Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В Тюменском районе готовятся к паводковому периоду. Халыкны һәм территорияне саклау буенча комплекслы чараларның планы муниципалитетта әзер. Апрельдә экспертлар гидротехник корылмаларны тикшерәчәкләр. Моннан тыш, янгын куркынычлыгы сезоны алдыннан, кар эреп бетү белән минеральләштерелгән сызыклар яңартылачак. Ирекле-янгын дружиналар эшкә әзер. Иң мөһиме – районның һәр кешесенә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү кирәк.

* * *

Продукты тюменских производителей получили «золото» на выставке «Продэкспо-23». Мәскәүдә узган халыкара күргәзмәдә 35 илдән 2032 компания үзләренең продукциясен тәкъдим итте, 30 тематик салон оештырылды. Монда 106 илдән кунак җыелды. Россиядән 89 регион катнашты. Төмән өлкәсенең 10 продукциясе алтын медальгә лаек булды. Мәсәлән, азык-төлек һәм эшкәртү тармагында иң яхшы продуктка «Полярная звезда» оешмасының болан ите, Ялутор ит комбинатының «Брауншвейгская» ысланган колбаса, «Першинский» 5 %, «Тюменьмолоко»ның «Түбән Тәүде» 9 % майлылыклы эремчекләр һәм башкалар «алтын»га лаек булдылар.

* * *

Три новые школы откроются в Тюмени к 1 сентября. «Тура», «Плеханово», «Ямальский-2» микрорайоннарында 4200 урынлык мәктәпләр төзеләчәк. «Төмәндә яхшы демографик шартлар күзәтелә, шәһәр халкы үсә. Мәктәпләр салу мөһим», - дип сөйләде шәһәр башлыгы Руслан Кухарук.

* * *

В «Богандинском» разместятся 35 производств. Беренче этапта заводка 6 млрд сум инвестиция ясалачак. «Соңгы елларда әзер индустриаль парк производство биналарын арендага алуга зур ихтыяҗ. Аны без кече һәм урта бизнес яктан күрәбез. Шуңа күрә әзер инфраструктура белән промышленность мәйданнары булган Төмәндә һәм башка муниципаль оешмаларда индустриаль паркларны үстерүгә әзер», - дип сөйләде өлкә губернаторы Александр Моор.

* * *

Более 194 тысяч тонн семян засыпаны тюменскими аграриями под посев 2023 года. Бу безнең авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен барлык планлаштырган мәйданнарны чәчү өчен таләп ителгән күләм. Хуҗалыклар чәчү материалының сыйфатын тикшерүгә, чисталыгына тест үткәрүгә керештеләр. Төмән өлкәсендә орлык җитештерүдә 98 % кисәге безнең ил селекциясе.

* * *

В Тюменской области устанавливают новые контейнеры для отходов. Төмән өлкәсе чүп-чар белән эш итүче регоператор контейнер мәйданнарны еш алыштыра. Мәсәлән, былтыр Тубыл шәһәре һәм районында яшәүчеләр өчен 1300 контейнер куелды. Иң күп контейнерны Ишим, Яркәү, Төмән районнарына озаттылар. Аларда 660 контейнер барлыкка килде. Тиздән Төмәндә, Ялутор, Тубыл районнарында чүп өчен яңа контейнерлар урнашачак.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума