Факия Хәкимова 1936 нчы елны Вагай округы, Күбәк авылында туа. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа әле 5 яшь тә булмый. Гаиләдә бер бала булып үскән Факия Камалетдин кызы гомер юлында төрле авырлыклар, сынаулар кичерә. 1941 нче елны аның әтисе Камалетдин Абайдуллинны фронтка озаталар. Авыр, михнәтле сугыш елларын Факия апа әле онытмый: «Әтием сугышта һәлак булды. Безнең буын кешеләренең балачагы ятимлек, җитешсезлек, ачлык елларга туры килде. Үсмерләр колхоз кырларында, басуларында хезмәт иттек, урак урдык, печән чаптык. Таң ату белән эш көнебез башлана иде. Бригадир кайда җибәрде - шунда эшләдек. Сугыштан соң да авыр еллар озакка сузылды. Яз җитү белән бәрәңге басуларын казып узган елгы уңышларыннан калган, салкын кышларны чыккан туңган бәрәңге эзли идек. Ике-өч бәрәңге тапсак шатланабыз. Кычыткан, алабута җыябыз, бәрәңге крахмалын кушып аш пешерәбез. Мин әниемә ярдәм итә идем. Аның тырышлыгы, хезмәт сөючәнлеге миңа үрнәк булды. Ул үз көче, куллары белән кирпеч эшләргә өйрәнде. Кирпеч эшләү өчен Иртеш елгасыннан су, балчык ташыдык. Кече яшемнән печән чаптым, әнием белән үләнне киптереп могылын, кибәнен дә куя идек. Ашлык чәчү, урак уру һәм башка кыр хезмәтен кул белән эшләдек», - дип хатирәләре белән уртаклашты.

Сугыш чоры балалары күп югалтулар, ачлыкны, ялангачлыкны күреп үсәләр. Сугыш аларның балачакларын, иң якын кешеләрен дә юк итә. Сугыштан соң Факия Камалетдин кызы фермада сыер сава, бозаулар карый. Сугыш һәм тыл ветеранының бердәнбер кызлары эштән курыкмый. Авыр авыл хезмәтендә тырышып эшли, уңышларга ирешә. Ул елларны күпчелек эш кул көче белән башкарыла.
1956 елны Бәек авылы егете Хәчәт Сияветдин улына тормышка чыга. Авылда уңганлыгы, тырышлыгы белән хөрмәт казанган гаиләнең 8 баласы да әти-әниләреннән кече яшьләреннән үрнәк алып, әти-әниләренең горурлыгы, тырыш, хөрмәткә лаеклы кешеләр булып үсәләр. Үз хуҗалыкларында сыер, бозаулар асрыйлар, бакчада күп итеп яшелчәләр утырталар. Факия апа тормыш иптәше белән 8 балага белем, тәрбия бирәләр, тормыш юлына озаталар. Факия апа бала кайгысын күргән әни. Ул сабырлыгы, түземлеге, чыдамлыгы белән көн күрә. Бүгенге көндә әниләренең таянычлары, ярдәмчеләре - аның улы һәм кызлары. Факия Камалетдин кызы 1, 2 дәрәҗәдәге Ана даны медальләре, 2 дәрәҗәдәге Ана даны ордены белән бүләкләнә, социалистик ярышларда җиңү яулый. Ул медальләр, Мактау грамоталары ала. Бәхетле ананы гомер бәйрәме белән балалалары, оныклары котладылар. Авыл җирлеге, Тубыл округы Думасы депутатлары Альберт Апсатаров, Александра Кәримованың чыгышлары, Полуяново авыл җирлеге ветераннары советынан Татьяна Волкованың, Бәек авылы ветераннар советыннан Динара Хисмәтуллинаның теләкләре, җырлары юбилярның күңелен күтәрде. Факия апага хакимият вәкилләре җылы теләкләр белән Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырдылар. Барлык авырлыкларга карамастан лаеклы 8 бала тәрбияләп үстергән Факия апаның 13 оныгы, 16 оныкчыгы - тормышының шатлыклары. Аның гомер һәм хезмәт юлы күпләргә үрнәк итеп сөйләрлек. Хезмәт һәм тыл ветераны, хөрмәткә лаеклы Факия әби гомер бәйрәме белән котлаучыларга, өлкәнәйгән көнендә ныклы терәге, таянычы булган улына, кызларына рәхмәтләрен, теләкләрен теләде.
Римма УМИТБАЕВА.