Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Героебыз, без сине хәтерлибез

последние и лучшие новости искусства в мире

Бөек Ватан сугышының батырлыклар һәм кайгылар белән үткән көннәре ел саен ерагая бара. Бу вакытларны үз башыннан кичерүчеләр саны да кимегәннән кими.

Минем буынга Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт фронты ветераннары белән очрашырга туры килмәде. Тик без бабайларыбыз, аларның әтиләре, сугыш кырларында ятып калган, Җиңү белән кайтып көчсезләнгән хуҗалыкларны торгызуда катнашканнар, тырыш хезмәтләре белән тылда Җиңүне якынайтучылар турындагы истәлекләрне сакларга тиешбез.

Музей җитәкчесе Асия Кадырова белән без альбомнар әзерлибез, стенгазеталар чыгарабыз.

12-3

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан үземнең әбиемнең әтисе Ибраһим Солтанов турында сөйлисем килә.

Ибраһим Мәхмүт улы - Равия әбиемнең әтисе 1916 елда Исәт районының Югары Егәнле авылында туа. Кызыл Армия сафларында хәрби хезмәтен үтә, совет - фин сугышында катнаша. 1941 елның 6 декабрендә Свердловск өлкәсенең Камышлы район хәрби комитеты тарафыннан мобилизацияләнә. 1941 елның декабреннән 1943 елның августына кадәр 45 нче аерым кабельле-шестовая рота составында хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. 1943 елның августыннан 45 нче укчылар корпусының 862 нче аерым элемтә батальонында линия күзәтчесе булып хезмәт итә.

Бабамның батырлыгын мин 1943 елның 28 августындагы бүләкләү кәгазеннән белдем: «Иптәш Солтанов берничә тапкыр дошман уты астында, безнең гаскәрләргә алга барырга булышты - 1943 елның 7 августында артиллерия-миномет уты астында өзлексез элемтә эшен тәэмин итте. Ул, дивизия командирының 45 нче укчылар корпусы командиры белән өзлексез элемтәсен тәэмин итеп, кыска гына вакыт эчендә кырык өч тапкыр линиянең зарарлануын бетерде. 1943 елның 8 августында иптәш Солтанов дошман авиациясе һөҗүме вакытында һәм дошманның артиллерия-миномет уты астында һәрвакыт линиядә була һәм аны егерме өч тапкыр ремонтлый. Иптәш Солтанов корпус командирын бер минут та элемтәсез калдырмый. 45 нче укчы корпус командирының һәрвакыт гаскәр белән идарә итү мөмкинлеге була. (Бүләкләү кәгазе, ОБД «Память народа»). 1943 елның 28 августында И.М. Солтанов «Сугышчан казанышлар өчен» медале белән бүләкләнә».

Минем бабам мәктәп укучылары белән очрашканда болай дип искә төшерә: «1943 елның сентябрендә без Смоленск өлкәсенең Кобылкино авылын дошманнардан азат итәргә боерык алдык. Үзәнлектә, авылдан ерак түгел, салам түбәле сарай тора. Өлкән лейтенант безне шунда разведкага җибәрде. Сарай капкалары ябык, тик бер тактасы гына ватылган иде.

Мин кулыма граната алдым да, шул тишек аша сарайга кердем. Эчендә салам ята иде. Сул якта салам өеме чак кына кыймылдап куйгандай булды. Мин артымнан килгән Михаил Чаусовка капканы ачарга куштым. Шул вакыт саламнан пистолет аткан тавыш ишетелде. Чаусов, капканы ачып, читкә йөгерде. Мин дә, гранатамны салам өстенә ыргытып, читкә посып, сарайдан йөгереп чыккан немецларны «санарга» керештем. Кинәт минем арттан аткан тавыш ишетелде. Борылгач, кызылармеец Смирновның миңа төбәлгән немецка атканын күрдем.

Без сарайда качып яткан немецларның барысын да кулга алдык, ә кичен инде Кобылкино авылында идек.

1944 елда Көнчыгыш Пруссиядә миңа бер телефончы белән алгы сызыкка барырга, дошманны күзәтергә һәм дивизиягә доклад ясарга приказ бирделәр. Без алдан сөйләшенгән урында яттык, немецлар атакага күтәрелгәнче ике сәгать чамасы вакыт үтте. Менә алар инде безнең белән янәшә диярлек. Без бу турыда взводка хәбәр иттек. Взвод көчле ут ачты, дошман атакасын бастырды. Дошманның бик күп солдаты юк ителде, трофей алынды.

Бу сугышта телефончы һәлак булды, мин ялгыз калдым. Берничә сәгатьтән соң мине алыштырдылар.

Миңа өч көнлек ял бирделәр...»

12-31

«1945 елның 13 январенда дошман оборонасын өзгәндә рядовой Солтановка 184 нче укчы дивизия командирының Уждеген (Көнчыгыш Пруссия) районындагы күзәтү пунктына элемтә бирү бурычы куелды. Дошман көчле артминомет уты алып бара. Дошман уты астында рядовой Солтанов линиягә 17 тапкыр чыга, шул ук вакытта 24 зарарлануны бетерә. 1945 елның 24 январенда дошман танклар ярдәмендә Унру районында контратакага күчә. Ашыгыч элемтә кирәк иде. Элемтә линиясе әледән-әле өзелә иде. Линия караучысы рядовой Солтанов дошман уты астында элемтәне яңадан торгыза алды». (Бүләкләү кәгазе, ОБД «Память народа»).

Ибраһим Солтанов 1945 елның 18 февралендә Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

Неманский 45 нче укчы корпусының 862 нче аерым Кызыл Йолдыз орденлы элемтә батальоны составында минем бабам Япония белән сугышта катнаша. «Маньчжурия территориясендә безнең гаскәрләр һөҗүме вакытында рядовой Солтанов куркусызлык һәм батырлык күрсәтте... Теләсә нинди шартларда һәм теләсә кайсы вакытта корпус командованиесен өзлексез элемтә белән оста тәэмин итте». («Бүләкләү кәгазе», ОБД «Память народа»).

1945 елның 1 сентябрендә Ибраһим Солтанов Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

Минем бабам 1946 елның 9 июнендә демобилизацияләнә. Батыр сугышчының күкрәген ике Кызыл Йолдыз ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Хәрби казанышлар өчен», «Кенигсбергны алган өчен», «Германияне җиңгән өчен» һәм «Японияне җиңгән өчен» медальләре бизәгән.» Аңа Югары Башкомандующий Иосиф Сталинның 9 Рәхмәт хаты тапшырыла. Сугыштан соңгы елларда ул дүрт юбилей медале белән бүләкләнә. Ялутор районының Исәт авылында яши һәм эшли. Минем бабаем Вафия Шәяхмәтовага өйләнә. Гаиләдә балалар - Наип, Равия һәм Рәмзия туа. Карт бабам Ибраһим Мәхмүт улы 1969 елның 20 декабрендә вафат була. Безнең гаилә бабаларыбызның батырлыклары белән горурлана. Без хәтерлибез, яратабыз сине безнең солдат!

Илиза САБИТОВА,
Ялутор районы, Исәт урта мәктәбенең 11 класс укучысы.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836