Материалы

Ай янында якты йолдыз

последние и лучшие новости искусства в мире

«Яңарыш»ның берничә санында Юрмы авылында яшәүче Хәят апа Зәйнетдинованың истәлекләрен укыдым. Бу бит минем Айнихәят апам. Кече Уват авылында туып-үскән һәм кайчандыр, белмим, миңа ничә яшьләр булгандыр, әтиемнең армиядән алып кайткан фанер чемоданын тотып укырга чыгып киткән Хәят апам...

Кемнәр кулында гына булмады икән шул чемодан?!

Исемдә калганнары – Хөсәйбә апам, аннары Хәят апамның бертуган сеңлесе Венера апам да шул ук чемоданны күтәреп укырга киткәннәр иде. Авыр еллар иде шул. Шәһәргә укырга китүчеләрне бармак белән гына санарлык.

Мин белгәндә әниләре Атия әби ялгыз иде. Авылдашлары, туганнары ярдәме белән салынган җыйнак кына кечкенә өйдә яшиләр иде. Белмим, түбәсе нәрсә белән ябылган булгандыр. Венера апам өй чормасында балчыктан ясалган уенчыклар саклый иде. Безне ияртеп алып кайта да, шул уенчыкларны алып күрсәтә башлый. “Күлмәк итәкләрегезне тотып торыгыз, мин хәзер сезгә төшерәм аларны”, - ди.

Хәтеремдә, минем күлмәк итәгенә балчыктан ясалган уенчык мич килеп төшә. Ләкин күлмәк итәге ертыла, җиргә килеп төшкән мич тә ватыла. “Инде өйгә ничек кайтып күренермен?” – дип куркып елаганым да истә калган. “Елама, нәнәү, күлмәгеңне яматырсың хәзергә, зурайгач, яхшы күлмәк тә киярсең. Ә мин сиңа яңадан мич ясап бирермен”, - дип юата апа. Каршы сүз әйтү юк. Бик ярата идем мин аларны.

Айнихәят апа, Роза Шамратова декрет ялына чыккач, икенче класста безне укытырга авылга кайтты. Ак якалы, түше чигелгән кара күлмәктән, озын кара чәчләрен матур итеп үреп төшергән була иде ул. Һәр хәрәкәтен карап, сокланып, аңа охшарга тырышып утыра идек.

Хыялдагыча мин дә укытучы булдым. Без аның белән ел саен август конференцияләрендә очраша идек. Тормыш иптәше белән бергә булгангамы, янына барып сөйләшергә, сорашырга ояла идем. Безнең буын кешеләре өчен укытучы – иң изге, буй җитмәслек кеше иде бит.

55 ел бергә гомер иткән акыллы, сабыр, тыйнак тормыш иптәшен югалтуын бигрәкләр дә авыр кичергән Хәят апа.

Ай янында якты йолдыз булган ич ул. Ай бер генә. Такташ әйтмешли, ай – ялгыз ул.

Тик һәркемнең үз ае бар. Һәркемнең күңел күгендә үз ае йөзә...

Белмим, хәтерләрсезме икән, Хәят апа, мине. Мин Гөлсәхирә апаң, Салих абыең кызы Галия сеңлең Кузакбирдиева булам.

Иң изге теләкләр белән сезнең укучыгыз Галия АБНАЗЫРОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума