Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

«Могҗизага ышанам» хәйрия акциясе

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән районының Индрәй поселогында сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен «Могҗизага ышанам» хәйрия акциясе узды.

Аны оештыручыларның берсе Сенера Вальтер: «Балалар башта теләкләрен белдереп хатлар яздылар. Аларның хатларын теләүчеләр алып, бүләкләр сатып алганнар. Акчаларны Юлия Хәкимова, бөтен Төмән өлкәсеннән һәм күрше илләрдән күчерделәр, диде. Индрәй мәдәният йорты хезмәткәрләре матур Яңа ел программасы әзерләделәр һәм балаларны чакырдылар.

Зөфәр исемле малай, янгын сүндерү машинасы телим, дип язган, аның хатын поселокның янгын сүндерү посты алды. Аны янгын сүндерү машинасына утыртып, урам да әйләндерделәр әле. Шатлыгының чиге булмады. Баладагы хис-кичерешләр әйтерлексез иде. Аишә Бабаевага коляскасына махсус чаңгылар бүләк иттек. Әнисе ярдәм итүчеләргә бик шат һәм рәхмәтле. Карда коляска этеп йөрүе авыр», - дип сөйләде.

Ә Юлия Раян кызы акция турында Вконтактедагы постында болай дип язган:

- Беренчедән, мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүчеләргә рәхмәт әйтәсе килә. Сезнең хезмәтегез җиңел түгел, сез балаларны яхшылык эшләргә өйрәтәсез, аларда иң яхшы сыйфатлар тәрбиялисез. Сез көн саен балаларыгызга батырлык күрсәтергә һәм катлаулы шартларны җиңәргә ярдәм итәсез. Сез күпне кичердегез һәм сынадыгыз, ләкин сынмадыгыз, тормышка өметегезне һәм мәхәббәтегезне саклап калдыгыз. Сез зур молодцы!

Берничә ел элек әлеге акцияне оештырганы өчен Сенера Вахит кызына рәхмәт әйтәсе килә. Зур, игелекле, сизгер йөрәкле кеше. Индрәй хакимияте башлыгы Альберт Алтынгузинга, мәдәният йорты хезмәткәрләренә дә зур рәхмәт.

Ә иң мөһиме, тылсымчыларыбызга, иганәчеләребезгә рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең катнашуыгыз хәйриячелек үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертте.

Быел бик зур сумма җыелды – 65000 сум. Күрсәткән игелек һәм юмартлыкларыгыз сезгә кире кайтсын!

Күп вакыт өйдә утырган сабыйлар өчен бергә аралашу да – зур шатлык, ә монда бүләкләр дә алгач, Кыш бабай һәм Кар кызын күреп, булдыра алган кадәр шигырь сөйләп, биеп алгач, бик шатландылар инде.

1-72

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836