Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

70 ел – 7 мизгел кебек

последние и лучшие новости искусства в мире

Бу көннәрдә үзенең юбилейлы туган көнен каршылаучы - РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре, өлкәбездә беренче татар телетапшыруына нигез салучы, «Очрашулар» телетапшыруы авторы, алып баручысы һәм режиссеры, гомумән, 37 ел гомерен журналистикага багышлаган филология фәннәре докторы, Төмән дәүләт университетының социаль-гуманитар фәннәре институты профессоры, Россия журналистлар берлеге әгъзасы Гөлсинә Ниязова белән очрашып, хезмәт һәм тормыш юлындагы истәлекләрен барладык.

1-3

 - Гөлсинә апа, юбилей – ул узган гомергә, башкарган эшкә нәтиҗә ясый торган вакыт. Әгәр бүгенге әңгәмәбезне балачак хатирәләрегездән башласак, каршы килмәссез дип уйлыйм? Чөнки 20 ел буена өлкә татарларының атна саен сагынып көтеп алган «Очрашулар» тапшыруының легендар алып баручысы дәрәҗәсенә җитешү, халыкның эчкерсез мәхәббәтен яулау серләре, һичшиксез, балачактан, әти-әни тәрбиясеннән башлангандыр дип уйлыйм.

- Әлбәттә. Балачагым 5 яшемә кадәр Төмән шәһәренең үзәк базары тирәсендәге Республика белән Ленин урамнары арасында урнашкан ике катлы, агач йортта үтте. Күрше балалар белән уйнаган сквер, Лилия апам мине йөрткән «Дунькин бакчасы» әле дә күз алдымда. Республика урамыннан агач тактадан түшәлгән тротуардан барганда, кайчакта аягымдагы кечкенә кызыл ботинкам такта ярыгына кысылып кала да, апам ботинкамны чыгарып азаплана иде. Балачак истәлекләрем иске, агач Төмәнем белән бәйле булуы белән дә бик кадерле миңа. Фатирыбыз зур түгел иде. Мин тугач, әти белән әни йорт төзү өчен җир сорап шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать итәләр. Җир Төмән читендәге Яңавылда бирелгәч, фатирыбызны дәүләткә тапшырып, әтием Павлов урамында йортыбызны төзи башлады. Ул бүрәнәләрдән аңкыган агач исен әле дә тоям кебек!

- Әти-әниегез белән дә таныштырып китсәгез иде?

- Әтием – Мәүлит Ташкәй улы Абдрәхимов, әнием – Мәйрә Шәмгун кызы. Мин әтиемнең бердәнбер баласы идем, кызганычка каршы, 12 ел гомерен ул, халык дошманы тамгасы белән, төрмәдә уздыра. Сталин үлгәннән соң, 1953 елда реабилитацияләнә. Әнинең мин 4 нче баласы идем, аның беренче ире фронтта һәлак була. Тормыш миңа әти-әниемнең, апаларымның һәм абыемның чиксез мәхәббәтен бүләк итте. Мин гаиләдә яраткан кыз һәм сеңел булып үстем. Шуны да өстәп әйтеп үтим, бүгенге көндә әтием белән әниемнең искитмәле тормыш юллары турында китап язам. Кызыклы, фаҗигале хәлләр бик күп.

- Мәктәп еллары күңелегездә нинди хатирәләр белән уелып калды икән...

- Шәһәрнең 39 нчы мәктәбенең 1 сыйныфына укырга безне билгеле бер тест буенча кабул иттеләр: әгәр бала укытучының сорауларына рус телендә җавап бирә алса, аны «рус» сыйныфына, туган телендә генә сөйләшсә, аны «татар» сыйныфына алдылар. Мин «шәһәр» кызы булганга, русча укыту классына кабул иттеләр. 7 нче сыйныфта укыганда, туган урамымда, безнең йортыбыз каршында 9 нчы мәктәпне төзеделәр. Минем бәхетемнең чиге булмады! Без күршедәге балалар белән кулдан килгәнчә ярдәм иттек: төзелеш чүп-чарларын җыештырдык, тәрәзәләрне, идәннәрне юдык, ишегалдына агачлар утырттык. Хәзер ул агачларны күргән саен карап сокланам. Нәкъ менә шул мизгелдән минем бәхетле яшьлегем башланды бит. Безнең буын, Аллага шөкер, ачлык, ялангачлык, хәерчелек, авыр хезмәтне белми үсте. Мин яхшы укыдым. Мәктәптә иртәдән кичкә кадәр комсомол эше, спорт һәм иҗат түгәрәкләрендә булдык. Бик дус идек. Моны нәрсә белән аңлатырга да белмим, бәлки, барыбызның уй-максатларыбыз бер булгангадыр. Укытучыларыбызга чиксез рәхмәтлемен: алар безгә төпле белем бирделәр, илебезгә мәхәббәт, өлкән буынга, бер-беребезгә карата хөрмәт тәрбияләделәр.

