#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Наиләбезгә уңышлар телибез

последние и лучшие новости искусства в мире

48-3Вакыт шундый тиз үтә ки, Айдановлар гаиләсендә беренче кызлары - Наилә туганга да 60 ел булган икән. Бу эшчән, тату гаиләдә Наиләдән соң тагын 5 егет һәм ике кыз дөньяга килә. Яшь олыгая барган саен кеше үткән тормышы турында уйлана, нәтиҗәләр ясый, үзенә: “Нәрсәгә ирештем? Якыннарым өчен ниләр эшләдем?” - дигән кебек сораулар бирә башлый.

Наилә Фәрит кызы туган авылы – Өге мәктәбендә 1-8 сыйныфларда укыды. Ул укуга һәрвакыт зур җаваплылык белән карады, барлык чараларда теләп катнашты. Мәктәп бинасы кечкенә, тар гына коридорлы, ә кышларын биредә салкын була торган иде.

Алар классында укыган 14 укучы да тормышта үз юлларын табып, күпләре инде лаеклы ялда хәзер. Ә Рәхилә Абдулла кызы Ибраһимова белән Наилә Фәрит кызы Рәхимова бүгенге көндә Уват районындагы мәктәпләрдә укытучы хезмәтен дәвам итәләр. Наилә Фәрит кызы авыл мәктәбен тәмамлагач, урта белемне Тубыл шәһәренең 14 мәктәбендә ала. Аннары балачактан укытучы булырга хыялланган тырыш кыз Тубыл педагогия институтына укырга керә. Шул елларда Наилә өчен туганнары, күренекле укытучылар Роза Җәлил кызы белән Клим Солтан улы Садыйковлар бар яктан да үрнәк булып торалар. Педагогик практиканы да ул Роза Җәлил кызы җитәкчелегендә үтә һәм остазыннан булачак укытучы күп нәрсәгә өйрәнә, белем, тәҗрибә туплый. Институтны тәмамлагач, Наилә Фәрит кызы 4 ел Украина иленең Сумы өлкәсендәге мәктәптә эшли. Туган ягына кайткач, 22 ел Өге мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта, 19 ел җитәкче вазифасын башкара. Кечкенә милли мәктәп ул чакта бердәнбер мәдәният учагы булып тора, биредә төрле мәдәни чаралар, бәйрәмнәр, 1995 елда милли мәктәпләр өчен өлкә семинары уздырыла. Шул елларда укытучылар тарафыннан милли мәдәниятебезне кайтаруда зур эшләр башкарылды. Сабантуй бәйрәме зурлап үткәрелде, Әниләр көне, Өлкәннәр көне, Яңа ел, 9 Май кебек бәйрәмнәр истә калырлык итеп оештырыла иде. Ул көннәр Наилә Фәрит кызы өчен дә сиздермичә, бик тиз үтеп китәләр, ул чакта янында әнисе, тормыш иптәше, улы, сеңелләре, энеләре була. Ләкин, кызганычка каршы, дөньяда югалтуларсыз һич тә яшәп булмый шул. Наилә Фәрит кызын да ул сагалап торган булып чыга - 2001 елда озак авырганнан соң ире вафат була, 2008 елда фаҗигале рәвештә бердәнбер улы һәлак була. Шушы авыр кайгыны кичерергә янында әнисе, якыннары һәм улының ятим калган оныклары булуы гына ярдәм итә. 2005нче елда кечкенә мәктәпләр ябылып, Өге мәктәбе укучылары укуларын Горнослинкино урта мәктәбендә дәвам итәргә мәҗбүр булалар. Алар белән бергә Наилә Фәрит кызы да китә. Ул чакта аңа 49 яшь була. Шунда ул миңа: “Төньяк пенсия яшенә хәтле тагын 1 ел эшлим дә, аннары күз күрер”, - дигән иде. Шул көннән бирле 12 ел вакыт үтте, ә ул әле балалар янында. Мин Наилә белән бик еш очрашам, мәктәп хәлләре турында сорашам да, замана укытучысының эше, вакыты ничек тыгыз булганына, аларның үз вазифаларын намус белән тырышып башкарганнарына хәйран калам. Наилә Фәрит кызы һәм аның коллегасы Татьяна Николаевна Рогова җитәкчелегендә  укучылар бердәм дәүләт имтиханнарын яхшы бирәләр, район күләмендә оештырылган төрле бәйге-конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулыйлар, регионара фәнни конференцияләрдә катнашалар. Күптән түгел укучылары “Халыклар мәдәнияте” өлкә фестивалендә себер татарлары мәдәниятен тәкъдим итеп ике номинация буенча призлы урыннар яуладылар. Укучылары А.Никифорова, А.Кормашева, М.Слинкина Ишим шәһәрендә узган “Ачышлар юлында” фәнни-гамәли конференциясендә җиңүчеләр булдылар. “Укучыларыбыз тулы белем алу белән беррәттән яхшы тәрбия дә алырга тиешләр”, - ди Наилә Фәрит кызы. Ул әле туган якны өйрәнүгә дә зур әһәмият бирә. Укучылары белән сугыш елларында Өге, Горнослинкино авыллары халкының тормышы турында материаллар җыялар. Алар хәзер системага салынып, балаларның иншаларында, фәнни-тикшеренү эшләрендә чагылалар. Фидакарь хезмәте өчен Наилә Рәхимовага “Гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре” исеме бирелә һәм ул күптөрле Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә, Уват районы хакимияте башлыгы гранты - “БДИ (бердәм дәүләт имтиханы)–2010” бүләгенә лаек була. Ә 2013 елда “Ел укытучысы” конкурсында призлы урын ала. Тик Наилә Фәрит кызы өчен иң кыйммәтле бүләк, ул – укучыларының уңышлары. Быел аның 3 укучысы югары уку йортын тәмамлап, кулларына һөнәри таныклык алдылар. Ике укучысы Төмәндә аспирантурада укыйлар. Әйе, еллар үтә, оныклар да үсеп хәзер инде мәктәптә укыйлар, әбиләрен бик яраталар, анда еш кунакта булалар. Укучылары да үзләренең укытучыларын онытмыйлар, телефоннан шалтыратып хәлен белешеп торалар, бәйрәмнәрдә бүләкләр тотып өенә киләләр. Тормыш дәвам итә. Аның казанышлары һәм безнең кечкенә авылыбыздан шундый олы шәхес чыкканы белән без чын күңелдән горурланабыз. Наиләбезгә сәламәтлек, иминлек, иҗади уңышлар телибез.

Хәнифә РЯБИКОВА, Уват районы, Өге авылы.
(Рәүфә КАНГАЗИНА тәрҗемәсе). 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836