#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Шатлыклы вә моңсу очрашу

последние и лучшие новости искусства в мире

40-2Алтын көз. Һавада ник бер болыт кисәге күренсен. Машинабыз  трассадан борылып, Тубыл районы, Уба авылына керде. “Яңарыш” өлкә татар газетасын оештыручы, беренче мөхәррире Азат Гыйззәт улы Сәгыйтовның туган авылы тын гына утыра. Төзек, мәһабәт авыл йортлары кызыл, сары, зәңгәр чәчәкләргә күмелгән, әйтерсең, җәй ае. Менә пенсионер Бибинур Хәкимулла кызы Сәйфетдинованың йорты янына туктадык. Безне шат йөз белән өч әби каршы алды, түргә дәште. Табын алдында чәйләр эчеп авыл хәлләрен сораштык, үзләре белән якыннан таныштык.

- Убада туып үстем. Яшь чагымда фермада сыер савучы булдым. Аннан Сәет авылы егетенә кияүгә чыгып, анда 9 ел яшәдем. Убага кайткач, пенсиягә чыкканчы кирпеч заводында эшләдем. 50 яшемнән, сәламәтлегем начарлану сәбәпле, инвалидлык группасын бирделәр. Тормыш иптәшем белән ике бала тәрбияләдек. Ирем Әхмәтнең  вафат булуына 23 ел тулды. Әтием белән абыем Бөек Ватан сугышыннан кайтмадылар. Әни ялгызы өч баланы тәрбияләп үстергән, каенатасы безнең белән бергә яшәгән, аны да караган. Бик авыр тормыш белән яшәдек, хәзерге буынга боларны кичерергә язмасын. Дөньялар тыныч торсын, сугышлар булмасын. Азат Гыйззәт улы белән күршеләр идек, аның да әтисе сугыштан кайтмады. Ул грамоталы егет иде, аннан анысын-монысын сорыйбыз, ул җентекләп аңлата, хәйран калып тыңлыйбыз, тату яшәдек. Азатның якын дусты Абдул Юмашев бар иде, икесен аерырлык түгел, гел бергә йөрделәр. Абдул Джамбулда торды. Азат беркемгә авыр сүз әйтмәде, ачык, гадел, тәрбияле, кешелекле шәхес иде. Соңгы елларда да авылга кайтса, безгә кереп исәнләшеп, хәл сорашып чыга иде, - дип сөйләде Разия Хәкимулла кызы Юмалетдинова.

- Мин дә Убаныкы. Байкал шифаханәсендә 9 ел “сестра-хозяйка” вазифасын үтәдем, шуннан пенсиягә чыктым. III группа инвалидлык бирделәр.15 ел буе юлда төрлесен сатарга туры килде. Кышын салкыннарда самоварга ягып чәй кайнатасың, ашарга пешерәсең. Тормыш иптәшем Хәмит Нуретдин улы: “Йөрмә азапланып, утыр өйдә генә”, - дип орыша. Мин самоварны тотып тагын юлга чыгам. 90нчы еллар - авыр заманнар, нишләтәсең, гаилә булгач, ничектер акча табарга  туры килде. Хәмит белән ике малай, бер кыз тәрбияләп үстердек. Тормыш иптәшемнең үлүенә өч ел тулды.

Азат Сәгыйтов намуслы, бик яхшы кеше иде. Байкалда эшләгән еллары истә калган. Балаларны бик яратты, кешене һичкайчан аермады, тигез күрде. Бер-ике җылы сүз әйтеп булса да, шатландыра иде, - дип сөйләде Нурбанәт Габдулла кызы Сәйфетдинова.

Шушы очрашу шатлыклы да, бер үк вакытта моңсу да булды. Азат абый турында  хатирәләр яңарды, аны тагын кабат юксындык.

Азат Гыйззәт улының авылдашларын күрү куанычы белән юлга кузгалдык. Шушы әбиләр - сугыш еллары балаларын Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән аермасын, һәр яңа туачак көннәре шатлык, бәхет алып килсен дигән теләктә калдык.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836