#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Шагыйрәнең яңа китаплары

последние и лучшие новости искусства в мире

42-1012 нче октябрьдә Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә җирле шагыйрә Галия Абайдуллинаның себер татар телендә чыккан “Рәгимсес йасмыш” һәм “Үз көйөмне сусып пагам” яңа китапларының презентациясе үтте. Чараны китапларның корректоры филология фәннәре кандидаты Максим Сәгыйдуллин алып барды. Ул Г.Абайдуллинаның шигырьләренә анализ ясады, сәнгатьле итеп укыды. Бәйрәм себер татар телендә җырлар, шигырьләр, кичәгә килгән кунакларның котлау сүзләре белән үрелеп барды.

Төмән шәһәреннән килгән себер татар язучылар берлеге рәисе, шагыйрә Клара Кучковская, тарих фәннәре кандидаты Гөлзифа Бакиева, өлкә себер татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәүсия Марганова, Омск шәһәренең “Татар дөньясы” газетасы корреспонденты, себер татар телендә оста җырлар башкаручы Фәгыйлә Чумарова, Башкортостан дәүләт телевидениесеннән журналист Рәшидә Ишимбитова, себер татарларының интернет-радиосын булдырган, себер татар телендә рэп сөйләүче Рузил Бикинәев, хикәяләренә анализ ясаган Динара Давлетчина һәм Фәрһәд Шаморатовның чыгышлары, котлаулары, матур теләкләре бәйрәмгә ямь өстәделәр. 23 китап авторы Галия Абайдуллинаның туган ил, туган як табигате, туган тел, мәхәббәт темаларына иҗат ителгән шигырьләрен укучылары яратып укыйлар.

- Китапларны ике ай әзерләдем. Татар телендә язылган шигырьләремне себер татар теленә күчердем. Туган телемдә үзем сөйләшкәнчә яздым. Хәрефләрне төзәтүчесе, китапларның корректоры да, редакторы да Максим Сәгыйдуллин. Китапларны бастыру өчен акчаны да ул тапты. Мин аны “себер татарларының патриоты” дим. Бүгенге көндә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятны өйрәнүгә аз сәгатьләр бирелә. Себер татарлары бәлки үз телләрендә өйләрендә укырлар. Аллаһым боерса, себер татар алфавиты да булыр. Мин татар әдәби теленә һәм әдәбиятка каршы кеше түгел. Якташларымны үз телләрен дә, әдәби телне дә белергә чакырам. Ул “күзнең өстенә матур каш булыр иде” дип теләкләр юллыйм, - диде китаплар авторы.

Г.Абайдуллинаның иҗатын яраткан, аны хөрмәт иткән якын дуслары фикерләре белән уртаклаштылар. Сәхнәдән Санниково авылыннан килгән Мөнәвәрә Корманова, Шамил Колмәмәтов өлкәбезнең татар теле, әдәбияты укытылган күп кенә мәктәпләрендә укучылар белән очрашуларда булган, шигырьләре аркылы татар теленә мәхәббәт уяткан шагыйрә дәрәҗәле исемгә лаек дип мөрәҗәгать иттеләр. Бу фикерне залда утыручы тамашачылар да хупладылар. Кичәне күңелләргә үтеп керерлек матур тавышлы Земфира Шәрипова башкаруында себер татар җырлары бизәде. Укучылар, мәдәният үзәге хезмәткәрләре, кунаклар тырышып себер татар телендә шигырьләр сөйләделәр.

Автор оештыручыларга рәхмәтләрен юллап үзе иҗат иткән шигырьләрен укыды. Мондый җылы атмосферада узган чарада тамашачыларның азлыгы күңелсез күренеш булды. Китапны яраткан кеше беркайчан тормышта югалып калмас, дигән фикерне онытмыйк. Шагыйрәгә илһам бирерлек яңа очрашулар телибез.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836