Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Аромашта

последние и лучшие новости искусства в мире

10-7Өлкә татар мәдәнияте көннәре Аромаш районы, Новопетрово авылы клубында Яңавыл, Үткәрмә, Көсәйкүл, Чумык авылларының үзешчән артистлары һәм укучылар катнашында узды. Бәйрәмчә бизәлгән сәхнәдән алып баручы өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Тимергали Мирасовка, район милли- мәдәни автономиясенең рәисе Саинә Шәрәфетдиновага сүз бирде.

Новопетрово авыл клубында чыгыш ясаучылар арасында 2 нче дәрәҗәдәге диплом белән - Азат Сабитов (Көсәйкүл), Хәлилә Дәүләтшина (Чумык), Мөслимә Степанишина (Яңавыл), ”Дуслык”ансамбле (Чумык); 3 нче дәрәҗәдәге дипломнар белән - ”Шатлык”, “Чишмә” ансамбльләре, Динар Гобәйдуллин (Көсәйкүл) бүләкләнделәр.

Бу чараларда авылларның клуб хезмәткәрләре һәм китапханәчеләр дә актив булдылар, яңа талантларга да дипломнар тапшырдылар: А.Мамадеева, С.Гыйззәтуллина (Новопетрово), Д.Вәлиева, А.Гыйләҗиев (Көсәйкүл). 10-11Нәфис сүз осталары, җырчылары, егетләр бию ансамблен алып килгән Көсәйкүл мәктәбе (җитәкчесе Г.Р.Тимеркаева) мактау сүзләренә лаек булды.

Бу авылларда яшәүче якташларыбыз өчен татар мәдәнияте көннәрендә ”Яңарыш” өлкә газетасының 25 еллык юбилее уңаеннан очрашулар оештыру да шатлыклы мизгел булып хәтерләрендә калыр. Күп еллар газета белән тыгыз элемтәдә булган, “Яңарыш”ны яздырмыйча калмаган милләт җанлы якташларыбызга рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырдык. Чумык авылында яшәүче дусларыбыз - Сәгыйр Ярметов, Фәүзия Әбүбакирова, Хәлилә Дәүләтшина; Көсәйкүл авылыннан - Нурилә Фәтхуллина, Сәрвәр Якупова, Гөлкәй Даутова, Венера Абдрахманова, Хаҗилә Динмөхәммәтова, Резеда Динмөхәммәтова, Мәкмүсә Сәфиева, Галия Айбатова, Альбина Касимова, Зәмфирә Сәфиева, Зәмфирә Әхмәдиева, Сания Тимеркаева, Сания Гобәйдуллина, Сания Сәйфетдиновалар. 10-10Аларның саны елдан-ел артыр дип ышанып калабыз. Ерак татар авылларында яшәгән якташларыбыздан “Яңарыш” турында җылы котлау-теләкләрен, фикерләрен ишетү дә күңелләребезне күтәрде. Фәүзия апа Әбүбакирова, Хәлилә Дәүләтшиналар: ”Кызыклы, актуаль, файдалы темаларны яктыртасыз. Газета хезмәткәрләренә уңышлар телибез, бердән-бер татар газетабыз озын гомерле булсын,” - диделәр. Авыл халкы өчен тагын бер күчтәнәч - Аслана авыл клубының “Тамаша” халык фольклор-этнографик ансамбле һәм “Нур”төркеменең чыгышлары булды. Җырлы-биюле, шаян сүзле талантларны авыл халкы алкышлар белән каршы алды. Күренекле җырчы Җәмилә Рәхимова башкаруындагы җырларны тамашачылар бергә кушылып җырладылар. Моңлы татар җырлары тыңлап, аралашып халкыбыз күңелле ял итте.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836