Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

«Бүген 8 Март»

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән шәһәре татар мәдәният үзәгендә хатын-кызлар бәйрәменә багышланган шул исемдәге күңелле, эчтәлекле, җылы кичә үтте.

Бу инде «Туган телем» түгәрәгенә йөрүче татар балалары өчен көтелгән чара. Безгә аның барышы турында түгәрәк җитәкчесе педагогия фәннәре кандидаты, «Мактаулы остаз» Рафаэль Гадиев сөйләп китте:

- Кичәне 65 мәктәпнең 4 класс укучысы Сафина Ибәтуллина Һади Такташның «Кемнәр соң алар, әниләр?» шигыре белән башлап җибәрде:

«Ана - бөек исем!
Нәрсә җитә ана булуга;
Хатын-кызның бөтен
матурлыгы,
Бөтен күрке - Ана булуда!...»

Эстафетаны аның апасы - 9 класс укучысы Аделина Ибәтуллина дәвам итте: «Әнием! Мин сине бик тә, бик тә яратам. Әнием, син җир йөзендәге иң кадерле кеше. Син мине бу дөньяга тудыргансың, күкрәк сөтеңне имезгәнсең. Өшегәндә сулышың белән җылыткансың. Мине барлык зыян-зарарлардан сакларга тырышкансың. Елаганда - юаткансың. Чирләгәндә төн йокыларың калдырып баш очында утыргансың. Төннәрен, мин уянып елаганда, тәмле йокыңны калдырып, кочагыңа алып тирбәткәнсең. Әнием, изгелекләреңне беркайчан да онытмам». Тагын да апалы-сеңелле Ибәтуллинналар татар халык җыры - «Әпипә»не сыбызгыда һәм кашыклар белән төгәл, матур итеп башкардылар.

Асель Камалетдинова үзе сайлап әнисенә «Март аенда» шигырен багышлады.

Беренче тапкыр кечкенә йолдызчыклар Ясминә Сиябетдинова һәм Марат Билалов Резедә Вәлиева сүзләренә, Луиза Батыр-Болгари көенә иҗат ителгән «Кәләпүшем-калфагым» җырын рольләргә бүленеп башкардылар. Ә инде 10 класс укучысы Миләүшә Кәримова үзлегеннән өйрәнеп «Озак яшә, әнкәй» җырын сәнгатьле итеп җырлап тамашачыларның игътибарын җәлеп итте.

Балалар яратып сыбызгыда «Суда, суда» һәм «Ай, былбылым» татар халык һәм «Әниләр бәйрәме», «Җырлыйм әнием турында» көйләрен уйнадылар.

«Бүген 8 Март» бәйрәмендә кунаклар «Корама» түгәрәге кул осталары эшләре белән дә таныштылар. «Туган телем» төркеме укучылары һәм әти-әниләре калфак һәм түбәтәй тегәргә мастер-класс оештыруларын сорадылар. «Корама» клубы җитәкчесе Гөлбану Әминова ризалык белдерде.

Бәйрәм әниләр, апалар һәм әбиләр пешергән татар халкының милли ризыклары белән чәй эчеп тәмамланды.

Балалар бәйрәмгә әзерләнгәндә татарча белгәннәрен шомарталар, дуслары артыннан калмаска тырышалар. Әти-әни, әби-бабайларына да горурлык!

11-8

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836