Газетага язылу 

Календарь 

Март 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
24 25 26 27 28 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Аның девизы: «Кирәк!»

последние и лучшие новости искусства в мире

Сугыш елларында тыл хезмәтчәннәре фронтны берөзлексез азык-төлек һәм кием-салым белән тәэмин итү өчен барысын да эшләделәр.

Нәҗибә Бурундукова 1907 елның 10 январенда Ямбай авылында туа. Әтисе Мөхәммәткасыйм белән әнисе Мәхүпчамал яшьли үлеп китәләр. Ул абыйсы тәрбиясендә ятим кала. Аңа кечкенәдән үк эшләргә туры килә. Ун яшьлек кыз чагында ул Октябрь революциясен каршы ала. Ямбай авылында колхозлар оешкач, Нәҗибә беренче рәттә була. Хезмәт эшчәнлеген «8 съезд» исемендәге колхозда башлый. Яшь, энергияле кыз һәртөрле эшкә бик теләп тотына. Атка атланып Яр авылына авыр флягаларда сөт ташый, бакчада эшли, колхоз яшелчәләренә су китерә. Аннары тракторчылар курсын тәмамлап, тракторда эшләп китә.

10-31941 елда, 34 яшендә, Коммунистлар партиясе сафларына керә. Туганнарын фронтка озатулары гомерлеккә хәтерендә. Бөек Ватан сугышы чорында җаваплы, тәвәккәл, грамоталы хатын-кызны колхоз рәисе итеп сайлыйлар, аннан соң авыл советы рәисе итеп билгеләнә. 1943 елдан ул ашлык кабул итүче – кладовщик булып эшли, арышны Яр авылында, ә бодайны Ямбай авылында кабул итә. Сугыш вакытында хатын-кызлар икмәк пешереп, шәһәргә озатканнар. 1945 елның 9 мае аның тормышында иң шатлыклы вакыйга була.

Нәҗибә Бурундукова «булдыра алмыйм» дигән сүзне белми, аның девизы: «Кирәк!» - менә ул шуның белән яшәде һәм җитәкчелек итте. Зирәк һәм яхшы күңелле кеше була, аның янына кайгы-шатлыкларын уртаклашырга, киңәш сорап киләләр. Сугыштан соң аны авыл Советына депутат итеп сайлыйлар.

Бөек Ватан сугышы чорында намуслы хезмәте өчен ул берничә тапкыр грамота һәм медальләр белән бүләкләнә. 1961 елда лаеклы ялга китә, ләкин ул бер урында тик утырмый.

Нәҗибә Бурундукова бәхетле 100 ел яши, өч бала анасы, оныклары һәм оныкчыклары өчен иң яраткан әби була.

Мәгълүмат Ямбай музее төркеменнән алынды.

(Ләйлә МАДЬЯРОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836