Материалы

Аналарда бөтен сабырлык

последние и лучшие новости искусства в мире

“Җәннәт аналарның аяк астында” диелә Коръәндә. Бу чыннан да шулай бит. Хатын-кызга зур бурыч йөкләнгән – ул балаларга тормыш бүләк итә, алар үсеп җитеп, үз көннәрен күрерлек булганчы, ана никадәр йокысыз төннәр, төрле авырлыклар кичерә. Шуңа күрә шәригать буенча да аналарның хакы зур. Аларның күңелләрен рәнҗетмик, алар кыерсытуларны тоймасыннар. Ә инде кеше тәрбиясенә мохтаҗ булганнарына тиешле тәрбия күрсәтеп, бәхиллеген алырга кирәк. Минем 86 еллык гомеремнең 70 елы Казанлы авылында үткәч, ихтирамга лаек авылдашларымның берничәсен мисал итәм.

Дәһшәтле Ватан сугышы һәм аннан соңгы авыр елларда, бөтен авырлыкны үз җилкәләрендә күтәргән олы яшьтәге аналар бирештеләр, күбесе аяктан егылды.

Әнүзә апа Гайнетдинованың олы улы Якуб сугышта үлде, янында кечкенәләре генә калды. Кече улы Госманның укуга теләге булмады, ул 8 яшеннән үк колхозда ат белән эшләде. Әнисе авыргач, йортка хуҗабикә кирәк иде, ул Яңа Казанлыдан бик чибәр, уңган кыз Мәсхүдәгә өйләнде.

Госман фермада атлар карады, Мәсхүдә исә сыерлар сауды. Тырыш, тату гаиләдә ике егет, 3 кыз дөньяга килде. Һәнүзә апа җиде ел урын өстендә булды. Мәсхүдә каенанасын тәрбияләп, ризалыгын алып калды. Ул изгелеге дөньяда үзенә кайтты – ул авырганда балалары, киленнәре авырсынчыйча карадылар. Шифаханәдә дә дәваладылар, бик кыйммәтле дарулар да таптылар. Ләкин әҗәлгә дару юк икән.

Олы яшьтәге Миңнеруй апа Минвәлиева гел ат белән эшләде. Ул да аяксыз калды, кызы Рәшидә тәрбиясендә яшәде. Берәр җиргә барырга кирәк булса, ул әнисен кечкенә чана белән тартып алып бара иде. Хәзер Рәшидә бәхетле әни һәм әби.

Математика укытучысы Асия Гайнановага да җиңел булмады – каенанасы паралич булып, унҗиде ел телсез, аяксыз булып ятты. Баштагы елларда үзе генә карады, соңыннан иренең туганнары чиратлап карадылар.

Сания Вафинага да тормыш җиңел бирелмәде: үзләре белән каенанасы Разыя апа, ә үз өендә әнисе Халисә апа ята иде. Сания эштән кайтышлый, трактор әрҗәсеннән сикереп төшеп, әнисенең хәлен белеп, ярдәм итеп чыга, аннан балалары, каенанасын карарга йөгерә. Хәзер үзләре – тормыш иптәше Тимергали белән бәхетле гомер кичерәләр.

Сугыштан I группа инвалиды булып кайткан Рәхимҗан Шаһидуллин кеше ярдәменә мохтаҗ иде, хатыны Хафизә апа (мәрхүм) аны 17 ел карады. Төненә берничә тапкыр икенче ягына әйләндерергә кирәк була, абый гәүдәгә тулы, авыр иде, кызлары Равизә, Разыя, улы Салихҗан да булыштылар, Равизә үзе дә күптән лаеклы ялда. Ләкин тыныч ялы юк – ире инде өченче ел йөри алмый, бер дә сыкранмыйча аны тәрбияли.

Андый мисаллар бик күп. Авыр елларда да бер әбине рәнҗетмәделәр, ачлы-туклы яшәсәләр дә, беркем баласын балалар йортына бирмәде.

Фамилиядәш Бикмуллиннар – Герой-аналар Миңнебанат апа һәм Шәмсевәлия апа икесе дә унар бала үстерделәр. Балаларын кечкенәдән эшкә өйрәтеп тәртипле итеп үстерделәр. Алар инде үзләре бакыйда, алган тәрбияләре бәрабәләренә балалары олыны - олы, кечене – кече итеп яшиләр. Бер эштән дә курыкмыйлар.

Менә шундый ихтирамга лаек кешеләр яшәде һәм яшиләр безнең Казанлыда. Алар бик күп, барысы турында да язып булмый. Өлкәннәр мисалында бала-оныклары да шулай мәрхәмәтле, шәфкатьле булсыннар иде.

Хөрмәтле Аналар! Сезне Әниләр көне белән тәбрик итәм, алдагы көнегездә бәхет, сәламәтлек, сабырлык, чыдамлык теләп

Нәркәс НӘБИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума