Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тубыл шәһәрендә

последние и лучшие новости искусства в мире

10-226 нчы февраль көнне Тубыл шәһәренең себер татар мәдәният үзәгендә шәһәр һәм район күләмендә бәйге узды.

Халык һәм эстрада җырлары, дәртле биюләре белән укучылар һәм үзешчән артистлар чыгыш ясадылар, сәнгать осталары тамашачылар игътибарына кул эшләрен тәкъдим иттеләр. Санникова, Лайтамак, Ирек авыллары, шәһәр һәм район мәдәният бүлеге артистлары чыгышыннан соң абруйлы жюри әгъзалары конкурсантларның һәрбер чыгышларына бәя биреп, Гала–концертка үтүчеләрне билгеләделәр. Җәмилә Мирасова: ”Тавыш көче, моңлылыгы, диапазоны, җырчыларның үзләрен тотышлары - барысы да исәпкә алына.

Быел да шәһәрнең 15 нче мәктәп укучылары шатландырды. ”Сүзге ”ансамбле (җитәкчеләре Н.Хәкимова); 10-13себер татар мәдәният үзәгеннән - Х.Хучашев, А.Баганаева, М.Кәримова, “Себер нурлары”, “Ләйсән” ансамбльләре (җитәкчеләре Д.Абсәләмова); район мәдәният бүлегеннән - Г.Шәмсетдинова, З.Янгулов; Ирек авылыннан - “Туган тел” ансамбле (А.Зияутдинова) призлы урыннар яуладылар. Һәр катнашучы дипломнар белән бүләкләнде”, - дип сөйләде. “Илһам” бию ансамбле (Г.Шәмсетдинова) “Түгәрәк уен” фестивалендә катнашырга сайланды. Бу чаралар җыр сәнгатенә гашыйк якташларыбыз саны арта баруын күрсәтте. Кул осталары рәтендә балчыктан сыннар әвәләүче - Нурия Маметова, милли читекләр тегүче - Шәйдулла Хәмидуллин булдылар.

Әлеге чарага мәдәниятебезне хөрмәт иткән, туган телебезне онытмаган якташларыбыз җыелганы безгә 10-4“Яңарыш”ның дуслары, ярдәмчеләренә Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырырга мөмкинлек бирде. Үзәк сәхнәсеннән газетаның 25 еллык юбилее уңаеннан - Рәшидә Бакиева, Галия Абайдуллина, Фәүрия Шәрипова, М.Шәрипов, Роза Яхина, Сөнгать Бекенин, Нурия Вафеева, Равилә Кутумова, Сәет Хисмәтуллинга үзебезнең игътибарыбыз, хөрмәтебезне белдердек. Иң өлкән хәбәрчебез, 93 яшьлек ветеран укытучы, шагыйрә Рәйханә апа Алимовага Рәхмәт хатын, бүләкләребезне өенә алып барып тапшырдык. “Яңарыш» укучылары белән очрашулар, алардан яхшы сүзләр ишетү күңелләребезне күтәреп, тагы да илһамланып эшләргә рухи азык бирде.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836