Материалы

Җырга әйләнгән гомере – мәңгелек!

последние и лучшие новости искусства в мире

9-1415 февральдә татар халкының бөек улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел булды. Шул уңайдан дөньяның төрле төбәкләрендә аның иҗатын хөрмәт итүчеләр матур бәйрәмнәр, чаралар оештырдылар. Муса Җәлил шигырьләрен яратучылар, аның батырлыгына дан җырлаучылар арасында Төмән районының “Премьера” мәдәният һәм ял үзәгенең Олы Акъяр клубы хезмәткәрләре дә бар. Клубның сәнгать җитәкчесе Ачилә Сагидуллина белән китапханәчесе Розалия Кәримова бик матур әдәби-музыкаль кичә әзерләгәннәр.

Үзләре татар һәм рус телләрендә Муса Җәлилнең тормыш юлы белән таныштырып бардылар. Таныштыру үлемсез шагыйрьнең шигырьләрен сөйләү, шигырьләренә язылган җырларны башкару белән үрелеп барды. Акъяр мәктәбе укытучысы Динара Кәримова (“Кызыма”), мәктәпнең элекке укучысы, күпләгән бәйгеләр лауреаты, нәфис сүз остасы Диана Әхтәриева (“Вәхшәт”, “Бүреләр”), авылның сәнгать сөючеләре: Галиябану Щестак (“Не верь”, “Молодая мать”, «Осужденный»), Фирдания Ихсанова (“Җырларым” җыры) кичәне бизәүчеләр булдылар.

“Көрәшкә багышланган гомер” дип аталган презентация Муса Җәлилнең көрәштәшләре белән таныштырды. Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Гариф Шабаев, Әхмәт Симай, Абдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров турында белгәннәрне искә төшердек, яңа мәгълүматлар алдык.

Кичә эчтәлекле, файдалы булды. Катнашучыларга ошады, оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума