Газетага язылу 

Календарь 

Март 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
24 25 26 27 28 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Ана – бөек исем

последние и лучшие новости искусства в мире

Хатын-кыз образын тасвирлаган әсәрләр матур әдәбиятта бик күп. Тышкы матурлык – эчке матурлыкның чагылышы да, диләр. Шагыйребез Һади Такташ үзенең «Мәхәббәт тәүбәсе» поэмасында хатын-кызның матурлыгын ана булуда дип күргән.

Төмән районы, Талымхан авылында яшәүче Нәгыймә апа Шәрәфетдинова матур күңелле, хәләл көче белән яшәүче, менә дигән балалар тәрбияләп үстерүче хатын-кыз. Ярты ел элек тормыш иптәше Зәйнулла Хәйрулла улы белән Алтын туйларын билгеләп үткәннәр иде.

Ул Бөек Ватан сугышы ветераннары гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Нургали Мөхәмәдьяров Ватан сугышында катнашкан, әтисе Әхмәталый, энесе Нурулла белән гаиләләренә исән-сау әйләнеп, җиңү алып кайталар.

Әнисе Мәрьям апа Ибраһимова - тыл ветераны. Тубыл педучилищесын тәмамлаган, каты сугыш елларында ул мәктәптә балалар укыта, дәресләрдән соң колхоз басуларында эшли. Сугыштан соңгы чорда тормышка чыга, өч кыз, бер малайлы була. Барысын да тәрбияләп үстерә, аякка бастыра, кеше итә. Гаиләдә өченче булып туган Нәгыймә сигезьеллык авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, хезмәт биографиясен башлап җибәрә. Әнисе белән энесенә йорт салырга булыша. Талымхан авылына эретеп-ябыштыручы булып килгән егет белән дуслаша. 1974 елда алар гаилә коралар. Гаиләдә бер-бер артлы: – 1975 елда – Гүзәл, 1977 елда – Гөлнара, 1980 елда Лилия исемле кызлары дөньяга киләләр. Яшь ана эшкә дә өлгерә, балаларын да тәрбияли, кичке Каскара мәктәбендә белем дә ала, кош-корт карарга да көч таба.

1983 елда гаилә Талымхан авылына күченә, монда нигезләнеп яшәп кала. Ә 1986 елда гаиләдә дүртенче булып малай – Марат туа. Балалар тырыш, эш сөючән, белемгә омтылучан булып үсәләр. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, балаларга гына түгел, ата-аналарына да яхшы тәрбия биргәннәре өчен Мактау хатлары, грамоталар тапшырыла. Һәркайсы тормышта үз юлын таба.
Нәгыймә апа лаеклы ялда булса да, йорт хуҗалыгында күп эшли, бакча да үстерә, оныкларын тәрбияләшә. Пөхтәлектә-чисталыкта аңа тиңнәр юк.

Рәйсә РӘХИМОВА,
Төмән районы, Талымхан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836