Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Әгәр сез баланы башка мәктәпкә күчерергә ниятлисез икән, түбәндәге документлар әзерләгез:
- яңа уку йортына керү өчен гариза;
- туу турында таныклык яки укучы паспорты;
- ата-ана паспорты;
- әгәр гаризаны опекун бирә икән, опека яки попечительлекне раслый торган документ;
- укучының шәхси эше (личное дело);
- класс журналыннан билгеләр белән өземтә (выписка), (мәктәп директоры мөһере (печать) һәм имзасы (подпись) белән);
- 9 нчы сыйныфтан соң күчерелүчеләргә төп гомуми белем турында аттестат, дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре.
Яңа мәктәп шулай ук баланың һәм ата-ананың СНИЛСын, грамота һәм дипломнарын, кабул итүгә ташламаны раслаучы документ (әгәр урынга конкурс булса), психологик-медик-педагогик комиссия бәяләмәсен (булган очракта), укучының шәхси эше өчен фотосын соратып алырга мөмкин.
«Дәүләт хезмәтләрендә» онлайн яки хат белән язылуга гариза бирегез. Әгәр уку йортында урыннар булса, сезгә чакыру һәм документлар исемлеге киләчәк. Шуннан соң иске мәктәптән чыгарылуга гариза бирергә һәм документларның төп нөсхәләрен (оригиналы) яңасына кертергә кирәк булачак.
#аңлатамарф.
(Ләйлә Мадьярова тәрҗемәсе).