#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Өркелмәгән кошлар иле

последние и лучшие новости искусства в мире

(Шәйхи Маннурга бер гасырдан соң өркелмәгән кошлар иленнән сәлам хаты)

Төмәннән Тубыл каласына хәзер тимер юл белән дә, автобус белән дә бик тиз җитеп була. Йөз ел элек бер атна сәяхәт кыла торган юлны, бүген дүрт сәгатьтә йөреп кайтабыз. Үткән елны Тубыл районында зур лайнерларны кабул итә торган «Ремезов» исемле өр–яңа аэропорт төзелеп бетте. Хәзер инде, нәкъ менә шул Тубыл–Вагай юлы уртасыннан зур самолетлар күтәрелеп чыгалар да, үзләреннән соң ап-ак юллар калдырып, горизонтка китеп югалалар.

Хәзерге заманда Тубыл каласы – Вагай–Тугыз арасы да ике ярым сәгатьлек юл. Авылда ат җигеп йөрүчеләрдән бер генә кеше калды, ул да булса «киң күкрәкле, тимер бәдәнле» Сафуан абый Зарипов. Авылда нинди генә техника белән йөрмиләр: мотоцикллар, квадроцикллар, болотоходлар (сазда йөрү өчен җирле Кулибиннарның куллары белән ясалган зур тәгәрмәчле техника, калган автодром турында сөйләп дә бетергесез.

Тугызда элек олыс үзәге булган (Ш.Маннур. Тат. «Агымсуларга карап»/, Казан, 1974.-300 бит), бүгенге көндә дә авыл совете бинасы бар. Стенадагы Ленин рәсемен алыштырганнар, хәзер анда кепкасыз егет «вәт, сеңелкәш, күрәмсең, Ленин белән Шәйхидан соң дөньялар ничек үзгәрде», - дигән сыман, туп–туры күземә карап, елмаеп утыра.

Үзем клуб хезмәткәре булганга күрә, «Өркелмәгән кошлар иленнән» 1924 елда Тугызда сүтелгән мәчет бүрәнәләреннән беренче клуб «укмаштырылганын» укып шатландым. Инде, Алла язса, авыл мәдәниятенең йөз еллыгын зурлап 2024 елга уздырырга әзерләнәбез.

Хәзер «өч аяклы казан белән учак каршында аш пешерү»ләр (Ш.Маннур. «Агымсуларга карап»/, Казан: 1974.-304 бит) беткән, авылда күпләре заманча яшиләр, берсеннән берсе яхшы–яхшы йортлар салына, торак шартлары да шәһәрчә.

Ә икмәк мичләре һаман да тышта! «Кыш көне ишегалдында пешергән ипи»дән дә (Ш.Маннур. «Агымсуларга карап»/, Казан: 1974.-304 бит),) тәмле нәрсә бар микән?! Шул ук Җүкавылның (Югавыл) бер очында пешкән ипи исләре Өчөйлегә кадәр тарала.

Аучылык һәм балыкчылык белән шөгыльләнү йөз ел эчендә бер дә үзгәрмәгән, әле дә булса иң яраткан эшләре булып санала. «Хисапсыз вак күлләрдән җәен-кышын балык тарту» (Ш.Маннур. «Агымсуларга карап»/, Казан: 1974.-307 бит) әле дә төп кәсепләреннән берсе булып тора. Төз атучы мәргәннәр дә шулай ук «өй борынча». Мәргән Корман бабай турында авылдашлары онытмаган, оныклары да аның турында һаман әкияттәй кызык-мызыклар сөйлиләр. Күрәсең, теге вакытта да юкка гына башын ватып уйланмаган Казаннан килгән «ызбач» Шәйхи Маннур, чынмы, әллә ялганмы миңа сөйләгәннәре дип. Аюга ауга берүзе йөри торган «дуамал» башлар әле дә бездә бетмәгән. Аюга йөргән аучылар турында кызыклы мәзәкләр хәзер дә йөри. Менә берсен генә булса да сезгә дә сөйләп китим.

