Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңавылда бәйрәм

последние и лучшие новости искусства в мире

Изге Рамазан ае да тәмамланды. Мөселманнар өчен бик кадерле, гөнаһлардан котылырга мөмкинлек бирә торган ай ул. Аны сагынып көтеп алалар, моңсуланып озаталар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) шулай ди: «Кем дә кем Рамазан аенда Аллаһның әҗер-савап бирүенә ышанып һәм Аның ризалыгын өмет итеп ураза тотса, аның элеккеге гөнаһлары гафу ителә» (Бохари, 38). Рамазан аенда ураза тоту – ул ислам динендәге биш багананың берсе дә бит әле.

Уразаның төгәлләнүен белдереп Гает бәйрәме үткәрелә. Мөселманнар өчен ул елдагы ике төп бәйрәмнең берсе. Иртән чиста киемнәрен киеп, көләч йөз белән Гает намазына мәчетләргә юл алалар. Төмән өлкәсенең мәчетләре дә бу көнне дин кардәшләребез белән тулы иде. Төмән шәһәренең Җәмигъ мәчетенә бәйрәмебез шатлыгын уртаклашырга милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты җитәкчесе урынбасары Роман Малыгин килде. Ул мәчетнең парковкасы тулып, юлга кадәр чыккан мөселманнарны һәркемне өлкә губернаторы Александр Моор һәм шәхсән үзе исеменнән Ураза бәйрәме белән тәбрикләде.

14-34

«Өлкәбез мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков, котлау сүзләреннән соң, Гает намазын үткәрде. Хөтбәләр укыды. Фитыр садакасы турында вәгазь сөйләде. Аннары Яңавыл зиратына килдек. Анда җирле халык җыелды. Аларны мөфти киңәшчесе Оскар Шәфиев, Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Фәрхәт Мәчитов һәм үзем бәйрәм белән тәбрикләдек. Вәгазь сөйләдем, аннары якыннарыбызның рухларына дога кылдык», - дип хәбәр итте үткән ел Җәмигъ мәчетенең идарәчесе итеп сайланган җирле «Яңавыл» мөселман дини оешмасы рәисе Әмир Галеев. Ул иң кадерле кешеләр – әти-әниләргә багышлап дога кыла торган балалар тәрбияләү, аларны ислам юлына бастыру турында әйтеп китә. Баласы өчен көн-төн борчылып, аны кадерләп үстергән, тәрбияләгән әти-әнигә һәрчак игелек кенә китереп, изге догада торырга кирәк. Әти-әни – ул Аллаһы Тәгаләнең кодрәте. Иманлы кеше әти-әнисенә карата дорфалык күрсәтми, каты бәгырьле булмый. Балаларның догасы аларга файда китерә. Пәйгамбәребез саллалаһу галәйһиссәләм әйтте: «Кеше вафат булгач аның өч гамәленнән кала барлык гамәлләре киселер. Вафатыннан соң да файда китерүче өч гамәлгә керә: «Үзе үлгәннән соң да файда китерүче сәдака, биргән гыйлеме һәм үзе өчен дога кылучы баласы гына аңа файда китерәчәк», - диде.

14-32Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Рәсемнәрдә: Роман Малыгин, Зиннәт Садыйков; зиратта.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836