Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Дуслар чакырган җирдә

последние и лучшие новости искусства в мире

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе каршында эшләп килүче «Уңган хатын-кызлар» клубы һәм өлкә татар яшьләре берләшмәсе «Яңарыш» газетасының 35 еллыгы уңаеннан редакция хезмәткәрләрен һәм «Әдәби Төмән» иҗат әһелләрен кунакка чакырды.

Олы хөрмәт күрсәтеп, кунакларны ишектән үк татар көйләре, җыр-моң белән каршы алдылар. Кергәнче үк, Зәкия Сәитова һәм Регина Исмәтуллина берникадәр «Яңарыш»ка бәйле сораулар биреп, хәтеребезне дә сынадылар. Яшьләр шунда ук бүләк итеп сертификатлар тараттылар.

11-1

Алкышлар белән урыннарыбызга утыргач, үткән хатын-кызлар бәйрәме һәм булачак юбилей уңаеннан да котлаулар кабул иттек. Танылган «Дуслык» халык хоры (җитәкчесе Хәким Мирхәйдәров), Түбән Тәүде районының «Саз» фольклор-этнографик ансамбле (җитәкчесе Екатерина Әхмәтҗанова), Урта Тарман мәктәбенең яңа оешкан фольклор төркеме (җитәкчесе Лилия Нигъмәтуллина), «Ургалыш» башкорт фольклор ансамбле (җитәкчесе Мәүлидә Хәйруллина), Ялутор районының «Уңган хатын-кызлар» клубы җитәкчесе Гөлфия Сәйфуллина искиткеч җырлар башкардылар, фольклор күренеше тәкъдим иттеләр, җылы теләкләрен юлладылар. Укучыбыз Ришат Сафиуллин бәйрәм хөрмәтенә чәчәкләр таратты. Чын-чынлап ял итеп, рәхәтләнеп тыңлап утырдык.

11-12

Ул арада «чегән хатыннары» – Римма Сәфәрова һәм Хәлимә Сабитова язмышны юрап та күрсәттеләр, яхшылык кына теләделәр үзләре.

11-14

Аксакалыбыз Әхтәм абый Каюмовның җылы теләкләре, акыллы сүзләре һәркемнең күңелендә урын алды: «Беркайчан да күңелегезне төшермәгез, әйбәтләп, рәхәтләнеп эшләргә язсын. Илебездә тынычлык булсын, сугышта катнаша торган иптәшләрегез, туганнарыгыз барысы да исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Сезне бәхетле итсеннәр.

11-15

«Яңарыш»ның 35 еллыгы – зур бәйрәм, өлкәбез өчен зур вакыйга. «Яңарыш»ка язылыгыз, татарлыкны онытмагыз, татарча белмибез дип йөрмәгез. Газетаны укысагыз, татар да булырсыз, кеше дә булырсыз, милләтегезне дә югалтмассыз», - дип рәхмәтен җиткерде.

11-16Яхшы оештырылган бәйрәмдә караокега җырладык та, төйдереп тә биедек, өстәл уеннары, халкыбыз уеннарын да уйнадык әле. Лотереяда катнашып, яшьләр һәркемнең өлешенә туры килгән бүләкләрне тараттылар.

11-17







Бүләк сертификатлар ярдәмендә клуб җитәкчеләре, ГИБДД хезмәткәре белән фотога төшү, яшьләр белән бию, клубка керү оештырылды. Төйдереп бию дәресләре дә алдык. Индрәй күле буйлап сәяхәт тә бар иде, анысын җәйгә калдырдык.

Канатланып, ял итеп, мул чәй өстәле артына утырдык.

11-13

34 ел буена газетабызның хисапсыз дуслары, яраткан укучылары, ярдәмчеләре тупланган, ләкин шундый олы ихтирам, хөрмәт күрсәтеп кунакка чакыручылары күп түгел. Ихтирам, тугрылыклары өчен барысына да олы рәхмәтләрен җиткереп, редакторыбыз Алсу Сәгыйтова өлкә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Ләйсән Хөрмәтуллинага истәлекле бүләк тапшырды.

Бергә аралашып, элемтәдә хезмәтебезне алып баруның, халкыбыз өчен башкарган эшебезнең нәтиҗәсен күрүнең шатлыгыннан канатланган күңелләр барлык оештыручыларга, бәйрәмгә өлеше кергән якташларыбызга рәхмәт хисләре белән тулган иде.

11-18

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

 

 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836