- Киләчәк һөнәрегезне ничек сайладыгыз?

- Чыгарылыш кичәсеннән үк мин вокзалга юл алдым: хыялым - Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының атаклы халыкара журналистика факультетына укырга кереп, башкаланы яулау иде. Безгә, провинциалларга, илдәге иң абруйлы институтта бары дипломатлар һәм партия боссларының балалары гына укыганы билгеле түгел шул. Шуңа карамастан, имтиханнарны яхшы тапшырдым, әмма бер урынга 34 кеше булу сәбәпле, әлбәттә, узмадым. Аннары Мәскәүдә тапшырылган имтиханнар нәтиҗәсе белән Төмән дәүләт университетының филология факультетына укырга кердем. Шул елны мин авиация-техник училищесын тәмамлап, юллама буенча Төмән шәһәренең Плеханово аэропортына эшләргә килгән, очу формасындагы чибәр егетне очраттым..

- Бу, әлбәттә, минем якташым Мансур Ниязов булгандыр дип уйлыйм?

- Әйе, Тубыл районының Күкрәнде авылында яхшы татар гаиләсендә туып-үскән ул: әнисе Роза Ваһап кызы авыл мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятын укыта, әтисе Камал Зәйнулла улы почта начальнигы булып эшлиләр иде. Булачак кияү минем әти-әниемә бер күрүдә үк ошады, ә без инде бер-беребезгә үлеп гашыйк идек...

- Димәк, «чишмә башы» шулай башланган булган...

- Әйе, мин үземне бәхетле кеше дим, чөнки язмыш миңа кызыксынуларыбыз, омтылышларыбыз бер үк булган яраткан кешемне бүләк итте. Кызыбыз Гүзәл, аннары Динара тугач та, ирем һәм әти-әниләребез укуымны дәвам итәргә, карьера төзергә дә һәрьяктан булыштылар. Кулыма диплом алгач, күп еллар Төмән өлкә башкарма комитетының мәдәният идарәсендә эшләдем. 1988 елда язмышым кискен борылыш ясап, мине «Регион-Төмән» оешмасы өлкә телевидениесенә эшләргә чакырды. Менә шулай 20 ел өлкәбездә эшләп килгән «Очрашулар» телетапшыруы барлыкка килде.

1-31

- Язмыш дигән нәрсәнең барлыгына ничек ышанмыйсың инде? Балачактагы хыялыгыз тормышка ашырга тиеш булгач, сезгә аңа ирешер өчен бормалы юллар, сынаулар аркылы үтәргә туры килгән. Димәк, Аллаһы Тәгалә татар халкына чын хезмәт күрсәтер өчен бар яктан әзерләп алгач кына сезгә бу вазифаны ышанып тапшыргандыр дип уйлыйсы килә... Гөлсинә апа, сез мәктәптә татар телен укымадым дидегез. Тапшыруны татар телендә генә алып баруы авыр булмадымы сезгә?

Бу тәкъдимгә бик теләп килешсәм дә, үтә катлаулы эшкә кизәнгәнемне соңыннан гына аңладым. Татар телен укымадым, бары өйдә генә себер татар телендә аралашып үстем. Бәхетемә, балачагым Татарстаннан күчеп килгән күршеләребез Шәнгәрәевлар, Латыйповлар, Вәлиуллиннар гаиләләре белән тыгыз аралашып үтте. Аннары әниемнең китап укырга яратуы ярдәм итте. Әнием Сәгыйдә апа Хәйруллина җитәкләгән 1228 нче автоколонна китапханәсеннән татар китаплар алып, кичләрен безгә романнар укыды, ул вакытта әле телевизор юк иде, Телевидениегә эшкә килгәч, минем балачак белемнәрем бик ярдәм итте, әмма барысы да алай ук җиңел бирелмәде.

- Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, дип юкка әйтмиләр шул...

- Дөрестер. Аннары мин үзем дә бик тырыштым. «Очрашулар» тапшыруына текстларны рус телендә яздым, аннары сүзлек ярдәме белән төннәр буе утырып татарчага тәрҗемә иттем. Текстны әнием, яки каенанам ярдәмендә рәткә салдым. «Очрашулар» программасын булдыруда Казан республика телевидениесеннән килгән хезмәттәшләр, аларның архивлары, программалары ярдәм итте. Бераздан бездә Казаннан Себергә укытучы булып килгән Наил Хисамиев җитәкчелегендә «Дусларга сукмак» радиотапшыруы эшләп китте. 1990 елның сентябрендә «Яңарыш» өлкә татар газетасы дөнья күрде. Аны җитәкләгән Азат абый Сәгыйтовны без шаяртып «кече энебез» дип йөртә идек. Чынлыкта исә, Азат абый татар журналистикасында бездән күпкә хәбәрдар кеше иде. Без дус, ярдәмләшеп эшләдек, еш кына редакциядә чәй эчәргә җыелып, бурычлар, темалар турында сөйләшә идек, бергәләп командировкаларга йөрдек.

- Димәк, сагындыра ул еллар?

- Әлбәттә. Узган гасырның 90 нчы еллары ил өчен катлаулы, кайчакта түзә алмаслык авыр булды, ләкин безнең өчен түгел. Без бик мөһим эш башкаруыбызга, туган халкыбызга телебезне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебез, тарихыбызны саклап калырга, үстерергә ярдәм итүебезне ачык аңладык. Акча өчен түгел, ә идея өчен эшләдек, моны безнең укучылар, тыңлаучылар, ул чор тамашачылар расларлар дип уйлыйм. Һәркайда безне көттеләр: район, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре дә, әмма барыннан да бигрәк безне халык көтте! Без, әлбәттә, сизелерлек ярдәм күрсәтә алмадык, әмма аларның проблемалары, казанышлары, омтылышлары турында сөйләргә мөмкинлегебез булды һәм моны эшләдек тә. Безгә редакциягә меңләгән хат килде. Әмма бу инде башка тарих. Бу минем биографиямнең иң күркәм өлеше иде. Мин яраткан эшем белән шөгыльләндем. Еллар узу белән һөнәремнең профессионалы булдым. Татар программасы белән генә шөгыльләнми, Ханты-Мансийск автономияле округында «Регион-Төмән» телерадио компаниясенең парламент журналисты буларак, Сергей Собянин җитәкчелек иткән чорда «Кайгырту законнары» программасын эшләдек. Нәкъ менә шушы факт Сергей Собянинның Төмән өлкәсе губернаторы постына беренче сайлаулары вакытында мине үзенең сайлау алды матбугат үзәге белән җитәкчелек итәргә чакыруына йогынты ясады. Мин биографиямнең бу факты белән бик горурланам.

- Гөлсинә апа, сез өлкәгә «Очрашулар» тапшыруы авторы буларак билгеле булдыгыз. Ә исемегезне дөньякүләм танытуда сезнең өлкәнең төньяк халыклары турында әзерләнгән «Айваседа нәселе җыры», 20 гасыр башында Төркиягә күчеп киткән себер татарлары турындагы «Кантуган», Бөек Ватан сугышы елларында Тубыл районындагы татар авылына сөрелгән калмыклар турындагы «Хәтер поезды», Икенче бөтендөнья сугышы елларында немец әсирлегенә эләккән якташлар, аларның бик катлаулы язмышлары турында төшерелгән «Мин кайчан да булса кайтырмын» һәм бик күп башка документаль фильмнарыгыз танытты.

