Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган юбилей бүләге тантаналы рәвештә тыл хезмәтчәне Зыята Кәримовага тапшырылды. Аның яшьлеге сугышның кырыс елларына туры килгән. Аңа, яшьтәшләре белән очрашу урынына, иртә таңнан торып кырда эшләргә, авыр вакытларда үз иленә ярдәм итәргә туры килә.
Зыята Мәлик кызы ирләр белән бертигез эшләде, бөтен көчен авыл хуҗалыгын торгызуга, колхозларны күтәрүгә бирде. Бу авыр шартлар аның характерын чыныктырды, хезмәткә хөрмәт күрсәтергә өйрәтте. Күп кенә буыннар аңа һәм аның яшьтәшләренә безнең тыныч тормышта яшәвебез өчен бурычлы.
Хәзер безнең тыл хезмәтчәннәре батырлык һәм фидакарьлек символына әверелде. Өлкән яшькә кадәр яшәү, аларның батырлыкларын хәтерли һәм хөрмәт итә торган үсеп килүче буынны күрү - алар өчен зур шатлык. Без мондый күренекле шәхесләрне билгеләп үтәргә генә түгел, ә алар турында кайгыртырга, алар өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тиеш. Бу юбилей - аларның хезмәтләрен искә төшерү һәм рәхмәтебезне белдерү өчен тагын бер мөмкинлек.
Кутарбитка авыл җирлеге төркеменнән.
(Ләйлә Мадьярова тәрҗемәсе).