Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Тубыл шәһәрендә яшәүче Маннур Суючбакиев 20 елдан артык шәмаиллар ясау белән мавыга. Аның беренче шәмаилларын әнисе туганнарына, мәчеткә йөрүчеләргә бүләк итә.
Маннур күп балалы гаиләдә туып-үсә, кече яшеннән рәсем ясарга ярата. 14 нче мәктәпне тәмамлап, сөяктән сыннар кисү фабрикасында эшли. Сәләтле якташыбыз Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, Тубыл дәүләт институтының сәнгать-график факультетына укырга керә. Хезмәт юлын шәһәрнең 17 нче мәктәбендә дәвам итә. Төньякта Ноябрьск, Муравленко шәһәрләрендә мәктәптә эшли. Тубыл шәһәренә кайтып, Коръән аятьләрен укырга өйрәнә, мәчеткә йөри.
Маннур Агат улы: «Дингә, ислам кыйммәтләренә тартылып, кызыксынып яши башладым. Рамазан аенда ураза тотам. Күңелемә якын булганга, шәмаиллар ясыйм. Шәмаил - ул гарәп каллиграфиясенә нигезләнгән сынлы сәнгать әсәрләренең бер төре. Беренче иҗат җимешләремнең күпчелеген дин юлында булган якыннарыма, дусларыма бүләк иттем. Кызыксынып, мавыгып эшләдем. Иҗади юнәлеш булса да, минем өчен бу яңа ачыш булды. Шәмаилларны эшләгәндә бөтен күңелеңне биреп гарәп телендә хәдисләрне укырга, дөрес язарга кирәк. Мине гарәп телендә укырга Уразмөхәммәт хаҗи Бареев өйрәтте. Аны һәрвакыт җылы сүзләр белән искә алам. Бүгенге көндә сорауларым булса, Фәннур хәзрәт Казыймовка мөрәҗәгать итәм», - дип сөйләде.
Шәмаилларны күпчелек татар йортларында күрергә була. Мөселманнар шәмаилны өйнең иң мәртәбәле урынына урнаштыралар. Халкыбыз Коръән аятьләренә, ислам диненә үзенчә хөрмәт күрсәтә. Шәмаиллар сәнгате тарихына килгәндә, 1920 нче елларны бу сәнгать тыелган була. Аннары 1970 елларны күренекле татар рәссамы, РСФСРның һәм ТАССРның халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Бакый Урманче иҗатында шәмаилларны күрергә мөмкин була. Бүгенге көндә шәмаилларны мәчетләрдә, мөселман кибетләрендә сатылганын күрәбез. Шәмаиллар остасы Маннур Суючбакиевка уңышлар телибез.
Римма УМИТБАЕВА.