- Әйе, кызыксынучылар безнең фильмнарны интернеттан карый алалар. Янымда минем иң тугры «тамашачыларым» - минем гаиләм булмаса, боларның берсе дә булмас иде. Сценарийларны беренче тыңлаучым, идеям турында фикер алышкан кеше минем тормыш иптәшем, фикердәшем һәм «ЮТэйр» авиакомпаниясе очучысы - Мансур Камал улы булды. Нәкъ менә аның ярдәмендә мин үз командам белән Камбоджада, Мозамбикта, Көньяк Африка Республикасында безнең авиакомпания эше турында фильмнар төшердем. Ерак сәяхәтләрдән безне кызларыбыз Гүзәл белән Динара көтеп тордылар.
Әмма безнең һөнәр, кызганычка каршы, экраннан вакытында китәргә сорый. Нәкъ 50 тулган көнне мин экран эшчәнлеген калдырырга карар иттем. Ул вакытка инде мин Төмән дәүләт университеты ректоры Геннадий Куцев чакыруы буенча филология факультетының журналистика бүлегендә «Телетапшырулар» дисциплинасын укыта башлаган идем. Шулай итеп 1999 елдан минем тормышымның тагын бер бик мөһим этабы – университетта укыту эше башланды.

- Телевидениедән, үзегезнең яраткан тамашачыларыгыздан аерылуы авыр булмадымы?

- Минем өчен якын һәм яраткан һөнәр булганга күрә, мин бу эшкә бик теләп чумдым: программалар яздым, студентлар белән телевидениедән дәресләр өчен плей-листлар әзерләдем, сценарийлар язу, монтажлау, тавыш бирү буенча практик дәресләр үткәрдем һ.б. Без укыту фильмнары төшердек, геройлар эзләдек, студентлар телевидениесенә «туры эфирлар» ясадык, үзебез артист булдык. Бәлки шуңа да күңелсезләнергә вакыт булмагандыр...

- Югары ук йортында укыта башлагач, яңа максатлар, бурычлар да өстәлгәндер...

- 2004 елда мин Хәнисә Алишина җитәкчелегендә кандидатлык диссертациясен якладым, моның өчен мин аңа бик рәхмәтлемен. Аннары 2009 елда татар телендәге тапшырулар материаллары буенча докторлык диссертациясен язып, Краснодар шәһәрендәге Кубань дәүләт университетында якладым. Шул вакыттан бирле мин Төмән дәүләт университетының философия, медиа һәм журналистика кафедрасы профессоры. Укытудан башка студентларның чыгарылыш диплом проектлары белән җитәкчелек итәм. Быел минем укытучылык эшчәнлегемә 25 ел тулды.

- Күптән түгел сез кызыгыз Гүзәл белән махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм күрсәтеп торганыгыз өчен «Сугышчан туганлык» Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының Төмән өлкәсе бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләндегез...

- Чынлап та, бүгенге көндә телевизион һәм журналист хезмәтем өчен 20дән артык бүләгем бар, «Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә дә ия. Әмма үземнең төп бүләгем итеп нәкъ менә бу Рәхмәт хатын саныйм, миңа ул барыннан да кыйммәтрәк тоела. Минем өчен иң авыры шул - бу уңышларымны төп таянычым булган тормыш иптәшем Мансур күреп, минем белән бергә шатлана алмады. Ул 12 ел элек көтмәгәндә үлеп китте... Хәзерге көндә, Аллага шөкер, янымда кызларым Гүзәл белән Динара һәм яраткан оныкларым - Рамил һәм Әминә. Үземне бәхетле кеше дип саныйм. Минем тормышымда үкенерлек хәл, очраклы кешеләр булмады диярлек. Аллаһы Тәгаләмә рәхмәтле мин, чөнки тормыш сукмагымнан мине, теләк-догаларымны ишетеп, ышанычлы һәм дөрес юл белән алып бара. Язган булса, киләчәктә дә гаиләмә һәм кешеләргә файдалы булырмын дип өметләнәм.

- Яңа гына 2025 елга аяк бастык. Якташларыбызга нинди теләкләрегезне җиткерер идегез?

- Беренчедән – һәркемгә иксез-чиксез, корычтай сәламәтлек, икенчедән – илебезгә һәм һәр гаиләгә иминлек теләр идем. Яңа ел һәркемгә, һәр йортка бәхет-шатлыклар, бәрәкәт, мул тормыш, сау-тазалык, озын гомер алып килсен иде.

- Гөлсинә апа, тиздән сезнең туган көн. Бәйрәмегез белән котлап, сезгә дә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхетле озын гомер, эшегездә яңаңан-яңа уңышлар, олы казанышлар телибез. Ихлас әңгәмәгез өчен рәхмәт сезгә.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836