Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
2023 елның 25 февралендә улы аңа соңгы тапкыр шалтыратып, иртәгә штурмга китәчәкләрен белдерде. Белгән бар догаларын укып, үзен кулга алырга теләсә дә, бу юлы Лариса Ташбулат кызының күңеле бер дә тынычлык тапмады, ул телефонын кулыннан төшермәде. Тик улының тавышын яңадан ишетергә язмаган булып чыкты...
Лариса Корманова 1970 елның 30 мартында Төмән районы, Ямбай авылында 3 балалы гаиләдә икенче кыз булып дөньяга килә. Әнисе Люция Кәрим кызы «Калинин» исемендәге совхозда, әтисе - сугыш ветераны Ташбулат Корманов автокранчы булып эшләп лаеклы ялга чыгалар. Лариса Ташбулат кызы урта белемне туган мәктәбендә алганнан соң, Төмән индустриаль университетына укырга керә. Җәйге каникулларда аларның төркемнәрен Кырымга практикага җибәрәләр. Төмән шәһәреннән еракка чыкмаган яшь кыз куркып, практикага бармый. Шул сәбәпле, аңа укуын ташларга туры килә. Һәм ул авыл хуҗалыгы институтына, зоотехник һөнәренә укырга күчә. Ярты ел укыганнан соң, «Калинин» совхозына яшелчәләр сатучы булып эшкә урнаша һәм уку йортын читтән торып тәмамлый. Бераздан тормышка чыга, уллары туа. Ләкин ир белән хатынның тормыш юллары аерылып, бердәнбер улы Илшатны Лариса Ташбулат кызы ялгызы үстерә. Илшат бик акыллы, сабыр холыклы, тыңлаучан бала була. Балалар бакчасына йөрмичә, әбисе белән бабасының тирән мәхәббәтен, кайгыртуын тоеп үсә. Бабасы аны кая барса да, үзе белән йөртә. Мәктәп еллары да Илшатның тыныч үтә. Мәктәп уздырган ярыш-бәйгеләрдә актив катнаша, көне-төне эштә булган әнисенә булышырга тырышып, өй һәм хуҗалык эшләрен үзе башкара. Табак савыт, идән, керләр юган, утын ташып, мичләр яккан, сыер да сауган, бәрәңгесен дә казыган. Шул ук вакытта урамда дуслары белән уйнарга, аралашырга вакыт та тапкан. 9 сыйныфны тәмамлагач, Төмән шәһәренең һөнәри училищесында механик һөнәре буенча таныклык ала. Армия хезмәтен ул Уссурийск шәһәрендә машина йөртүче буларак үти. Хезмәттән кайткач, Алена исемле кыз белән танышып, гаилә корып җибәрәләр, бераздан 2 балалары туа. Махсус хәрби операция башлану белән Илшат үзе теләп гражданлык бурычын үтәргә китә. «Балалары белән саубуллашканда, нарасыйлар әтиләрен соңгы кабат күрүләрен аңлаган кебек, елап, бер дә җибәрәселәре килмәде. Илшатыбыз апрель аенда туган, аны туган йортына, туган көненә бер атна кала, цинк табутта алып кайттылар... Әле дә күңелебез белән ышанып җитә алмыйбыз. Ә әбисе яраткан оныгын тәрәзәдән китми көтә», - дип сөйли Лариса Ташбулат кызының апасы Вәлия Корманова. Күрсәткән каһарманлыгы өчен Илшат Корманов «Соледарны азат иткән өчен», «Батырлык өчен» медальләре, «Батырлык өчен» орденына ия булды.
Лариса Ташбулат кызы 1989 нче елдан хезмәт юлын совхозда яшелчәләр сатучы буларак башлап, бүген дә шул юнәлеш буенча эшләвен дәвам итә. Ул өлкән яшьтәге әнисен тәрбияли. Тырыш хезмәте һәм авылның иҗтимагый тормышында актив катнашканы өчен ул төрле дәрәҗәдәге Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Бу көннәрдә үзенең юбилейлы гомер бәйрәмен дә каршылый.
Рәүфә КАНГАЗИНА.