Материалы

Яшел күзле әнием

последние и лучшие новости искусства в мире

Син, әнием, минем өчен
Бу дөньяда бер генә.
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.

Тыңлап бишек моңнарыңны,
Елавым басылган бит.
Телем дә минем иң әүвәл
“Әннә” дип ачылган бит.

                                                     (Р.Миңнуллин )

Әнием, син минем өчен бу дөньяда иң матур, иң кирәкле кеше! Минем иң беренче әйткән сүзем “Инәү”,“Әни” һәм бу сүзне мин үз туган телемдә әйткәнмен, чөнки без гаиләдә гел татарча гына сөйләшәбез. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы миңа шатлык китерә.

Әнием - Азанова Эльмира Заһид кызы. Ул балалар бакчасында эшли. Эшендә әниемне бик яраталар һәм хөрмәт итәләр, чөнки ул бик тырыш, тыйнак, үз эшен намус белән үтәүче. Күңел җылысын үз баласына гына түгел, башка балалардан да жәлләми, алар да аны бик яраталар. Әнием миндә дә шундый сыйфатлар тәрбияләргә тырыша. Ул миңа дәресләремне эшләргә дә булыша, аңламаган сорауларыма да сабыр гына җавап таба, файдалы киңәшләрен бирә. Мин дә әниемә кулымнан килгәнчә булышырга, аны борчымаска тырышам.

Минем өчен әнием - дөньядагы иң матур кеше. Авыр чакларда мин әниемнең күзләренә карасам, бөтен булган борчуларым юкка чыга. Әниемнең күзләре яшел төстә: яшел талларга, яшел йомшак чирәмгә ошаган. Аның күзләре яшел җәйне хәтерләтә, шул күзләргә карасам, миңа бик җылы һәм рәхәт булып китә.

Әнием, нинди зур бәхет синең яныңда шулай рәхәтләнеп яшәү! Сиңа иң изге теләкләремне генә телим!

Лениза АЗАНОВА, Тубыл шәһәренең 15 мәктәбе укучысы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума