#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Горурланырлык йөрәк җимеше

последние и лучшие новости искусства в мире

Минем кызым Луиза Рәис кызы Сөрмәтова 1974нче елның салкын көннәрендә дөньяга килә. Әтисе армия сафына киткәндә, аңа 1,3 ай гына була. Беренче оныкчык булганга, ике як әбиләре дә бик яраталар иде.

Әтисе армиядә вакытта 2 ел буена Сания әбисендә яшәдек, анда абыйлары белән күңелле иде. Мәктәптә укыган вакытында да староста булды, комсомол эшләре белән бушамады. Мәктәптән чыккач, өйдәге эшләрен эшләп, тиз генә чаңгыда да йөгереп килә. Аннары дәресләрен төнге икегәчә әзерләп утыра иде.  Без әтисе белән аларның ничек үсеп җиткәннәрен күрми, сизми дә калдык.

Бервакыт әтисе белән кичен клуб каршына «ция»дән килеп төштек. Безгә әйтәләр: «Концерт бара, кереп караң, кызыгыз җырлый”, - дип. Керсәк, кызыбыз сәхнәдән төшеп, халык арасында Алла Пугачева булып җырлый икән. Исебез китте, без аның җырлаганын ишетмәгән дә идек. Иртән эшкә килгәч, хатыннар әйтәләр: “Бу кызыгызны берәр җиргә укырга җибәрегез, шундый сәләт югалмасын”, - дип. Марат абыйларына рәхмәт, ул нотаны өйрәткән икән. Авылда бит музыка мәктәбе юк.

Укуны тәмамлагач, сыйныфташ кызлары укырга керергә җыеналар, ә  минем кызның исе дә китми – өй эшләрен башкарып, штакетниклар аклап, келәмнәр юып йөри. Мин: “Кызым, син укырга керергә уйлыйсыңмы, юкмы?”- дип сорыйм. Ул: “Инәкәү, өлгерермен әле”, - ди. Баксаң исә, Хәмит бабасын  көткән булган. Хәмит бабасы Алишин Казанда яши иде, ул аны Казанга музыка училищесына укырга урнаштырам, дигән. Бер көнне Хәмит бабасы килеп керде. “Мин Казанга кызыгызны алып китәм”, - ди. Әтисе ишегалдында эшләнеп йөри. Ул: “Юк, кызымны еракка җибәрмим”, - ди. Ахырда әтисе риза булды. Абыем документларын алып китте. Бер атнадан телеграмма килеп төште. Бернәрсәгә карамыйча, энемне алып өчебез киттек. Барып керсәк, Хәнисә җиңгием белән абыемның ничек масайганнарын күрсәгез иде! “Себер сандугачы килгән икән!” – диләр. Кызлары Әнисә татар теленнән булышты. Шулай итеп бер атнада имтиханнарны “4” һәм “5”легә биреп, шатланып кайтырга вакыт җитеп тә куйды.

Хәнисә җиңгием ул вакыт фәннәр эшен яза, бушамаган арада килүебезгә ашлар пешереп куя. Хәмит абыем Уфада муллалыккка укый иде. Шулай итеп бер кечкенә бүлмәгә сыйдырып, бер атна кунак иттеләр. Бик зур рәхмәтле мин аларга. Аннары кызым укып киткәч тә, бабасы укуын тикшереп, сорашып торды. Беренче вакыт үзләрендә яшәттеләр. Тулай торакка күчеп киткәч тә, булыштылар. Исән-сау гына яшәсеннәр, мең-мең рәхмәтле без аларга.

Елына ике мәртәбә генә кайта иде, мин сагынып еш елый идем. Кызым кайтса, өйдә бер зур бәйрәм була, әтием-әнием, әтисенең әнисе, туганнар киләләр. Төннәр буе сөйләшеп чыгабыз. Ул яңа татар җырлары алып килә, аларны тыңлыйбыз. Өйдә озак та булмый, концертлар белән чыгып китә, яки авыллар буйлап әби-бабайлардан фольклор җыя. Җәен килсә, урманда «ция»сен, гөмбәсен дә җыеп өлгерә.

Луиза каникулдан китеп барса, әбиләре күчтәнәчләрен тотып килеп җитәләр. Шулай елашып озатабыз. Унбер ел укып Төмәнгә кайтты. Кияүгә чыгып университетта укытты. Кызы туып өйдә утырганда да тик утыра алмады, диссертация язып, филология фәннәре кандидаты исемен яулады. Аннары җырлар дискын чыгарды, аны шатланып сатарга булыштым. Хәзер инде китабы дөнья күрде, ничек шатланмыйсың. Рәхмәт кызыма, шундый тырышлыгына, түземлелегенә!  Беләм, уңай түгел зур эшләр башкару, тырышлыгы белән шул дәрәҗәгә җитеште, Аллага шөкер. Аңа зур уңышлар телибез. Теләгән теләкләренә ирешергә язсын.

Галиябану НАСЫЙБУЛЛИНА,
Төмән районы, Каскара авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836