Материалы

Язмышлары сугыш белән бәйле

последние и лучшие новости искусства в мире

Арткавылның (Тубыл районы) хөрмәтле, тырыш хатын-кызлары: Шәмшиганар Дәүләтша кызы Мөхәммәтшина һәм Равидә Әхәт кызы Бәширова Бөек Ватан сугышына кадәр дөнья күргәннәр. Шәмшиганар апага киләсе елга 85 яшь тулса, Равидә апа 80 еллык юбилеен каршы алачак. Аларның балачагы халкыбызның ихтыяр көче, югары әхлак сыйфатлары сыналган елларга туры килә. Сугышта гына түгел, тылда да Җир шарында яшәүчеләр дә хәтерләреннән җуймас героик көрәш чоры була ул. Без күп еллар соңрак дөньяга килсәк тә, сугыш дигән каһәрле сүз әле дә йөрәк-бәгырьне өзә. Әби-бабаларның, илебездә тынычлык булсын, дигән теләкләрен бар күңелебез белән аңлыйбыз. Бу коточкыч сүзнең мәгънәсен аңлауда безгә ул чор михнәтләрен үз җилкәләрендә татыган ветераннарыбыз ярдәм итәләр.

Урман эшендә үткән гомер

40-4“1932 елның февралендә туганмын. Авылда мәчеттә урнашкан мәктәптә 4 класс белем алдым да, башка авылга барып укыр хәлем булмады. Шуннан эшли башладым. 12 яшьтән колхоз сарыкларына яфрак бәйләдек, печәнгә йөрдек, игеннең чүпләрен утадык. Тик утырырга вакыт булмады. 16 яшем тулыр-тулмас агач эшенә җибәрделәр. Колхозга элек план төшерәләр иде, кыш буена шунда ята идек, ялгыз, баласыз кызларга эләгә иде бу урман эше.  Агачны ике яклап пычкыны тотып кисәбез, ботакларын чистартабыз. Кием юк, туйганчы ашау  якты хыял гына. Юешләнеп каткан киемнәрне өйчектәге тимер мич янында киптергән буласың да, иртәсе белән кар-буранга карамыйчан, тагын эшкә керешәсең. Поймалар тиз тишелә, аларның өске ягы ямалып беткән, ә астына каен тузы тегеп куябыз.

6 ел агач кимердек. Колхоздан чыгып, паспорт алып, 7 ел лесозаводта, аннары леспромхозда эшләдем. Пенсиягә ветлечебницадан киттем. Ул вакытта пенсияне соңгы еллардагы эш хакы белән исәплиләр иде. Соңрак яхшырак эш хакын эзләп табып, аның белән бераз артты пенсиям. Минем күргәннәремне сөйли башласаң, сөйләп бетерә торган түгел, - дип Шәмшиганар апа Мөхәммәтшина үткәннәрне барлады. Иртән әнисез кала ул.  Әтисе сугыш елларында хезмәт армиясендә тир түгә. - Тормышка чыксам да, бәхетем булмады. Ирдән уңмадым. Балаларым юк”. 6 бала үсәләр алар. Олы апасы әле дә исән-сау, хәзер Төмәндә кызы тәрбиясендә, тагын бер туганы Ялутор районының Атьял авылында. “Хөкүмәт биргән караучы эшләгәнгә риза булып тора алмыйм, кеше эшен яратмыйм”, - ди Шәмшиганар апа. Сеңлесе вафатыннан соң аның кызын тәрбияләп үстерә.

Туганнары балалары да, үзе дә алар турында кайгыртып, бер-берсенә булышып торалар.

- Авылга керә торган асфальтта да Шәмшиганар апа кебек агач егучыларның өлеше бар, урманны алар кискән, чистарткан.  Әтисе Дәүләтша каравылда эшләгән, терлекләрне саклап, үзен дә жәлләмичән, бүреләр белән сугышкан. Кешенекенә беркайчан да тимәгән. Нәселе Татарстан якларына барып тоташа апаның.  Әтисе кумыз, курайда яхшы уйный иде, аучылыкны яратты. Бу гаиләдә җырлый белмәүче кеше юк. Барысы да сәнгать ярата, тәрбияле, кешенекенә тимәделәр, - дип сөйләделәр авылдашлары да ихтирамлылыкларын күрсәтеп. Олы яшьтә булуына карамастан, апаның гомере буе авыр эштә чыныккан булуына соклануларын, әле дә үзе утын яруын, бәрәңге, яшелчә бакчаларын казуын белдерделәр. Сарыклар үстерүен дә берничә ел элек кенә туктаткан, аларга печәнне дә үзе чапкан. Менә нинди безнең әбиләр! Авыруларга бирешеп зарланып утырмый торган батыр апаларга бүгенге матур тормышыбыз өчен мең-миллион кабат рәхмәтле без!

