Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Сугыш еллары хәтердә

последние и лучшие новости искусства в мире

Сугыш ветераны Гыйльман Шукуров Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән алып ахырына кадәр илебезне немец фашистларыннан азат итүдә катнаша. Бүгенге көндә ул Ялутор шәһәрендә яши. Әлеге афәтле елларны искә алуы карт солдат өчен бигрәк авыр булды. «Мыек та чыгып җитмәгән малайларның күбесе кайта алмадылар, әнкәләренең йөрәкләре ничек кенә түзде икән!?»- дип уфтанды Гыйльман абый. Бәлки шуңа да ул үзе турында түгел, ә иңне-иңгә куеп, дошманга каршы барган сугышчан дуслары турында сөйләргә булды. Ә алар барысы да Кызыл Байрак орденлы Тернополь исемендәге 302 нче укчылар дивизиясендә сугышканнар.

12-2

Дәһшәтле 1941 нче елның июль – август айларында Краснодар краеның Ленинградская (Уманская) станицасына илебезнең төрле төбәкләреннән яшь егет һәм кызлар килеп төшәләр. Ашыгыч рәвештә 823, 825, 827 нче укчы, 865 артиллерия полкы һәм санитар батальонын берләштереп 302 нче тау-укчы дивизиясе төзелә. Командир итеп полковник Зубов билгеләнә. Тиз көннәр эчендә хәрби әзерлек үтеп, дивизия Керченский ярымутравына, аннан Кырымга күчерелә. Көчләр тигез булмау сәбәпле, зур югалтулар белән Кубань җирен, Ростов–на-Дону, Никольская станицасын, Сальские далаларын калдырып, ул Калмыкия ягына чигенә. Әмма 302 нче дивизиягә данлыклы көрәш юлын кичәргә дә насыйп була, 1942 нче ел ахырында яңа хәрби көч туплап ул фашистларга каршы аяусыз һөҗүм ясый. 1943 нче елның март аенда Миус елгасын, Донбасс, Донецк, Ак Чиркәү шәһәрләрен азат итүдә катнаша. 1944 нче елның апрель аенда Тернополь шәһәре тирәсендә барган каты сугышта батырларча көрәш алып барганы өчен дивизиягә Тернополь исеме бирелә. Ә Львовны азат итүдә күрсәткән кыюлыгы өчен Кызыл Байрак ордены, 1945 нче елның март аенда Тропау шәһәрен фашистлардан коткаруда катнашканы өчен 2 нче дәрәҗәле Кутузов исемендәге орден белән бүләкләнә. 1945 нче елның 29 нчы мартында 302 нче укчылар дивизиясе солдаты Гыйльман Шакир улы каты сугышта авыр яраланып госпитальгә җибәрелә. Шул сәбәпле аңа, дивизиянең, 9 май көнне Прагага кереп, кулдан ясалган байракны шәһәр уртасындагы замокка кадавын күрергә туры килми. Еллар үтүенә карамастан, сугыш ветераны үзенең командирларын, солдатларны бүгенгедәй хәтерли, исәннәренең язмышы белән кызыксынып тора, ә үлгәннәрне изге догасыннан калдырмый.

Рәүфә КАНГАЗИНА.
(«Яңарыш», 24.09.2009 ел).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836