Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә узган XXXIII регионара «И туган тел, и матур тел» дип аталган ачык шигърият бәйгесендә күп балалар катнаштылар. Алар арасында мәктәп яшьтәгеләр, тәҗрибәле, төрле яшьтәге сүз осталары да булды. Үземнең оныкларым да бу бәйгедә катнашып призлы урыннар алганына мин бик шатмын. Татар телен саклап калуда күп көч куеп эшләүчеләргә рәхмәтлемен. Себер татар мәдәният үзәге җитәкчеләренә, укучыларны сәнгатьле шигырь сөйләргә өйрәткән укытучыларга эшләрендә уңышлар телим. Үземнән оныгыбызны сәнгатьле шигырь сөйләргә өйрәткән Наҗия Хәкимовага рәхмәтләремне белдерәм. Һәр катнашкан укучыны ихлас күңелемнән котлыйм. Аларны сокланып, горурланып ата-аналар, әбиләре дә тыңлады.
Безнең оныкларның бәйгедә катнашулары, татар мәдәниятен, телен яратып, шигырьләрне ятлап сәхнәгә чыгулары әти-әниләре, әби-бабалары өчен шатлыклы вакыйга. Бәйгеләргә без бөтен гаиләбез белән бергә әзерләнәбез, укыйбыз, балаларның шигырь сөйләүләрен тыңлыйбыз. Бу бәйгедә катнашып беренче урын алучылар: Линар Исламов, Кира Шакурова, Дарина Козлова, Виктория Екатеринина, Виктория Лезная, Элина Гафурова, Мансур Сәитов, Азалия Мамаева, Земфира Валеева булдылар.

Икенче урынга Риан Шехмәмәтьев, Аделина Хучанбирдеева, Солтан Колмәмәтов, Зарема Ниязова, Азалия Айдуллина, Зөһрә Назырова, Айрат Төхвәтуллин чыктылар. Өченче урынны Раяна Маметгалиева, Анна Шахова, Ясминә Әюпова, Мурат Гайсин, Хәтиҗа Солтанова, Данис Суюндуков алды. Өлкән яшьтәге катнашучылардан беренче урынны Эльза Аллоярова, икенче урынны Нурия Вәлиева, өченче урынны Закирә Насыйбуллинага бирелде. Җиңүчеләр, катнашучылар мактауга лаек. Жюри әгъзалары: РФнең мәгариф отличнигы, филология фәннәре кандидаты Халидә Кирамовага, Тубыл пединституты доценты, филология фәннәре кандидаты Лилия Фәизовага, Тубыл округы үзәк китапханәсе мөдире Эльза Кабаевага һәм махсус бүләк тапшырган шәһәрнең атказанган гражданы, иҗтимагый палата әгъзасы, себер сандугачы, «Арслан» мәдәният һәм спорт үзәген оештыручы Зәкинә Арангуловага рәхмәтле булдык. Ул Виктория Кушнаренкога махсус бүләк тапшырды. Бәйгедә җиңүчеләр Лауреат дипломнары һәм призлар белән бүләкләнделәр. Балалар арасында татар телен популярлаштыру, татар әдәбиятына мәхәббәт уятуны бурыч иткән, балаларны сәнгатьле укырга өйрәткән бәйге ел саен үткәрелеп торсын. Шигырь яраткан бала яхшы күңелле кеше булып үсәр.
Фәрхинур КОРМАНБАКИЕВА,
Тубыл шәһәре.
(Римма Умитбаева тәрҗемәсе).
Рәсемдә: Зәкинә Арангулова җиңүчеләр белән.