Материалы

Ут өстендә Әптәнә

последние и лучшие новости искусства в мире

(Пьесадан өзек)

Таң беленеп килә. Учак янында Касыйм пәке белән агач ботагын юнып утыра. Әсәрләнгән-дулкынланган кыяфәттә Милана килеп керә. Кулларын артка яшергән.

Касыйм (сискәнеп китә. Ачу белән). Син нишләп йөрисең, бала? Кем кушкан сиңа үзбелдегең белән чыгып китәргә? Бу ни эш бу?

Милана. Мин.. мин.. бер нәрсә таптым!

Касыйм. Нәрсә таптың? Кая?

Милана яшергән кулларын алга чыгара, кулында чүпрәк курчак. Касыйм тораташ булып катып кала. Ике кулы белән башын тота.

Милана. Зинһар, ачуланмагыз. Минем үземне сынап карыйсым килде. Тайгада. Кызык бит! Кичә, сезнең агачларга билге сыза баруыгызны гел искәреп бардым. Бүген шул билгеләр буенча кирегә киттем дә бераз гына читкә тайпылдым. Ә анда бик матур алан. Аякларым үзеннән-үзе бер агач янына алып килде. Куышы бар. Оясыман... Касыйм абый, ул... ул.. канлы...

Касыйм (тешен кысып). Сиңа кем кушты? (Милананы җилкәсеннән селки). Әйт, сиңа кем кушты?!!!

Милана. Беркем дә... Мин бит аны бернишләтмәдем! Менә хәзер кире илтеп куям! Бик тиз табам мин ул урынны... Курыкмагыз, мин адашмыйм! (Китә башлый.)

Касыйм. Тукта! Тукта диләр сиңа!

Испүшкәдән Кадрия чыга. Милананың кулындагы курчакны күреп катып кала.

Кадрия (хәлсез тавыш белән). Коңырчак!.. (Кычкырып җибәрә). Кызлааар!

Куркынышкан кыяфәттә Муму, Фәүзия, Зәйтүнә чыга.

Фәүзия. Ни булды? Ник кычкырасың?

Кадрия курчак тотып торган Миланага ымлый. Барысы да тораташ кебек катып кала. Ишектән Рима күренә.

Рима. Тәки йокларга бирмәдегез! Таң тишегеннән шаулашып... (Милананы күреп сискәнеп китә, кычкыра.) Касыйм! Касыыыыйм! Харап булдык! Хараплар гына булдык! Безнең арттан эзәрлекләп килгән! Әйттем! Күпме әйттем! Җылан! Үлмәгән икән! Дөмекмәгән икән!

Фәүзия, Зәйтүнә (Миланага карап беравыздан). Куй...

Кадрия. Әйттем, бармыйк ул җәһәннәмгә, якын аланга гына чыгыйк дип. Ерак испүшкә янында торнакүз күп, имеш... әллә кай заманнан кеше аягы басмаган җиргә килдек...

Рима (Миланага). Кит! Югал! Үзең белән алып кит! Каян килсәң, шунда кит! Әйттем бит! Күке белән килде! Теге җылан җибәргән моны безгә! Теге вакытта шәмчирагны да шул сүндерде. Бәхетемне җимерде! Җылан!

Муму. Хата! (Кызып, тотлыга-тотлыга сөйләп китә). Ха-та! Шәмчирагны мин сүндердем! Йөзлекәй авылда юк иде ул вакытта. Касыйм кыз сорарга барасы көнне урманга китте ул. Утны мин сүндердем! Касыйм Йөзлекәйгә өйләнергә тиеш иде! (Римага). Син... син үзең, үзең... Мәхәббәтне үтердең! Ярамый!... Ярамый мәхәббәтне үтерергә!...

Барысы да аптырап Мумуга карап торалар.

Фәүзия. Әстәгъфирулла, Мумуның теле ачылды!

Кадрия. Йә-әәә, рәттән ике сүздән ары сүз әйтми иде...

Рима (Мумуга килеп ябыша). Ах! Иблистән туган нәрсә! Менә сиңа беркатлы риясыз кеше! Муму! Башыңны бетерәм, кабахәт! (Мумуны буа башлый.)

Касыйм (Риманы йолкып ала). Тукта хәзер үк!

Рима (кычкыра). Үлмәгән дә, катмаган да! Шул җыланның курчагы бу!

Фәүзия. Коткы таратма, Рима! Хан заманыннан калган коңырчак бу! Кемдер яшергән булган да... Хәзер безнең тирә авылларда коңырчаклы йорт юк та бит инде!

Рима. Хан заманыннан калганмы? (Курчакка төртеп күрсәтә.) Күзең чыккан мәллә, эчкән каны эп-эсвижий! Мине җүләр дигәч тә, теге...

Касыйм. Туктагыз барыгыз да! Шаккаттыгыз шул чүпрәк аламасына карап! Хорафат бу! Китер әле монда! (Миланадан курчакны алмакчы була. Рима мәче шикелле сикереп, курчакны тартып ала да учакка ата.)

Хатыннар барысы бергә «ах» итеп куя.

Зәйтүнә (ачыргаланып кычкыра).Римаааа!!! Нишләтең син! Хараплар гына иттең! Ярамай Коңырчакка тияргә! Петерә ул песне хәзер! Пуып үтерә!

Кадрия. Карагыз... Ул... Ул...

Учакка аткан курчак торып баса. Ут өстендә сикереп бии башлый. Кайсыдыр чырыйлап кычкырып җибәрә. Касыйм бер учакка, бер Римага тартыла.

Фәүзия. Әстәгъфируллаһи, әстәгъфируллаһи! Ләһәүлә вәлә куатә!

Рима Миланага ташлана. Касыйм аларны араламакчы була. Курчак учак өстендә сикереп бии. Шомлы музыка.

Илсөяр ИКСАНОВА,
Гөлсинә ХӘМИДУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума