урман-күлләрне, безнең өчен шулай ук үзгә булган йорт-каралтыларны, һәркайсы үз мәшәкате белән мәш килгән авыл халкын күзәтеп үтсә, төннәрне себер сөйләкләрен, риваятьләрен, маҗаралы тарихларны, җыр, бәетләрне тыңлап үткәрдек. Кыскасы, үзебез өчен әллә никадәр рухи азык тупладык.

Асылда Татарстан ягыннан килгән татарлар нигез салган Ахман авылы безнең өчен икенче бер ифрат та кызыклы дөнья булды. Ахманда без бөтен татар дөньясы өчен ачыш булырдай тарихи табышларга юлыктык. Әлеге ачышлар танылган шагыйрь Хәсән Туфан белән бәйле.

Себергә сәфәребез “Түгәрәк уен” журналының 2018 елның 4, 2019 елның 1 саннарында киң итеп яктыртылды. Әмма тәэсирләр журнал кысаларына гына сыя торган түгел иде. Һәм без сәхнә әсәре язарга булдык.

- Әлегә кадәр татар сәхнәсендә себер татарлары фольклорына багышланган әсәр юк иде шикелле?

- Әйе, дөрес әйтәсез. Туфан ага Миңнуллинның керәшен татарларын (“Гөргөри кияүләре”) һәм мишәрләрне яктырткан (“Йөрәк маем”) пьесалары бар, безнең пьесада себрәкләр һәм төрлесе төрле язмышлар белән Себердә төпләнгән Казан ягыннан килгән татарлар тасвирлана. Рухи мираска, фольклорга зур урын бирелә. Туплаган материал бер пьесага гына сыеп бетмәде, насыйп булса, алга таба Себер темасына яңадан әйләнеп кайтачакбыз...

- Бу көннәрдә өлкәдә татар мәдәнияте көннәре бара. Фольклорчыларыбызга нинди теләкләр юллар идегез?

- Иң зур теләгебез – эзләнүләрдән туктамаска. Себер фольклоры шулкадәр бай, аны ачасы да ачасы әле. Дастаннар катламы үзе генә ни тора! Фольклорны үстерүдә дәвамчылык булсын, өлкәннәргә алмашка яшьләр килеп торсын иде. Фольклорны яшәтүнең яңа формалары турында да уйларга кирәктер. Сакларга иде себрәкләрнең уникаль аяк уеннарын, кабатланмас музыкаль үрнәкләрен, тарихи ядкарьләрен...

Гөлнур ВӘЛИЕВА язып алды.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума