Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Вагай татарларының конференциясе

последние и лучшие новости искусства в мире

Вагай татарларының милли-мәдәни автономиясе конференциясендә районның авыл җирлекләре татар башлыклары, иҗтимагый оешма, район администрациясе җитәкчеләре, актив җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният хезмәткәрләре, Төмән өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Ләйсән Хөрмәтуллина һәм аның урынбасары Рамил Әминов катнаштылар.

Көн тәртибенә куелган төп мәсьәлә – Вагай татарларының милли-мәдәни автономиясе җирле иҗтимагый оешмасын төзү, яңа җитәкче, советына әгъзалар һәм урынын сайлау иде.

Катнашучыларны ихлас котлап, Ләйсән Хәмзә кызы һәм район башлыгы урынбасары, автономия әгъзасы Илдар Гайсин конференциянең эшен башлап җибәрделәр.

14-1

2017-2025 елларда автономияне җитәкләгән Мәдинә Корикова чыгыш ясады, уңышлы эшләрне санап әйтеп китте. Илдар Ишмөхәммәт улы Мәдинә апага район башлыгы Сергей Сидоренко исеменнән Рәхмәт хатын тапшырды.

12 кешедән торган Совет төзелде, автономиягә яңа җитәкче итеп Руфат Рамазанов, аның урынбасары итеп Мәдинә Корикова сайланды. Яңа җитәкче аңа өмет, ышаныч белдергәннәре өчен зур рәхмәтләрен әйтеп, кайбер план-проектлары белән таныштырып та китте.

Руфат Рамазановны районда гына түгел, Төмәндә дә, хәтта хәзер Казанда да инде беләләр, хөрмәт итәләр. Ул районда урам һәм балалар мәйданчыкларын төзекләндерү, парк һәм урамнарны яктырту, асфальт түшәмәләр өлкәсендә шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, тендерларда катнаша. Вагайда спонсорлар ярдәме белән мәчет төзеттереп тора. Февраль аенда Казанда үткән Бөтенроссия татар эшмәкәрләренең җыенында Төмән делегациясе составында катнашып кайтты. Ул пленар утырышта Вагай татарларының яшәеше, көнкүрешләре, Татарстан эшмәкәрләренең дә мәчет төзелешендәге зур өлешләре турында шатланып сөйләде, Республика Рәисе Рөстәм Миннехановка булачак мәчет макетын да бүләк иткән. Шундый ук макетны Руфат Ләйсән Хөрмәтуллинага тапшырып, мәчетнең эчке бизәкләре тәмамланса, тантаналы ачылу бәйрәменә дә чакырды.

Автономия әгъзасы буларак, мин дә уңышлар теләп чыгыш ясадым, һәм конференциядә катнашучылар бергәләшеп бөек Тукаебызның «И туган тел»ен башкардык.

Флёра Ватутова алып килгән тәмле милли ризыклар белән чәй артында кызыклы сөйләшүләр, фикер алышулар әле дәвам итте. Алда Вагай татарларын зур файдалы эшләр көтә...

Асия ЗИМАГУЛОВА,
Вагай районы, Казанлы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836