Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Тюменских лыжников с победой поздравил губернатор Александр Моор. Төмәннең «Жемчужина Сибири» спорт комплексында Россия чемпионаты кысасында чаңгыда узышу буенча эстафета тәмамланды. Ирләр һәм хатын-кызлар ярышларында Төмән спортчылары җиңүче булдылар. Губернатор чаңгычыларны һәм тренер составын ике «алтын» белән котлады.

* * *

В Тюменской области разрабатывают интеллектуальную транспортную систему. Ул юллардагы хәлләр турында бөтен информацияне берләштерәчәк.

«Безнең максат – барлык транспорт, онлайн-режимдагы инфраструктура белән идарә итүче алгоритм эшкәртү. Барчасы бердәм интеллектуаль үзәккә тупланырга тиеш», - дип сөйләде регионның төп төзелеш идарәсе начальнигы урынбасары Андрей Чистяков.

* * *

Жителей Тобольска приглашают на прививку от клещевого энцефалита. 3 нче өлкә шифаханәсендә талпан энцефалитыннан иммунизацияләү буенча кампания старт алды. Үз теләкләре белән килүчеләргә медицина учреждениесенең 219 кабинетына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Талпан тешләгән очракта, тиз арада шифаханәнең кабул итү бүлегенә яисә яшәгән җирдә поликлиникага мөрәҗәгать итү мөһим.

* * *

В Тюменской области школы переедут из деревянных зданий в каменные. Быел мәгариф учреждениеләре өчен биналарны яңарту реформасы биш мәктәпкә кагылачак. Районнардагы авыл мәктәпләре монолит блоклардан ясалган заманча биналарга күчереләчәк. Ел азагынача Меткә, Крашенинино, Олы Карагай, Овсянникова авыллары, Иртышский поселогы мәктәпләре яңа биналарга күченәчәкләр. Һәр мәгариф оешмасы 22-60 укучы өчен исәпләнгән. Өлкәдә барлыгы 29 агач мәктәп яңартылачак. Мәсәлән, Тубыл районы, Овсянникова мәктәбендә эшләр тәмамланып килә. Яңа мебель, техник җиһазлар кайтарылачак. Бу бинада 60 балага урын билгеләнгән.

* * *

В Тюменской области аграрии выращивают клубнику. Төмән районы, Мальково авылында «Натурика» экофермасы агрономнары атнасына өч тапкыр плантацияләрдән 50 килограммгача җиләк җыеп алалар. Уңышны җирле кафеларга, рестораннарга, халыкка озаталар. Быел җир җиләген үстерү белән Тубыл районы, Абалак авылы эшкуары Андрей Удовиченко да шөгыльләнә. Ул уңышны көзгә алырга әзерләнә.

* * *

Тюменский народный фронт объявил сбор автомобилей для бойцов СВО. «Автопоезд» проекты кысасында Халык фронты тиздән махсус хәрби операциядә катнашучыларга машиналар җибәрүне планлаштыра. Югары йөрешле джип, УАЗ, Нива, ГАЗель машиналарына басым ясала. Теләге булган һәр кеше ярдәм йөзеннән автомобильне бирә ала.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума