Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

«Канатлы ат» әкиятен себер татар теленә тәрҗемә итте

последние и лучшие новости искусства в мире

Илебез рус язучысы, «Канатлы ат» («Конек-Горбунок») үлемсез әкияте авторы Петр Ершовның тууына 210 ел тулуны билгеләп үтте. Шул юбилейлы ел уңаеннан, Тубыл районының Тәпкен авылында туып-үскән, бүгенге көндә гаиләсе белән Тубыл шәһәрендә яшәүче, өлкә себер татар язучылары берлеге һәм өлкә себер татарлары милли-мәдәни автономиясе әгъзасы Фәнил Әбүталипов «Канатлы ат» әкиятенең себер татар теленә тарихта беренче тәрҗемәсен бастырып чыгаруга әзерли. Авторның әйтүенчә, бу эшкә ул 3 ел элек тотына. Ләкин илһам булмый, берникадәр вакыт бу эш тукталып тора.

12-42

Бүгенге көндә әкиятнең тулы тәрҗемәсе әзер, бары кайбер килешмәгән урыннарын төзәтеп, рәткә саласы һәм уйланылган ике исемнең берсен сайлыйсы калган. Димәк, балалар өчен матур рәсемнәр белән бизәлгән төсле китап якынча «Мөкөрцәк-колонцак» яки «Майип-колонцак» дигән исем белән дөнья күрәчәк. Шунысын әйтергә кирәк, Фәнил Әбүталиповның тәрҗемә, корректорлык һәм редакторлык эше буенча тәҗрибәсе бар. Ул – «Үәгәсләр» («Проповеди», Төмән, 2020), Россия язучылар берлеге әгъзасы Габдел Мәхмүтнең «Сибирская баллада» пьесасын себер татар теленә тәрҗемә итүчеләрнең берсе. Шулай ук ул җирле шагыйрә Гыйльминур Давалеваның «Әгәр минем көй ошамаса...» («Туры килмәсә көйөм...»), «Пир кулыңны яхшылыкка» һәм Дилия Хәбибуллинаның «Үсеңне усып пулама...» дигән шигырьләр җыентыкларын себер татар теленә күчергән, редакторы. Тубылда яшәп иҗат итүче җырчы, музыкачы, фольклорчы Земфира Шәрипованың «Сыбыр калык» («Себер», Тубыл, 2023), «Тимур батыр» (Тубыл, 2022), «Цатыу аргамак» («Тылсымлы ат», Тубыл, 2022) халык авыз иҗаты җыентыкларының һәм Тубылның сәләтле шагыйрәсе Галия Абайдуллинаның берничә китабы корректоры.

Фәнил Әбүталипов Лайтамак урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Омск шәһәренең су транспорты институтында инженер-электрчы һөнәре буенча белгечлек алып чыга. Хезмәт юлын төзү эше белән бәйләп, бүгенге көндә прораб вазифасын башкара. Тәпкен авылында башлангыч сыйныфлар гына булу сәбәпле, гел читтә йөреп укырга, эшләргә мәҗбүр булган егетнең туган авылын ярату көче аңа туган ягы тарихын, нәселләр шәҗәрәләрен өйрәнергә этәргеч ясый. Ул ата-бабасы сөйләшкән телнең югалмавын, аны ничек саклап калу турында уйлана. Шул максат белән ул тәрҗемә эшенә тотына.

- Бу шөгыльне мин Тубыл районының сазъяк арты татарлары гына түгел, Омск, Томск, Свердловск, Курган, Новосибирск өлкәләрендә дә сөйләшә торган туган телебезне саклап калу теләге белән башкарам. Петр Ершовның әкиятен сайлавым да очраклы түгел: «Канатлы ат» әкиятендә себер татарларының халык фольклорына сылтамалар күп. Ершовлар гаиләсе бик еш күчеп йөргәнгә күрә, кечкенә Петр җирле татарлардан охшаш сюжетлы хикәяләр ишетә алган. Әкиятне тәрҗемә итү процессы бик кызыклы, әмма бик кыен барды. Башы җиңел башланды, аннары бер дә рифма бармады, шуңа эш тукталып торган чаклар да булды. Минем өчен иң зур кыенлык оригиналдагы кебек рифма һәм ритмны саклау булды. Әсәр бит XIX гасырның беренче яртысында язылган – анда, әлбәттә, искергән катлаулы җөмләләр, әйләнешләр кулланыла, аларга себер татар телендә тиешле, бүгенге көндә кулланышта булмаган сүзләрне сайлап алырга кирәк булды. Чөнки минем әкиятнең мәгънәсен һәм эчтәлеген төгәл тапшырасым, сүзгә-сүз тәрҗемә итеп карыйсым килде. Ул сүзләрне мин күренекле тел галиме, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, профессор Диләрә Тумашева, күренекле тюрколог Иосиф Гиганов, филология фәннәре кандидаты Максим Сагидуллин һәм өлкә себер татар милли-автономиясе рәисе Фәүсия Марганованың сүзлекләреннән эзләп таптым. Форсаттан файдаланып, аларга олы рәхмәтемне белдерәм, изге догаларымны юллыйм, - дип сөйләде Фәнил Әбүталипов.

Укучыларыбыз игътибарына, автор рөхсәте белән, әкияттән бер өзек бирәбез:

«Тау-урманның артынта,
Тиңкесләрнең сыртынта,
Ауатан отро-ертә
Пабай торган ауылта.
Картның пулган өц улы:
Оллысы ул агыллы,
Уртанцы - алай-пылый,
Кинцәсе пулган әңмәй.
Питай алар цацканнар,
Торага ташыганнар:
Паш тора йыуык кына
Пулган пулыр ауылга…»

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836