Сезгә ялган, безгә чын! Аюның өне янына килгәч: «вау!» да «вау!» - бертуктамый аучының этләре өрә башлагач (Тукайча), ә тәрбия күрмәгән, мәдрәсәгә йөрмәгән надан аю никтер аучыга сәлам бирергә ашыкмагач, аучы үзе исәнлек–саулык сорап өненә кереп чыкмакчы булган. Бичара аю хәзрәтнең мондый холыкка тың исе киткән, күрәсең. Ул өненнән чыгып, качарга мәҗбүр булган. Әмма, бәхеткәме, әллә киресенчә, зур бәхетсезлеккәме, аю белән аучы нәкъ «ишектә» маңгайга-маңгай очрашалар... Бу хәл нинди генә караңгы төндә аучының исенә төшмәсә дә, тирә–як кинәт яктырып китә, имеш. Бу искиткеч гаҗәеп яктыны аучы гына түгел, янында булганнары да хәтта күрәләр, диләр. Ышансаң, ышан, ышанмасаң, юк, анысы үз карамагында.

«Ау чире» малайларга кечкенәдән ук йога. Мылтыкка көче җиткән һәр бала «озан»га йөри башлый. Менә шулай беркөнне киткән ди, таң белән ауга кемнеңдер малае. Утыра икән көтүдә малай, әзме, күпме утыргач, берәм–берәм көртлектән озаннар чыга башлаганнар. Карны ерып чыгалар да, дип сөйли икән малай аудан кайткач, каенга кунып, бөре чүплиләр. Үзе дә ашарга яраткан тәүфыйклы малай, төн буе көрттә яткан ач озаннарның туйганчы ашап алуларын көтеп утыра икән. Озак көтеп утырган, ди, малай, ә озаннар ашап туйгач, очканнар да киткәннәр. Тимерне кызуында сугу кирәклеген шунда белеп кайткан, ди, малай. Менә шундый хәлләр безнең якта.

«Өркелмәгән кошлар иле»н укыгач, безнең якта йөз ел элек нинди вакыйгалар булганын үз күзе белән күргән кешенең әсәре аша укып куандым. Бик күп таныш исемнәр, үз колагым белән әбиемнән, әтиемнән ишеткән кызык хәлләрне укып елмаям. Кечкенә генә булса да, бу хикәядә бик күп исемнәр бар, шул мәлнең вакыйгалары турында хикәядән чыгып язарга да язарга...

Безнең Тугыз авылында бер генә дә экземпляры юк бу китапның. Бәхетемә Ләбиб Лерон, Фәүзия Бәйрәмова һәм башка язучылар белән бергә Омск шәһәрендә төбәкчеләр форумында танышып, сөйләшеп алгач, Ләбиб Лерон миңа олы башын кече итеп, 1974 елда басылып чыккан Шәйхи Маннурның «Агымсуларга карап» исемле автобиографик китабын почта аша җибәрде. Язучы бу әсәрдә Һади Такташ, Мәҗит Гафури, Муса Җәлил белән очрашканнарын яза. Ялган әйтүем түгел, ике кат укып чыктым, аерым дәфтәргә канатлы сүзләрне, әйтем–мәкальләрне, татар халык йолаларын, гореф– гадәтләрен, балалар уеннарын күчереп алдым.

Шушы хәзинәне башкаларга да тәкъдим итәм, рәхәтленеп кулланыгыз!

Зөлхәйдә СӘЙДУЛЛИНА,
Вагай районы, Тугыз авылы

Р.S. Татар телебезнең байлыгы чагылдырылган бу бай материал калын китап булырлык итеп тупланган. Газета битләрендә биреп бетерү мөмкин түгел. Бәлки, китап буларак та дөнья күрер. Әлегә без аның башын бирергә булдык. Җәя эчләрендә җыючы аңлатмалары.

Редакция

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836