Газетага язылу 

Календарь 

Март 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
24 25 26 27 28 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Атналык бай эчтәлекле үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

Яңа Кәешкүл мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты атналыгы узды.

Атна дәвамында һәр көнне төрле чаралар планлаштырылды. Дүшәмбе чаралары татар шагыйре Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 119 ел тулуга багышланган иде. Мәктәп китапханәсендә «Герой-шагыйрь Муса Җәлил» дигән әдәби сәгать үткәрелде. Балалар шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы, Бөек Ватан сугышында катнашуы, әсирлектә фашизмга каршы эшчәнлеге, аның бердәнбер коралы - шигырьләре, исемен мәңгеләштергән шигырьләр китабы турында белделәр. «Моабит дәфтәрләре», җәлилчеләр турында мәгълүмат алдык. Чарада шигырьләр, җырлар яңгырады, викториналар үткәрелде.

Сишәмбе көнне «Әби сандыгы» тематик сәгате узды. Әбинең сандыгы кешене үткәннәр белән бәйли торган предметны күрсәтә. Ул бу тормышка кичәге көннән килгән, буыннар арасында үзенә бертөрле бәйләүче җеп менә шул инде. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Галия Абайдулина яулык бәйләү буенча мастер-класс үткәрде. Сандыкны ачып, анда борынгы әйберләрнең төрлелеген күргәч, балалар теге яки бу предметны куллану турындагы хикәяне тыңладылар. Укучылар яңа мәгълүмат белән актив кызыксындылар, бизәнү әйберләрен кызыксынып карадылар.

Чәршәмбе көнне мәктәп Туган тел көненә багышланган «Россия Федерациясенең төньягы, Себер һәм Ерак Көнчыгышындагы аз санлы төп халыклар телләрендә Бөтенроссия этнодиктанты» акциясендә катнашты. Этнодиктант Россия Федерациясе халыкларының күптеллелеген популярлаштыру максатында үткәрелә. 2025 елда диктант темасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган. Диктант тексты бөтен ил өчен бердәм. Катнашучылар язучы, шагыйрь һәм хәрби корреспондент Илья Эренбургның 1945 елның 10 маенда «Правда» газетасында басылган «Утро мира» мәкаләсеннән өзек яздылар.

Пәнҗешәмбе көнне Тубыл шәһәрендә Урал федераль округының татар иҗтимагый оешмалары очрашуы булды. Очрашуда Яңа Кәешкүл мәктәбе мөдире Альбина Рамазанова һәм татар теле, әдәбияты укытучысы - мин катнаштык. Татарстан Республикасы Премьер-министры һәм Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев концертта катнашучыларны сәламләде, Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды. Алар арасында Альбина Сәйнулла кызы да бар иде. Чара югары оештыру дәрәҗәсендә узды һәм катнашучыларның барысында да якты тәэсирләр калдырды.

«Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле матур номерлар белән чыгыш ясады. Тамашачылар традицион татар көйләре дә, заманча композицияләр дә яңгыраган бай программадан канәгать калдылар. Артистлар югары осталык күрсәттеләр, бу залда соклану һәм алкышлар уятты. Концерт талантларны күрсәтү өчен платформа гына түгел, чын берләштерүче вакыйга да булды.

Очрашуны оештырганнары, әлеге мөһим вакыйгада катнашу мөмкинлеге өчен Луиза Шәмсетдиновага һәм Бөтендөнья татар конгрессына ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.

Җомга көн - нәтиҗәләр ясар вакыт. Күргәзмә мәктәпнең Кышкы бакчасында күрсәтелде. Шулай ук мәктәптә өлкән вожатый Милена Ташбулатова Ватанны саклаучылар елына, Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган хәрби-патриотик җыр конкурсы оештырды. Һәр сыйныфның чыгышы тирән хисләр һәм туган илебезне саклаучыларның батырлыкларына хөрмәт белән тулы иде. Урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең мондый чаралары үз илең өчен горурлык хисе һәм аны яклаучыларга хөрмәт хисе тәрбияли. Конкурс азагында барлык катнашучыларга грамоталар, ә тамашачыларга уңай эмоцияләр һәм илһам бирелде.

Татар теле һәм әдәбияты атналыгына йомгак ясап, барлык чаралар да яхшы дәрәҗәдә, укучыларның актив катнашында узды дип әйтергә була. Мондый чаралар балаларны әдәби мирас белән таныштыру өчен бик мөһим һәм кирәкле.

10-72

Ләйлә АБДРАЗАКОВА,

Яркәү районы, Яңа Кәешкүл авылы.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).
Рәсемдә: атналыкта катнашучылар.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836