#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Түбән егәнледә дә тормыш кайный

последние и лучшие новости искусства в мире

40-3Рәсемдә: Заводоуковск районындагы бердәнбер татар Түбән Егәнле авылы өлкәннәре. Аларны без Мәрьям Хәйрулла кызы белән Мөхәммәтвәли Ярмәгъмәт улы Мөхәммәтшиннар гаиләсе уздырган Корбан ашында рәсемгә төшереп алдык. Кызганычка каршы, авылда мәчет юк, моңа карамастан, авыл халкы ислам дине йолаларын төгәл үтәп, ата-бабалардан килгән гореф-гадәтләрне саклап яши. Биредә, әлбәттә, мулла вазифасын башкаручы Миннегали Калимуллин белән Хәмитулла Ибләминовның рольләре зур. Бүгенге көндә бу авылда 200гә якын кеше исәпләнә.

Ике кибет, медпункт, клуб, китапханә эшли. Мәктәп булмау сәбәпле, укучыларны көн саен 18 чакрымдагы Новолыбаево урта мәктәбенә махсус автобус йөртә. Халык күпме авыл хакимиятенә мөрәҗәгать итсә дә, авылда балалар бакчасы булдырылмаган, хәтта сабыйларны Новолыбаево авылы балалар бакчасына йөртү дә оештырылмаган. Көн саен 29 баланы әти-әниләргә үзләренә йөртергә туры килгәнгә күрә, мөмкинлекләре булмаганнарның балалары өйдә генә утыралар. Авылда эш юк, шул сәбәпле, яшьләрнең күбесе шәһәргә китеп яшәргә мәҗбүр булалар, ә авылда төпләнеп өлгергәннәре вахта юлы белән эшлиләр. Ләкин тырыш, хезмәт сөючән түбәнегәнлеләргә гөрләтеп көн күрергә бу уңайсызлыклар һич тә киртә түгел, һәрхәлдә дә халык хәлле, бай яши. Чөнки авылда эш юклыгын табигать байлыгы алыштыра. Урман-кырларында үскән төрле җиләк-җимеш, гөмбәләр җыеп, елгада балык тотып, аларны сатып керем ясыйлар. Яшьләр күп итеп хайван, каз, тавык, күркә, сарык асрыйлар. Сөтне Центральный поселогында эшләүче “Центр” кооперативына тапшыралар. Шул ук вакытта түбәнегәнлеләр рухи байлыкны кайгыртып, күңелле ял итү ягына да зур игътибар бирәләр. Клуб мөдире Гөлшат Кәлимуллина җитәкчелегендәге “Ләйсән” ансамбленә авылдагы җыр-моңга гашыйк апалар йөриләр, алар район, өлкә күләмендә узган бәйге-фестивальләрдә катнашып, югары урыннар яулыйлар. Ә гомумән алганда, бу көннәрдә әби-бабайларның эшләре тыгыз. Чөнки ислам динен тоткан, сәламәтлекләре, мөмкинлекләре булганнар ураза тоттылар, Корбан бәйрәмен үткәрделәр, хәзер инде алар Өлкәннәр көнен тиешле рәвештә каршыларга җыеналар. Түбән Егәнле авылында барысы 44 пенсионер, аларның иң өлкәне  - 96 яшьлек Шәкимә Шәрәфетдинова. Ел саен әби белән бабайларны бәйрәмнәре белән котлап Гөлшат Кәлимуллина китапханәче Зөлфирә Ярова белән күркәм чара уздыралар. Биредә алар авылдашларына изге теләкләрен җиткереп матур җырлар, биюләр башкаралар, тәмле чәйләр белән сыйлап, бүләкләр тапшыралар. Быел да алар 1 октябрь көнен күңел кылларын тибрәндергән шигъри юллар, яңа, матур көйләр, җитез биюләр әзерләп, күтәренке кәеф белән көтәләр.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836