#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тимерҗан

последние и лучшие новости искусства в мире

(Нәсер)

Көттереп кенә дөньяга аваз салды бала. Ата-ана күктә шатлыктан. Озак кына исем эзләделәр һәм таптылар. Тимер дә булсын диделәр дә, Тимерҗан дип исем бирделәр, бик бәхетле иделәр. Җаннарыннан артык күрделәр дә, ак биләүгә төрделәр, өф-өф итеп кенә үстерделәр.

Тимерҗан да ата-ана өметен аклады, исемен саклады, уңайсыз хәлләргә дә калдырмады. Ай үсәсен – көн үсте, ел үсәсен – ай үсте. Киемнең затлысын сайладылар, ашның татлысы белән сыйладылар. Яшә генә диделәр, эшлә син димәделәр. Ятып ашады, утырып йоклады. Үсте малай матур булып, җитте батыр егет булып. Бәхете аның көнләшерлек, бәхете юкка – өләшерлек...Ул укырга бармады, ә эшкә ярамады. Белем эзләп йөрмәде, вузларга да кермәде. Надан да булып калмады, кызыл тышлы диплом алды.

Яшәде вакыт уздырып, ата малын туздырып. Төннәр буе уйнады, көннәр буе йоклады. Яшьтәшләре болай дип җырлаганда:

Иртешнең текә ярында
Акбуз атлар уйныйлар.

Ат өстендә егетләргә
Кызлар карап туймыйлар.

Тимерҗан болай дип җырлады:

Атам миңа ат бирде,
Туйдан туйга чап диде:

Кайда матур кызлар күрсәң,

Кочакла да ят диде.

Ата сүзен санга сукмады. Анасының йөзенә оят сылады. Өйләнми ата булды.

Көннәр үттеләр, гомерне сүттеләр... Ана саргайды, ата картайды. Тимерҗан үзгәрмәде. Ата-ана сүзен үтәмәде. Картлар көттеләр-көттеләр дә, дөньядан туйдылар, соң... яшәүне куйдылар.

Тимерҗан калды ялгыз, кылган эшләре – ялгыш. Туганнарга кермәде, күршеләрен белмәде. Ул кешене аңламады, беркемне дә тыңламады. Бернәрсә дә яратмады. Дөньялыкка ярамады. Эшләп тә тезләнмәде, дуслар да эзләмәде. Ышанмады туганлыкка, дуслыкка. Соң әйләнде бушлыкка...

ЗИЛӘ.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836