Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Февраль аенда Анталия шәһәрендә (Төркия) төрки телле илләрнең өлкән һәм кече яшүсмерләре арасында бокс буенча «TURAN CUP» халыкара турниры узды.
Турнирда Кыргызстан, Казахстан, Төркия һәм Россия боксчылары катнашты.
Ярышлар төрки телле халыкларны берләштерә һәм Азия-Европа киңлегендә боксны үстерүгә хезмәт итәргә, шул ук вакытта милләтара багланышларны сакларга тиеш.
«TURAN CUP» турнирын оештыручылар катнашучы илләр санын арттырырга һәм дөнья аренасына чыгарга планлаштыралар.
Россиядән Төмән шәһәре («Батыр» бокс академиясе) һәм Саха-Якутия Республикасы командалары чыгыш ясады.
Безнең Төмән егетләренең нәтиҗәләре бик яхшы:
Артем Казаков - турнирның алтын медален, Данис Ашуров - көмеш, ә татар малае Егор Галәмов бронза медален алып кайтты.
Марат Кәримовның «Батыр» бокс мәктәбе Төмәндә 33 елдан артык эшли һәм халыкара, федераль һәм төбәк ярышларында җиңүче тәрбияләнүчеләрне әзерли. Тренер Кәримов спортчылары арасында спорт мастерлары һәм мастерлыкка кандидатлар бар.
Беренче тапкыр «Батыр» мәктәбендә тәрбияләнүчеләр халыкара турнирда 2016 елда ук катнашканнар, ул вакытта спортчы Радик Кәримов «Турнирның иң яхшы көрәшчесе» булган һәм үз үлчәмендә алтын медаль яулаган. Ярышлар ул чакта Казахстан Республикасының Кокшетау шәһәрендә узды.
Клубта тәрбияләнүчеләрне һәм тренер Марат Әхсән улын Төркиядәге ярышларда җиңүләре белән котлыйбыз, «Батыр» бокс мәктәбенә киләчәктә дә җиңүләр һәм үсеш телибез!
Гөлназ УСМАНОВА,
Төмән шәһәре.