Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Түбән Тәүделеләр махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен бура әзерләгәннәр һәм җибәргәннәр. Сугышчыларга тимер юл станциясендә эшләүче Канчәбер авылы һәм Түбән Тәүде районының Картымский поселогы халкы ярдәм итәргә карар кылган. Бүлеп бирелгән полосада урман кисү вакытында эшче Альберт Аппасов киселгән агачларны утильләштерү урынына бура ясау өчен кулланырга тәкъдим иткән.
Җитәкчелек идеяне хуплаган. Бригада бу корылманы биш көндә әзерләгән һәм Кырынкүлгә чик буе заставасына җибәргән. Гуманитар ярдәм кысаларында йөк махсус операция зонасына озатылачак. Бура блиндаж төзү өчен файдаланылырга мөмкин.
«Сельский путь» газетасыннан алынды.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).