Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Бәраәт кичәсендә Аллаһы Тәгалә гөнаһларны гафу итә һәм күңелләр сафлана. Шуңа күрә бу мөбарәк кичәгә багышланып Пушнаш авылы мәчетендә матур чара узды, халык җитәрлек җыелган иде. Кичә традиция буенча Илфат хәзрәт Абдуллинның изге Коръән укуыннан башланды. Хәзрәт җыелганнарга изге Бәраәт кичәсе турында сөйләде. Аннары бергәләшеп намаз укыдылар, үлгәннәр өчен дога кылдылар.
Бу кичә мәчеттә бәйрәм генә түгел, ә рухи бердәмлекнең чын символына әверелде. Дога һәм вәгазьдән соң чәй эчү һәм аралашу булды. Һәркем үзе белән сыйлар алып килгән. Мул бәйрәм табыны әзерләделәр.
Әлхәмдулилләһ, Рамазан ае да башланды. Ураза тоту – фарыз гамәл. Кем дә кем Аллаһы Тәгаләгә ышана, фарызларны таный икән – аңа аларны үтәргә кирәк. Шулай булганда, Кыямәт көнендә фарыз кылынган гамәлләр өчен соралганда, җавап бирү җиңел булыр. Сезне һәм якыннарыгызны мәчеткә көтәбез. Иманыгызны ныгыту һәм файдалы әйберләр алу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!
Суфия АЙБАТОВА,
Вагай районы,
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).