#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Минем әнием – күз нурым

последние и лучшие новости искусства в мире

48-2Минем өчен иң кадерле кеше - әнием. Аның исеме - Алсу Уразумбетова. Шатлыкта да, авыр чакларда да мин әнием турында уйлыйм, аннан киңәшләр сорыйм. Әнием Шыкча мәктәбен “5” билгеләренә генә тәмамлап, Төмән шәhәрендә югары уку йортында экономист белгечлеген ала hәм күп еллар туган якларында үз hөнәре буенча эшли. Минем әнием шундый сөйкемле, гел безгә булышучы. Әнисез өйнең яме, нуры да юк. Җылы өйдә каршы алмаса, миңа бик күңелсез. Әни безнең өчен яши. Кеше арасында ким-хур булмасыннар дип тырыша. Нинди генә кыенлыклар килсә дә, сиздерми. Безне тырыш, гадел булырга өйрәтә. Әнием минем өчен гел үрнәк булып тора, чөнки ул сабыр, эшчән, кешеләр белән аралашучан, кунакчыл, олы җанлы.

Әнием татар халык ашларын бик оста пешерә. Аннан да тәмле пешерүче бармы икән?! Бу дөньяда иң әйбәт, иң акыллы, иң матур, иң сабыр кеше кем ул? - дигән сорауга мин бер дә икеләнмичә: “Ул - минем әнием!” - дип әйтер идем.

Рәхмәт, әни, сиңа барсы өчен. Җил-яңгыр тидерми безне саклап үстергәнең өчен.

Рузалия Уразумбетова, 5 нче сыйныф укучысы.

* * *

48-4Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием кадерлеләрдән дә кадерле. Минем әниемнең исеме Гөлназ. Ул Төмән университетын тәмамлап, Эш белән тәэмин итү үзәгендә төп белгеч булып эшли. Әнием кечкенә вакытта Башкортостанда яшәгән hәм 8 нче сыйныфта Шыкча мәктәбенә күчеп килгән. Ул гел “5”ле билгеләренә укыган, шуның өчен безне дә тырышып укырга өнди. Әнием минем киңәшчем hәм дустым да. Авыр вакытларда без hәрвакыт әниләр белән киңәшәбез hәм серләшәбез. Ял көннәрендә без аның белән тортлар hәм төрле тәмле ризыклар пешерергә яратабыз. Ул безне кешеләргә ярдәмчел, кешелекле, юмарт булырга өйрәтә. Мин бик бәхетле, чөнки минем әнием иң матур, сөйкемле. Мин әниемне бик яратам! Озын гомер сиңа, әнием!

Лиана Сабирова, 5 нче сыйныф укучысы.

* * *

Минем әниемнең исеме Ләйлә. Аңа 33 яшь. Ул - эшкуар. Җир йөзендәге әниләрдән иң матуры, иң ягымлы булган кеше – ул минем әнием. Аның күзләре күмер кебек кап-кара, кашлары сызылып тора. Чәчләре бик озын булмаса да, ул аларны матур итеп жыеп куя. Әниемне бик яратам, чөнки минем өчен аннан да кадерлерәк кеше юк. Әнием ашарга бик оста пешерә. Дөньяда аның ризыгыннан да тәмлесе юктыр. Мин начарлык эшләп куйсам да, ул мине шулай ук ярата. Әни шатлыкларымны да, борчуларымны да белеп тора. Уңышларым булса, әниемнең йөзе шатлыктан балкый. Ә авырсам, ул минем янымнан китми, дәвалый. Мин тырышып укыйм һәм аңа ярдәм итәм: өй җыештырам, гөлләргә су сибәм, савыт-саба, идән юам. Минем яхшы укуым, тәртипле булуым - әнигә зур бүләк.

Без әти белән әнинең канат астында өчәү үсәбез. Әнинең һәммәбезгә дә күңел назы житәрлек. Арыса да, арыдым димәс, өстебез бөтен булсын дип барысын да эшләр. Бер баланы үстерәсе дә җиңел түгел, ә өчебезне аякка бастыру – батырлыкка тиң.

Әнием – дөньяда иң кадерле, якын кешем. Мин аны яратып, иркәләп торырмын. Мин аңа тормышта таяныч булырмын.

Сабина Әфлитунова, 6 нчы сыйныф укучысы.

* * *

48-3Минем әниемнең исеме Гөлнара. Ул балалар бакчасында пешекче булып, үз эшен белеп, яратып эшли.

Әни берәр җиргә китсә дә, син аңа сагынасың. Кайтып керүгә, син аны кочаклыйсың. Ул безне кичен назлап йоклата, ә иртән «кызым» диеп сөеп уята. Ярый әле, әнием, янәшәмдә син бар! Көннәрем син булганга аяз, төннәрем ай-йолдызлы якты. Салкыннарда күңел җылыңны биреп җылытасың, безнең өчен ял димисең, һәрвакыт хезмәт итәсең. Син безне кешеләргә карата шәфкатьле, ягымлы булырга, һәркемгә ярдәм кулын сузарга әзер торырлык иттереп үстерергә тырышасың. Рәхмәт, әнием, барысы өчен дә зур рәхмәт!

Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы, моңлы җырлары безгә шатлык китерә. «Әнием» дип эндәшү генә аз әле әниләргә. Күбрәк булышырга, йорт эшләрендә кул арасына керергә кирәк. Әнием мине бик ярата. Мин дә әниемне бик-бик яратам. Без аңа исәнлек-саулык, сәламәтлек, шатлык-куанычлар hәм бәхет телибез.

Илзидә Калбаева, 6 нчы сыйныф укучысы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836