Ике орденлы сыер савучы

40-5Арткавылдагы тагын бер хезмәт сөюче затларның берсе Равидә апа Бәширова ике Хезмәт Кызыл байрагы орденын алуга ирешә. Ул да сугыш ветераны кызы.

- Әтием сугышка киткәч, 1941 елда энем туган. Сугыш бетүгә исән-сау кайтса да, авыр яралары бар иде. Әнием сыерыбызны бетермәде. Ул тамак мәсьәләсендә нык булышты. Бездән башка гаиләдә әтинең беренче хатынының кызы үсте.

Монда дүртне, Убага чыгып җиденче классны тәмамладым да, Тубылга укырга киттем. 1952 еллар бу. Юл ерак, йөкләнеп җәяү йөрибез. Бераз гына әни биргән акчаны җиткерергә кирәк. 15нче мәктәпнең интернатында, аннары бер әбидә фатирда яшәп, сигезне тәмамладым. Тик укуны дәвам итү бәхете насыйп булмады, мин хатын-кыз, тормышка чыгып, балалар үстерермен, энем белем алсын, ул гаилә башлыгы буласы кеше, дип аңа белем алдырырга тырыштык. Әти кайткач, тагын ике бала туды. Шулай биш бертуган үстек.

Колхоз эшенә иртән керешеп киттем. Яшьләрне җәй буена печән әзерләргә җибәрәләр иде. 1957 елны картым - Мәхтүм Ханнан улы армиядән кайткач, өйләнештек. Бер елдан кызым туды, ул вакытта фермада эшли идем инде. Бала белән бер-ике атна утыргач, яңадан эшкә чыктым.

Картым да җиңел тормышта үсмәгән, тирән белем алу аңа да эләкмәгән. Армиядән килгәч, бригадир итеп куйдылар. Шул чорда юллар салынды, колхозда эшләүчеләргә өйләр төзетте. Пенсиягә чыгып, 3 кенә ел яшәп калды. Үлеп китте. Без дә бергәләшеп 5 балага тәрбия бирдек.

Я балалар бакчасы юк. Без фермада хәзерге кебек эшләмәгән. Иртәнге биштә китәбез, сыер саву, ашату, эчертү белән бергә чистартып, себереп, аклап кайта идек. Елына бер сыерга 5-6 мең кг сөт сава идем. 1980 еллар тирәсендә ике Хезмәт Кызыл байрагы орденына лаек булдым. Мәскәүгә ВДНХга бардым. Ул кадәр сөт юктан гына килми ул. Бер ял булмады. 25-30лап сыер иде һәркемдә. Аларны үзебез ташып ашатабыз. Бәрәңге булса бәрәңге, үлән, турнепс күтәреп кайтып салабыз. Җәйге лагерьда да шулай ташып тукландырабыз, - диеп Равидә апа үткәннәрне искә алды.

Кызлары, уллары, кияү-киленнәре өен тышлап, матурлап куйганнар, яңа пластик тәрәзәләр урнаштырганнар. Быел скважина казытып, су кертергә планлаштырганнар. 12 оныгы, 9 оныкларының балалары да әбиләре янына ашкыналар.

Быел су бу авылны да читләп узмаган. Су китә башлагач, бакчаның яртысына бәрәңге утырткан, ул да, җиләк-җимешләре дә бик уңган быел Равидә апаның. Балалары барысы да тырышлар, булдыклылар: Фәүзиясе – шәфкать туташы, Мәрзиясе – балалар бакчасында тәрбияче (лаеклы ялга чыккан быел), Рәмзиясе – товаровед, Мәгъзүме Төмәндә, Мәкъсүте монда авылда. “Шуларга шатланып, намаз укыгач, теләкләр теләп утырам. Елларыбыз тыныч булып, нарасый балалар сугыш күрмәсен иде, барыбыз да исән-сау булып матур тормышыбызда көн итик. Без күргән авырлыкларны беркем дә күрмәсен”, - дөньядагы хәлләр сугыш ачыларын тагын искә төшерергә мәҗбүр булган өлкән буынның гел кабатлый торган теләкләре болар. Амин, диик, Аллаһы Тәгалә кояшлы көннәребезне сугыш сөреме белән капларга юл куймасын, бәхетле, имин тормышта сәламәт тән һәм рух белән яшик.

Сугыш балалары белән күбрәк очрашып сөйләшкән саен, бүгенге авырлыклар кечерәеп калалар, алар белән проблемаларың да юкка чыга. Матур фикерләре, күңел тулы кичерешләре, үгет-нәсихәтләре әхлакны ныгыта, рухны сафландыра. Һәркайсы герой аларның.

Гөлнур ВӘЛИЕВА. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума