Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Яркәү районы, Кала (Тарханы) авылында яшәгән сугыш ветераны Тәкыйулла абый Калиев белән 2005 нче елда күрешеп, сөйләшү бәхетенә ирешкәнем бар. Ул вакытлар авылда яңа мәчет әле юк, ә искесе, җимерек хәлдә, хуҗасыз, соңгы көннәрен көтеп тора иде.
Тәкыйулла абый авылда имам вазыйфасын үти һәм бөтен булган ислам диненә кагылышлы бурычларны тулысынча алып бара иде. Шул вакытлар, утны-суны үтеп чыккан, сугыш кырларында дошман белән көрәшеп чыныккан, үзенең батырлыгы һәм үтмерлеге белән Бөек Җиңү көнен якынайткан якташыбыз - Тәкыйулла абыйның сугыш сукмаклары турында сөйләгәннәрен ишетеп, шаккатканым бар. Ошбу истәлекле һәм бигрәк тә яшьләр өчен әһәмиятле мәгълүмат белән «Яңарыш» газетасын укучы милләттәшләрем белән уртаклашасым килә. Хәтта, яңарак, ошбу авылда булып та киттек. Бүген монда искитәрлек матур мәчет - Аллаһ йорты салынган, анда кереп намаз укып чыктык.
1943 нче елда Тәкыйуллага 18 яшь тула. Шул ук елның январь аенда аны чакыру буенча сугышка алып китәләр. Безнең якташыбыз сугышның иң куркыныч, иң кайнар ноктасына килеп эләккән: Орел өлкәсендә сугыша, 1 нче Украина фронтында, Польша чигендә, Висла елгасы буенда көрәшкән. Монда Тәкыйулла бик каты яралана.
Үзенең беренче тапкыр сугышта үлемнән котылуы турында Тәкыйулла абый болай дип сүз башлады:
- 1944 елда безнең армия алга китте. Мин танкка каршы бригадада автоматчы идем. Дошман ягына алга барганда, без - 9 автоматчы, бер танкның өстенә менеп утырдык. Бөтен җирдә туплар, снарядлар шартлый, уклар сызгыра. Бик тиз кызулык белән алга барабыз, безнең танк минага эләкте һәм шартлады. Танктагы экипаж шунда ук һәлак булды, ә без - өстәгеләр, төрле якка очып киттек, бөтенесе үлде. Тик лейтенант белән мин генә исән калдык, ул бик каты яраланды, минем дә иңбашым сынды.
Канга баткан егетне сугыш кырыннан табып китерәләр. 2 ай чамасы Львов шәһәренең хастаханәсендә ятып чыга. Төзәлеп алгач, аны тагын 4 нче корпусның 12 нче бригадасына автоматчы итеп билгелиләр.
- Мин хастаханәдән төзәлеп чыкканда, безнең гаскәр инде Германия тирәсенә якынлашкан иде. Фронт белән маршал Конев җитәкчелек итә. Аның приказына таянып, без иртә белән, таң аткач, көнбатышка, алга кузгалдык. Көне буе юлда булдык, кич җиткәч, урманда ялга тукталдык. Икенче көн иртә белән мине һәм тагын 3 кешене разведкага җибәрделәр, безгә дошманның кайда урнашканын белергә кирәк иде. Без алга бардык, артыбыздан әкрен генә бөтен булган гаскәр килде.
Без шулай атлап барып, Шпрей елгасына килеп җиттек, аның теге ягында дошман гаскәре безнең хәрәкәтне күзәтеп, карап торды. Без су буена якынлашкач, немецлар безгә таба төрле булган кораллардан ата башладылар, туплар шартлады. Миннән ерак түгел снаряд төште һәм бер кыйпылчыгы минем башыма килеп эләкте. Минем күзләрем күрми башлады, инде сукырайдым дип уйладым. Дусларымны чакырдым, алар тиз генә йөгереп килделәр дә, мине урманга алып киттеләр һәм шунда минем яралы башымны бәйләделәр.
Ошбу каты яраланудан соң солдат Калиев 12 көн чамасы аңсыз яткан. Берлинга 80 чакрым гына калган була. Икенче тапкыр каты яраланудан соң Тәкыйулла 4 ай дәвамында хастаханәда ятып чыга. 9 Май - Җиңү көнне ул әле авыр хәлдә була. Сугыш бетүгә багышланган митингка, хастаханәнең икенче катына аны күтәреп чыгаралар.
2 нче Украина фронтында Тәкыйулланың икедән туган абыйсы - Советлар Союзы Герое Әнвәр Калиев сугыша.
Сугыштан соң Тәкыйулла абый 6 ел туган авылында балыкчылар бригадиры булып эшли, аннары күп еллар тракторчы булган.
1985 елда лаеклы ялга чыгып, намаз тәртипләрен үзләштерә, Коръән укырга өйрәнә. Шул вакытлардан бирле үзенең туган авылы Кала һәм күрше авылларда имам вазыйфасын башкара.
2007 елда 84 яшендә Кала авылы имамы - Тәкыйулла абый Калиев фани дөньядан бакый дөньяга күчте.
Авыр туфрагы җиңел, караңгы кабере якты булып, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгында булса иде дигән теләктә калам.
Фатыйх ГАРИФУЛЛИН,
Төмән шәһәре.