Материалы

Татарча диктант-2019

последние и лучшие новости искусства в мире

19 октябрьдә Төмән дәүләт университетында «Татарча диктант» акциясе узачак.

Максаты - дөрес язу, әдәби татар телен белүгә мәхәббәт уяту, үзеңнең орфографик һәм грамматик хаталарыңны тикшерү, Төмән өлкәсе филологларын һәм укытучыларын популярлаштыру.

Проектның оештыручылары һәм партнерлары - Төмән дәүләт университетының тюркология үзәге (җитәкчесе Х.Алишина), Төмән өлкәсенең татар яшьләре берлеге (С.Тусмөхәммәтов), себер татарлары һәм Төмән өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе (Л.Хөрмәтуллина).

Акциядә өлкән сыйныф укучылары, студентлар, теләгән һәркем катнаша ала.

Үткәрү урыны: Төмән дәүләт университетының Мәгълүмат-китапханә үзәге, губернатор залы, 2 кат.

Килү өчен адрес: Төмән, Семаков урамы, 18 йорт. (“Авыл хуҗалыгы академиясе» транспорт тукталышы).

Башлана: 10.00 сәгатьтә. Теркәлү өчен 9.30 сәгатькә килү сорала.

Акциянең модераторы: Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина, филология фәннәре докторы, профессор, ТДУның тюркология үзәге директоры.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума